16+

КФУ Кытай вузларыннан калыша

БРИКС илләренең иң яхшы вузлар рейтингында Казан федераль университеты - 72 нче урында. Узган ел белән чагыштырганда, быел ул өч баскычка түбән тәгәрәгән. Сораштыруда 55887 фәнни хезмәткәр һәм 8201 эш белән тәэмин итүче катнашкан. Рейтингта 202 югары уку йортын сигез күрсәткеч буенча бәяләгәннәр. Укытучыларның фәнни дәрәҗәсе, фәнни язмалар саны, чит...

БРИКС илләренең иң яхшы вузлар рейтингында Казан федераль университеты - 72 нче урында. Узган ел белән чагыштырганда, быел ул өч баскычка түбән тәгәрәгән.
Сораштыруда 55887 фәнни хезмәткәр һәм 8201 эш белән тәэмин итүче катнашкан. Рейтингта 202 югары уку йортын сигез күрсәткеч буенча бәяләгәннәр. Укытучыларның фәнни дәрәҗәсе, фәнни язмалар саны, чит ил студентлары һәм укытучылары булу-булмавы да мөһим роль уйнаган. Рейтинг нәтиҗәләре буенча иң яхшы вузлар Кытайда дип билгеләнгән, беренче өчлектә Кытай уку йортлары тора.
Ломоносов исемендәге Мәскәү университеты дүртенче урынга төшкән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading