16+

Курочка һәм курчак: татар теленә ничек өйрәтәләр?

“Сәйдәш” мәдәни үзәгендә чираттагы шәһәркүләм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен семинар үтте. Сүз балалар бакчасында татар телен укыту турында барды. Казан шәһәре тәрбиячеләре тәҗрибә уртаклашып, татар телен өйрәнүгә яңа алымнар тәкъдим итте.

Курочка һәм курчак: татар теленә ничек өйрәтәләр?

“Сәйдәш” мәдәни үзәгендә чираттагы шәһәркүләм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен семинар үтте. Сүз балалар бакчасында татар телен укыту турында барды. Казан шәһәре тәрбиячеләре тәҗрибә уртаклашып, татар телен өйрәнүгә яңа алымнар тәкъдим итте.

Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр
Татар телен өйрәнүнең беренче баскычы – балалар бакчасы. Балам балалар бакчасына йөри башлагач, тәмам татарчаны онытты, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Хәтта авыл җирлекләрендә дә туган телен камил белгән бала-чаганы очратып булмый. Гаеп кемдә соң? Балалар бакчасы эшчәнлеген күзәтеп китик әле. 
- Узган ел без татар мәктәпләре һәм балалар бакчаларына мониторинг үткәрдек. Аның нәтиҗәләре буенча яңа алымнар җитми, дигән фикергә килдек. Арабызда чит ил алымнарын кулланучы, алдынгы карашлы тәрбиячеләр бар. Балалар бакчасы эшчәнлеге сыйфатлы булса, мәктәпләргә сабыйлар әзерлек белән киләчәк. Шуңа күрә семинарлар үткәрү, тәҗрибә белән уртаклашу кирәк, - диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Семинарда 5 яңа алым тәкъдим ителде. Тәрбиячеләр арасында бу яңалыкларны күптән кулланучылар да бар икән. Фәния Хәсәнова Авиатөзелеш районы №348 балалар бакчасында эшли. 25 ел балалар тәрбияләүгә багышлаган Фәния ханым алымнарны гамәлдә куллана. 
- Минем чыгышым авазлар ассоциациясе методикасына нигезләнә. Аны чит телләрне өйрәнгәндә еш кулланалар. Без балаларга рус телендәге сүзләргә охшаган татар сүзләрен тәкъдим иттек. Мәсәлән, курочка һәм курчак.  Бакчага йөри торган балаларның хәтере бик яхшы. Бу алымны интерактив такталар, махсус җайланмалар булмаган мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында да кулланырга мөмкин. Ата-аналар белән дә эшчәнлекне күздә тотырга кирәк. Аларга татар телен белүнең яхшы якларын күрсәтергә зарур. Кызым татар, рус һәм инглиз телен белә. Татар телен белгәнгә күрә аның тормышы тискәре якка үзгәрми, - диде Фәния Хәсәнова.

Семинарда күрсәтелгән алымнар барысы да диярлек чит илләрнең тәҗрибәсенә нигезләнә. Әмма тәрбиячеләр аларны татар теленә яраклаштырып, үзгәртеп тәкъдим итә.
- Методикаларны чит илдән алуыбыз сер түгел, ләкин без аны үзебезгә якын итеп эшлибез. Дәрәҗәле тәрҗемә итүне хуплыйм. Барыбер алымнарны республикада яшәүчеләргә яраклаштырабыз. Тәрбиячеләребез бик нык әзерләнгән. Мин үземә тәҗрибә һәм илһам алдым, бу методикаларны кулланырга әзер, - диде “Сәйлән” балалар бакчасы мөдире Тәнзилә Сөнгатуллина.

Тәрбиячеләр шуның кадәр яхшы әзерләнгән иде ки, хәтта методикаларны күрсәтү өчен махсус өйрәтелгән коллегаларын да алып килгәннәр. Артыгын тырышып ташлаганнар. Ә шулай да, алымнар беренче карашка бик гади тоелсалар да, балалар өчен кызыклы. Эштән арып-талып кайткан әти-әниләрнең кайгысы сабыйларына татар телен яңа методикалар белән өйрәтүдә түгелдер. Әмма милли тәрбия бирүне балалар бакчасы, мәктәпләр өстенә генә йөкләргә ярамый.

Кызганыч, бүген без татарча белми торган ата-аналар буыны белән очрашабыз. Бала кечкенәдән бишек җырын, әкиятләрне татар телендә ишетмәсә, милли мөхиттә үсмәсә, әлбәттә туган телен белмиячәк. Әле аңа өстәп, ата-аналар тарафыннан ни өчен баламны татарча укытасыз, дигән шөбһәләр дә яңгырый бит. Балалар бакчасында туган телне өйрәнүдә яңа алымнар куллану, дәресләрне төрләндерү һичшиксез дөрес адым. Гаилә белән белем бирү оешмалары бер юлдан атлаганда гына яхшы нәтиҗәгә ирешә алачакбыз. 

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading