16+

Мәктәпнең үз биолабораториясе бар

Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбендә үзенчәлекле биолаборатория ясаганнар

Мәктәпнең үз биолабораториясе бар

Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбендә үзенчәлекле биолаборатория ясаганнар

Аның ишекләре мәктәпнең һәрбер укучысы өчен ачык. Моның өчен бары тик махсус таләпләрне үтәргә һәм анда эшләргә теләк кенә белдерергә кирәк.
Укучылар биология дәресләреннән тыш та, бу кабинетның ишеген еш ачып керә. Үсемлекләрне тамырландыру, яңа үсемлек үстереп карау кебек эшләрне башкара алар. Мондый биология кабинетлары авыл мәктәпләрендә генә түгел, шәһәр мәктәпләрендә дә юктыр әле. Заманча итеп бизәлгән кабинет стеналары нефтьчеләр ярдәме 2021 елда төзекләндерелгән. Махсус өстәлләр, лаборатория җиһазлары куелган. Дәрестә дә, дәрестән тыш вакытта да җитди фәнни тикшеренүләр алып барыла башлаган. Хәзер мәктәп укучылары чын-чынлап тәҗрибә үткәрүдә катнаша.

– Биолабораториядә яңа төрдәге эшләр башкарыла. Үсемлек тамырларын тукландыру өчен махсус гель кайнатыла һәм шул җирлеккә үсемлекләр утыртыла. Монда усак, каен, кара бөрлегән, сирень, төрле чәчәкләр утыртабыз. Алар барысы да стерильләштерелгән банкаларда үстерелә. Эш стериль бүлмәдә башкарыла. Ул ламинар бокс дип атала, – дип сөйли лаборант Анжела Эгамбердиева.

Чәчәкләр өчен аерым, агачлар өчен аерым “кайнатма” әзерләнә. Моның өчен бары тик чиста су кулланыла. Лабораториядә тамырланган үсемлекләрне кабат күчереп утырталар. Пробиркаларда биоматериал кайта. Аларны вегетатив үрчетү юлы белән бүлгәләп утырталар. Орлыктан түгел, үсемлектән үрчетү эшләре алып барыла.

– Соңрак тамырлары нык булганнарны кабат күчертеп утыртабыз. Бер үсентедән берничә үсемлекне тамырландырабыз. Болары – усак үсентеләре. Иң чиста һава чыгаручы һәм авыруларга бирешмәүчән агач, – дип сөйли Анжела ханым. Үсемлекләрне белән эш итүнең үз тәртибе бар. 

– Укучыларга эш тәртибен күрсәтәм. Балалар керүгә кулларын юып, өсләрен алыштырып алалар. Утырткан үсентеләрен үзләре үк карап, тикшереп торалар. Әйбәт үскәнме, начар тамырланганмы... Начар үскән булса, кабат эшлиләр. Укучыларны иң элек эскәк белән скапель тотарга өйрәтергә кирәк. Хәзер балалар үзләре дә күп эшләрне башкара белә инде. Әмма миннән башка алар лабораториягә кермиләр, тәртип шундый, – дип аңлата Анжела ханым.

Шулай итеп, укучыларның яңа мавыгулары барлыкка килгән. Кемдер дәрестән соң 30 минут, кемдер 15 минут үсемлекләр белән мәш килеп ала. Кайбер укучы берешәр, кемдер икешәр банка утырта. Анда якынча 10-15 үсемлек үсә. Үсемлекләр 2 атнада тамыр бирә башлый икән. Аларның тамырлары күренеп тора. Укучылар аларның сыйфатын да тикшерә. Аннан соң тамырланган үсемлекләр теплицага чыгарыла. Теплицада аларның тамырларын юдыртып җиргә утырталар. Агач үсентеләрен саф һавада үсәргә яраклаштыралар.

Гомумән, биредә үсенте үстерүнең тулы циклы белән танышырга була. Мәктәп базасында кечкенә үсентедән алып, агач үстерүгә кадәр зур эш алып барыла. Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин әйтүенчә, мондый мәктәп бүлмәләре Лениногорск районында, Әлмәттә дә бар икән. “Кайбер мәктәпләрдә теплица, кайберсендә лаборатория генә. Бездә бөтен цикл бар. Моны нефтьчеләр үзләре тәкъдим иттеләр. Беренче этап лаборатория шартларында алып барыла. Аннан теплицада, соңрак питомникка, аннан тиешле урынга күчерелә. Үзебезнең якын тирәдә, бигрәк тә көньяк-көнчыгыш җирлектә утыртыр өчен агачлар үстерелә. Һәрбер укучының үз проекты бар. Алар бөтен мәгълүматны компьютерга кертеп баралар. Укучыларның уңышларын җитәкчелек тә күзәтеп тора. Балаларның эшләрен һәрвакыт куәтләп торалар, аларга рәхмәт хатлары тапшыралар”, – дип сөйли ул.

Чын-чынлап тәҗрибәләр үткәреп карау, укучылар өчен бик файдалы булыр. “Укучылар белән “Бактерия” дигән проектка әзерләнәбез. Балалар белән туфрак барып җыйдык. Мәктәп бакчаларыннан, ферма урыннарыннан туфрак алып кердек. Аларны тикшерәчәкбез. Балаларга табигатьне күрергә өйрәтәбез, андагы үзгәрешләрне үз күзләребез белән күзәтәбез”, – дип сөйлиләр безгә. 

Биредә эш җәйге чорда да туктамаячак. Теплицада да, питомник та да тәҗрибә үткәрергә мөмкинлекләр булачак. Киләчәктә әле Мәлбагышта агач үсентеләре әзерли торган зуррак масштабтагы питомниклар булдыру турында хыялланалар. Бер караганда, авыл халкына да эш урыннары булыр иде ул. Әлегә төрле шартларда тәҗрибә эшләре дәвам итә. Кем белә, киләчәктә, бәлки кемнеңдер һөнәре дә үсемлекләр дөньясы белән бәйле булыр. Балачакта өйрәнгән эш, тиз генә онытылмый ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading