16+

Имтиханнарга әзерләнгәндә ничек төшенкелеккә бирелмәскә?

Бердәм дәүләт имтиханнары – бала өчен зур стресс.

Имтиханнарга әзерләнгәндә ничек төшенкелеккә бирелмәскә?

Бердәм дәүләт имтиханнары – бала өчен зур стресс.

Аларга әзерлек вакытында һәм имтихан бирү көнендә борчылу сәламәтлектә тискәре чагылыш табарга мөмкин. Әмма ата-аналар нарасыена дулкынлануын җиңәргә ярдәм итә ала. Психологлар киңәшләре белән уртаклашабыз:

Бергәләп эш планы төзегез
•    Бала белән аның теләкләре турында фикерләшегез. Ул кая керергә, кем булырга, нәрсәгә ирешергә тели?
•    Теләсә нинди сценарийның мөмкин булуын әйтегез. Киртәләр исә, максатка ирешү юлында аерым адымнар гына икәнен аңлатырга кирәк.
•    Бергәләп әзерлек курсларын эзләгез.
•    Хезмәт базарында вакансияләрне карап чыгыгыз. 

Имтиханга әзерлек ысулларын билгеләгез
•    Бала мәктәп программасының нинди өлешләрен хәтерли икәнен, ә кайсыларын онытканын бәяләгез. Шуннан соң белмәгәннәрне ни рәвешле тулыландыру хакында уйлагыз.
•    Темаларны җәйгә кадәр тигезләп бүлгәләгез һәм аларны ашыкмыйча кабатлый барыгыз.

Көн һәм туклану режимын булдырыгыз
•    Имтиханнарга әзерлек чорына балага уңайлы көн җәдвәле төзергә булышыгыз.
•    Үсмергә иммунитетын һәм нерв системасын ныгытырга ярдәм итегез. Физкультура белән шөгыльләнү, вакытында ял итү һәм дөрес туклану файдага булачак.

Бердәм команда булыгыз
•    Баланың теләкләренә колак салыгыз
•    БДИга бергәләп әзерләнегез
•    Балагыз белән ешрак сөйләшегез
•    Аның буш вакытын чикләмәгез – урамда йөрү, дуслар белән очрашу һәм башка күңелле мизгелләр азрак дулкынланырга ярдәм итәчәк.

Дулкынлануны баса торган ысул яки талисман уйлап табыгыз
•    Баланы нәрсә тынычландыра яки илһамландыра икәнен белешегез. Стресслы очракларда бу аңа онытылып торырга ярдәм итәчәк.
•    Талисманны ул үзе сайласын: бу теләсә нәрсә – йөзек, беләзек, кулон була ала. Борчылганда ул игътибарны читкә борырга ярдәм итәчәк.

Гүзәл Насыйбуллина әзерләде
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading