16+

Көзге каникулда мәктәп лагерьлары эшләячәкме?

Көзге каникуллар башланырга да санаулы көннәр калып бара. Эпидемиологик хәл катлауланып торса да, бүген брифингта көзге каникуллар вакытында мәктәп лагерьлары гадәти режимда эшләячәк дип белдерделәр.

Каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьларының эшләвен көтеп торучы әти-әниләр дә бар, дип белдерде Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина. 

– Әти-әниләрнең үзләре эштә чакта балаларын калдырырга урыны юк. Кайбер укучыларның даими күзәтү астында булуы, вакытында туклануы да мөһим. Быелгы көзге каникул чорында 242 мәктәп лагеры эшләячәк. Шуларда 8 меңнән артык бала ял итәчәк. Алар белән каникулда педагоглар эшләячәк. Балалар өчен төрле программалар әзерләнгән, – диде ул. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading