16+

Лагерьлар балаларны көтә

Ялны оештыру өчен республика бюджетыннан 1,6 млрд сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.

Лагерьлар балаларны көтә

Ялны оештыру өчен республика бюджетыннан 1,6 млрд сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.

1 июньнән балалар лагерьларына юлламалар сатыла башлады. Әмма бу җәйнең беренче аенда ук балаларны ялга җибәреп булачак дигән сүз түгел.


Лагерьлар 1 июльдән генә кабул итә башлаячак. Лагерьларга исә әлеге дә баягы, санитар нормаларны үтәү таләп ителә.
Казанда быел 11 муниципаль шәһәр яны лагеры балаларны кабул итәчәк. Аларда 40 меңнән артык бала ял итәр дип фараз кылына.
Быел Интернет тагын да популярлашты бит. Хәзер ата-аналарга ул тагын да зуррак мөмкинлекләр ача, хәтта лагерьлар буенча да. Балаларын ялга җибәрүчеләр лагерь инфраструктурасы, яшәү шартлары һәм смена юнәлешләре белән Республиканың Балалар лагерьлары порталында (dol.tatar.ru) таныша ала. Авыр хәлдә калган гаиләләрдән булган 1065 балага шәһәр яны лагерьларына бушлай юллама биреләчәк.
Балаларның тән температурасын тикшерү белән персонал шөгыльләнәчәк. Шулай ук һәр бинада бактерицид лампалар һәм антисептик эретмәле дозаторлар урнаштырылачак.

Хезмәткәрләргә дә аерым таләпләр куела. Лагерь хезмәткәрләре бөтен смена дәвамында аның территориясеннән чыкмыйча яшәячәк. Барлык чаралар лагерьның педагогик персоналы тарафыннан, башка затларны җәлеп итмичә генә үткәрү күздә тотыла. Ата-аналарга лагерьга килүне чикләячәкләр.

Татарстан балалары өчен тагын бер сөенеч: Каракүл күле ярында төзелгән “Кама” үзәге хәзер “Артек” Халыкара балалар үзәге филиалларының берсе буларак балаларны кабул итә башлый. Ул корпуслар, уен мәйданнары, спорт һәм рекреацион зоналар комплексыннан тора. Лагерьның дүрт йокы корпусы 168 урынга исәпләнгән, шул исәптән терәк-хәрәкәт аппараты проблемалары булган балалар өчен урыннар каралган. Яңартылган лагерьга беренче юлламаларны коронавирус йоктырган авыруларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләре балалары алды.
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында Татарстанда 218 меңгә якын бала ял итә алачак. Балалар ялына республика бюджетыннан 1,6 млрд сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.

“Җәй – балаларга!” республика программасы кысаларында быел барлыгы 11 балалар сәламәтләндерү лагере, биш яшьләр үзәге, 17 яшьләр-үсмерләр клубы төзекләндереләчәк. 2019-2021 елларга программаны финанслауның гомуми күләме 7 млрд сум тәшкил итә, биредә балаларның 94 җәйге ял итү объектын реновацияләү дә керә. Программа чаралар өчен 22 спорт мәйданчыгы, медицина пунктлары һәм модульле корпуслар урнаштыруны, коммуналь челтәрләрне яңартуны күздә тота.

Лилия МИНСАФИНА.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading