16+

Кайда чиләк белән чүпрәк?

Яки мәктәптә балаларны хезмәт белән тәрбияләргә кирәкме?

 Кайда чиләк белән чүпрәк?

Яки мәктәптә балаларны хезмәт белән тәрбияләргә кирәкме?

«Авыл мәктәпләрендә булган авыл хуҗалыгы бригадаларын, мәктәп алды участокларында эшләүне, сыйныфларны җыештыруны кире кайтарырга кирәк». Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева шундый фикер җиткергән. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исә бу идеяне тулысынча хуплый.
Россиядә белем бирү программасына 1993 елның 1 сентябреннән технология дәресе кертелгән. Әлеге дәреснең максаты: милли культураны саклап калу, илнең икътисади, социаль өлкәсенә йогынты ясау, хәзерге икътисади шартларда яшьләрдә хезмәткә мәхәббәт уяту, булачак һөнәрне сайларга ярдәм итү. Элек хезмәт дәресендә кызлар салат ясап, алъяпкыч тегеп, малайлар кадак кагарга өйрәнсә, заманча мәктәп яңа таләпләр куя. Технология дәресләрендә балаларны җәлеп итү өчен ниләр генә эшләнми: оригами, тильда курчаклары тегү, төрле сувенирлар ясау дисеңме. Бу начар түгел, әлбәттә. Шулай да мәктәп яшеннән үк хезмәт тәрбиясен тоеп үсү балага файдага гына түгелме? Әлеге фикерне хупламаучылар да бар. «Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ришвәт җыюга каршы» проект буенча эшли башлаган «кайнар элемтә» телефонына республиканың төрле районарыннан, Казаннан мәктәпләрдә физик эш башкарырга мәҗбүр итәләр дип дистәгә якын шикаять килгән.
Кайбер ата-аналар фикеренчә, җыештыручы бар икән, ни өчен аның хезмәтен укучылар башкарырга тиеш.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
Илхания Вахитова, Казан шәһәре Киров районы 4нче гимназиянең директоры:
- Үзебез дә кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үстек, әле колхоз кырларында бәрәңге алырга да булыша идек, шуңа да мәктәп укучылары хезмәт тәрбиясе алып үсәргә тиеш дип саныйм. Хәзер дә әти-әниләрнең күбесе «балаларга идәннәр юдыртыгыз әле, хезмәткә өйрәнсеннәр иде», дип сорый. Әмма закон нигезендә без моны эшли алмыйбыз. Бәлки укучыны идән юдыртмау чынлап та дөрестер. Әмма максатлы хезмәткә өндәү кирәк. Бүгенге заман укучысына хәрәкәт җитми. Тәнәфестә дә күбесе телефоннарына берегеп утыра. Барысы да спорт секциясенә, түгәрәкләргә йөрми. Физик культура дәресләреннән тыш мәктәпләрдә динамик паузалар юк диярлек. Без мәктәп ишегалдында чәчәкләр үстерәбез, бу эшкә балаларны да җәлеп итәргә тырышабыз. Бер, ике сыйныф өчен агачтан эшләнмә ясау түгәрәге эшләп килә. Ләкин бу бик аз. Шуңа да хезмәт дәресләре кире кайтарылса, шат булыр идек.
Рамил Зиннәтуллин, Яшел Үзән районы, Норлат авылы урта гомум белем бирү мәктәбе директоры:
- Хәзер балалар идән юмый, мәктәп каршындагы участокта да әллә ни эшләргә теләмиләр. Кыскасы, кулланучы булып үсәләр. Укучыларны хезмәткә тарту өчен төрле түгәрәкләр оештырабыз. Безнең мәктәптә хәзер дә технология дәресен малайлар, кызлар аерым укый. Кызлар кул эшләнмәләре ясарга, тегәргә, чигәргә өйрәнсә, малайлар эш кораллары белән эшләргә өйрәнә.
Айрат Вафин, әти кеше:
- Идән юучы акча ала, безнең балалар сыйныф җыештырып йөрергә тиешме? Болай да дәресләр күп бирәләр, укучының мәктәптә түгел, өйдә эшләргә дә вакыты калмый. Тарихта калган хезмәт дәресләрен кайтару нигә кирәк?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading