16+

Мавыктыргыч интеллектуаль сәяхәт

2015 елның 3-9 август аралыгында Татарстан Рес­публикасының Актаныш районында II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы узачак. Форум Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый «Сәләт» фонды тарафыннан, югары сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен тормышка ашырыла. Аның төп максатлары, идеясе һәм калган чаралардан аермасы хакында...

Мавыктыргыч интеллектуаль сәяхәт

2015 елның 3-9 август аралыгында Татарстан Рес­публикасының Актаныш районында II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы узачак. Форум Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый «Сәләт» фонды тарафыннан, югары сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен тормышка ашырыла. Аның төп максатлары, идеясе һәм калган чаралардан аермасы хакында...

2015 елның 3-9 август аралыгында Татарстан Рес­публикасының Актаныш районында II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы узачак.
Форум Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый «Сәләт» фонды тарафыннан, югары сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен тормышка ашырыла. Аның төп максатлары, идеясе һәм калган чаралардан аермасы хакында форумның башкарма директоры, «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге җитәкчесе Анна Фельдман сөйләп үтте.
- Анна, форум белән таныштырып үт әле.
- «Агыйдел», беренче чиратта, уку-укыту һәм һөнәри юнәлеш бирү өчен бер дигән мәйданчык. Ул интеллектуаль иҗат һәм проект эшчәнлеге белән кызыксынучы яшьләрне үз тирәсенә туп­лар дип көтелә.
- Форумның программасы нинди форматка нигезләнгән?
- Форумның программасы үз эченә проект идарәсе буенча тренинглар курсын, Татарстан Республикасының әйдәп баручы компанияләреннән мастер-класслар, инглиз һәм татар телен тирәнтен өйрәнү, экологик тәрбия, спорт уеннарын ала. Уку-укыту программасы да төрле формада үтәчәк: гомумсессияләр дә булачак, кечкенә төркемнәрдә дә эшләячәкбез, эшлекле уеннар, тьюторлар белән аралашу да кергән монда. Иң мөһиме, программа күңелле һәм файдалы булачак!
- Тьютор-әйдаман гадәти әйдаманнан ни белән аерыла?
- Гадәти әйдаманнан аермалы буларак, тьютор-әйдаман сессия­ләр барышында бирелгән мәгълүматны балага тагын бер кат җиткерергә тиеш була. Аңламый калса, булышырга кирәксә, бала шунда ук тьютор-әйдаманга мөрәҗәгать итә. Шулай ук, гадәти әйдаман кебек үк, күңел ачу чараларына әзерли, спорт чараларында катнаша.
- Нинди тренерлар килүе көтелә?
- Быел без Европа Советы тренерлары белән хезмәттәшлек итәбез. Алар неформаль белем бирү, проект идарәсе, яшьләр белән эшләү өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия.
- Форум икенче тапкыр үткәрелә. Быел нинди яңалыклар көтелә?
- Форумның уку-укыту һәм мәдәни-күңел ачу программасы да үзгә булачак. Һөнәри юнәлеш бирү өлкәсе буенча Татарстан Республикасының югары уку йортлары катнашында ярминкә дә уздырылачак. Әлеге чара ярдәмендә Россиянең башка төбәкләреннән килгән катнашучылар да Татарстандагы белем бирү дәрәҗәсен билгели алачаклар.
- Ә синең өчен форум нәрсә ул?
- Минем өчен форум - мөмкинлек ул. Балаларга проектлар белән идарә итү дөньясын ачу, юнәлеш бирү, шәхси һәм һөнәри үсеш бирү, тәҗрибә туплау мөмкинлеге... Һәм, әлбәттә, күңелле сәяхәт тә әле! Тьютор-әйдаман булырга теләүчеләр агыйдел.рф сайтына кереп гариза тутыра алалар.
- Яшь буынга теләкләрең.
- Кызыксынучан һәм кызык­лы булыгыз. Үзегезгә ышаныгыз, көчегезгә ышаныгыз, сәләтегезгә таяныгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading