Иҗатлары белән кайнап яшәгән шагыйрәләр дә олыгая бара. Әмма аларның да бүген күңелләре үзгәргән, хисләре ташыган мәле. Шагыйрә Флера Гыйззәтуллина гадәти кеше түгел.
Аның үз дөньясы, дөресрәге, үз аурасы бар. Шагыйрә белән төрле темаларга сөйләштек. Берсен башладык, берсен дәвам иттек. Аның иҗаты һич кенә дә туктап тормый, ялкынланып эшли. Шул ук вакытта Флера апа бернәрсәгә битараф түгел. Энергиясе ташып тора.
Иҗат өермәсе
– Минем 100дән артык темам бар. Барысы аның йөрәктән үткән, һәрберсе җаннан сарылып кәгазь битенә төшкән, – дип сөйли ул, үзенең кичерешләрен бәян итеп. Аның язылган һәм язылачак әсәрләре әле күп томнарга да сыеп бетмәс.
Хәер, алты томлыгы чыгарга әзер тора икән. Флера апа беркадәр аларның язмышы өчен дә борчыла. Татарстан китап нәшриятында киләчәктә шагыйрәнең шигъри томлыклары басылырмы? Никтер бу мәсьәләдә шагыйрә өметен югалткан кебек тоелды.
– Язарга тиешле язмаларда – Татарстан язмышы. Зилә Вәлиевага мең рәхмәтле, ул миңа зур бурыч өстәде. Мин аны еламыйча, искә дә ала алмыйм. 75 яшьлек юбилеемны уздырмаган, аларның әйткән теләкләрен ишетмәгән булсам, иҗатны ташлаган да булыр идем. Аңа рәхмәт әйтеп, хат язып утырам, – дип сөйли ул.
Хат дигәннән, Флера апа аны көн саен яза. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә дә язган хатлары шактый.
– Флера апа, күрәм, сезнең монда иҗатыгыз гөрләп тора. Берьюлы берничә әсәр буенча эшлим дисез, шулай язып буламы ул?
– Әйе, унар әсәр. Монда килеп басам, укыйм, яза башлыйм. Икенче җиргә борылып килеп утырдыммы – мондагы әсәрләремне эшлим. Ни өчен мин аларны җыйнап куймыйм, чөнки аларга тияргә ярамый. Бар да мин монда дип кычкырып тора. Бу өстәлдә бер әсәрем, икенче өстәлдә икенче текстым көтә.
– Шушындый иҗат процессында яшәү авыр түгелме? Моның өчен көч кирәк бит әле.
– Ничек инде авыр булмасын. Әмма миндә энергия көчле. Тискәресен кире җибәрәм. Җир миннән суыра, менә шуны онытма. Шулай эшләмәсәм, яшәр идеммени?! Догалар тыңлыйм, укыйм. Әллә нинди чирләрдән дәваларлык көчем бар. Бөтен буыннарымда, бөтен күзәнәкләремдә ул энергия. Хәзер дә, тукта сөйләүдән дип, тезләремнән шул энергия буып тота башлады. Сөйләүдән туктаталар. Шигърият исә мине бөтенләй икенче якка каера. Әсәрләрем басылмыйча ята, шагыйрәдән хәер эстәтәләр. Хатларны Президентка да язам, алар аңа барып җитми.
– Флера апа, текстларны компьютерда җыймыйсызмы?
– Кулдан биш-ун кат язам. Аларның һәрберсе җырлап тора. Һәрберсенең рифмасы язгы тамчылар кебек биеп күз алдыма килмәсә, аларны чыгарып та тормыйм. Шундый иҗатым алты табакка кергән. Анда шигъри романнарым да бар. Болар барысы да әзер. Нәшрият кымшанмый да. Ир язучыларның томлыкларын икенче кат чыгаралар бугай инде. Тукай бүләкләре лауреатларыныкы чыга.
– Тукай бүләге алгач, сезнеке дә чыга инде...
– Кайчан бирәләр соң аны?! Ел да бирәләр дип уйлыйсың инде. Анда 14-15 кеше, хәзер аларны да сайлаганнар бугай. Мин дә – 90га якынлашкан шагыйрә – бер койрыкка кергән инде.
«Гарасат газабаны»
Флера апа «Гарасат газабаны» дип аталган зур күләмле шигъри роман өстендә эшли. Бу аның балачагы, әтисенең сугышка китүенә бәйле әсәр. Шул ук вакытта әнисез калган ятимлек аһәңе дә. Иҗат югалтуларның шул ачылыгыннан башланган кебек.
– Газабан безгә килә. Әби намаз укый, аның чыбылдык-чаршавы ачык. Әтине сөзеп екмакчы була газабан, тик моның өчен башта әбине сөзәргә кирәк. Ә әти намазлыкка таба башын куеп ятып торган. Төнлә дә әтине сөзәргә килә газабан. Мин уяу: «Әби, газабан килә», – дип кычкырам. Шунда әби торып баса да намаз укырга тотына. Әти йокламыйча бөтен авыл ятимнәренә итек баса, йокласа да, берничә сәгать кенә ял итә. Бу бит әле 1934-1935 еллар гына, минем өчен сугыш шулай башланды. «Гарасат газабаны» романым языла, ул коточкыч куркыныч. Мин аны карап укыйм да, чыкмый тор әле дип, яшереп куям. Башка шигырь-поэмаларыма утырам.
– Әсәрдә әтиегезнең сугыш чорын тасвирлыйсыз.
– Командир әтием Украинада дүрт ел ут эчендә көрәшеп йөргән. Дәһшәтле һәм әрнүле еллар, ут эчендә калып, 40 кеше тереләтә янып үлгән. Ул җирләрне, каберлекләрне барып күрдем, хәзер анда шул һәйкәлләрне җимерәләр. Мин һәркөнне Украинаны тыңлап, шушы газабанны – «Гарасат газабаны», «Беренче полк» дигән олы әсәрләрне язам.
– Инәегезнең үлеме, сезнең – күмерләнеп беткән баланың исән калуы шулай ук күңелгә тия, Флера апа...
–Ун-унбиш ел бармы икән, туктамыйча йөрәгем сөйләп торды. Инәй үлгәннән соң, мине күрүгә жәлләп авылның бөтен кешесе килә бит инде. Сөйләмиләр, уйлыйлар болар. «Әниең үлеп киткәнче, үзең генә үлгән булсаңчы. Моның кадәр күмергә калып». Мин боларның бөтенесен ишетеп, әһә, миңа үләргә кирәк икән дип яшим, хәтта әни гомере белән яшим икән дип беркетеп куйганмын. Шул минуттан башлап шундый уйлар ташламады. Тифтан мәрткә киткәннән соң, кара күмергә калганмын, үземне күрмәсен өчен, көзгеләр капланган. Апа мине кечкенә баланы күтәргән кебек кенә йөртә. «И үскәнем, и үскәнем», – дип елый. Бу вакытта әнием юк иде. Илтеп җирләгәннәр. Шуннан йөрәгем әнием тавышы белән сөйләде. Мине бөек диләр, мин – гап-гади. Хәзер 90га атлап барабыз. Ә бөеклек миңа шул заманнардан күчкән. Ул миңа әниемнең үлеме белән бергә күчкән. Мин – җир белән күк арасында яшәүче кеше.
Күз нурлары
Тормышның төрле мизгелләре була. Кайчак тормыш йөген бергәләп тарту да ярап куя. Бер үк вакытта шагыйрә белән дә яшәү җиңел булмагандыр.Тик Тәлгат абый аның шагыйрәлеген аңлап яшәгән кеше була. Флера апа кебек, ирен шулкадәр сагынып сөйләгән кешене күргәнем юк иде.
– Үлгәч тә, төсе үзгәрмәде. Вафатыннан соң да күз нурлары өйдә кунаклап калды. Аның миңа рәхмәтле булуы гына түгел иде бу. Шушы хикмәтләр шәмәхә нурлар булып өемне бизәп тора, аның күзе шәмәхә зәңгәр төстә иде. Ирем турында сөйләвем юкка түгел. Ул Илһам Шакиров кебек көчле тавыш белән җырлый торган кеше иде. Аны саклап, аңа кияүгә чыктым, аны дәваладым. Аңа керләнгән бер кием дә кидертмәдем. Ул миннән башка аяк та атламады, миңа кырын күзе белән дә карамады. Үлгәч тә, аның күз нурлары минем белән яши. Нинди генә матур хисләр кичермим. Кемгә генә гашыйк булып өлгермим, бөтен матур кешеләрне үземә гашыйк иткән булыр идем. Алар белән очрашмаган килеш тә мәхәббәтне кичерәм, гомерем буе хис ташкынында яшим.
– Гадәти кеше түгел сез, Флера апа...
– Гадәти түгел, минем мәхәббәтем дә теге дөньяныкы. Бүген фәкать иремнең күзләре йолдыз һәм чаткылар күк түшәм тулы. Ул, елга булып, минем баш очымда ага хәзер. Кич белән дә шул елгаларны күзәтәм. Урамга чыксам, алсу, шәмәхә кызыл розалар, минем алда шундый чәчкә түтәлләре бара. Чыгып утырсам, йолдызлар чолгап ала, өстемә нур булып ява башлый. Хәзер дә бар, синең белән сөйләшкәндә дә очалар. Улымнан сорыйм, алдымда озын-озын түтәлләр, чәчәк түтәлләре күчә-күчә бара, улым, күрәсеңме, дим. «Юк, әни», – ди. Без кая барсак та, чәчәк түтәлләрем алдан бара.
«Мин фәрештә түгел»
Тормыш шактый катлаулы. Кайбер хәлләрдә аңлашылмаучанлыклар да күп калырга мөмкин. Флера апаның да кемнәр беләндер мөнәсәбәтләре җиңелләрдән булмавы ихтимал. Әмма аның күңеле башка, шагыйрәне аңлау өчен җир кешесе булу гына җитми.
– Хәзер бер кеше дә бер кешене күрми. Фәрештә дип кычкырып йөрсәң дә ышанмыйлар, төкерәләр. Мин дә фәрештә түгел инде, – ди үзе.
– Флера апа, бүген үзегез генә торасызмы?
– Минем белән кеше тора алмый. Улым да, кызым да килгәләп йөри. Күрмисеңмени, күпме эш кәгазем, барысы да мине көтә.
– Сезнең бик күп һөнәрләр белүегез дә билгеле. Кайда гына эшләмәгәнсез. Ә менә туй күлмәкләре тегә башлавыгыз ничек булды?
– 90нчы яшем белән барам. Ә шушыңа кадәр үземнең акчама, беркем эшмәкәрлекне белмәгән чакта, туй күлмәкләре тегеп саттым. Аларны универсам һәм 8 комиссионка көтеп ала иде. Көненә өч туй күлмәге әзерлим. Килен миннән күлмәк эзләттерә. Кибеттәге фотоларга карап тора башлагач, киленем бөтенләе белән туй күлмәгендә күз алдыма килеп басты. Шуннан тектем дә кигездем. Соңрак комиссионкага тапшырдык. 60 сумга төшкән туй күлмәгемне 160ка сатып та алдылар. Менә шушыннан китте бәхет ташып, бөтен кибеттәге фотоларны җыеп кайттым. Башкаларга тегәргә өйрәттем. Эштән беркайчан курыкмадым. Кайда гына, ниләр генә эшләмәдем. Иҗатым да тукталып тормады, киресенчә, көчәйгәннән-көчәя барды. Иҗатыма яхшы бәя бирүчеләр дә күп булды. Иҗат газапларыннан, бөтен әҗәлләрдән өстерәп чыгаручы кеше Гөлзада Сафиуллина булды. Ул – минем җырчым. Риф Гатауллин белән дә шулай ук яхшы иҗат иттек. Йортыбызда да бөтенебез бер-беребезне белә. Кемнәргәдер ярдәмем дә тиде. Шуңа да хәл белергә керүчеләр күп.
Комментарийлар