16+

МЭШ: баш авыртты, хәл китте

Бу уку елында укытучылар гына түгел, әти-әниләр дә эчтән генә йодырык төйнәделәр бугай.

МЭШ: баш авыртты, хәл китте

Бу уку елында укытучылар гына түгел, әти-әниләр дә эчтән генә йодырык төйнәделәр бугай.

Әти мәрхүм дә исән булса, "рәхмәт төшкере!" дияр иде. Шулай дими, бу МЭШ дигән нәрсәләре тәмам теңкәгә тиде бит, каһәр суккыры! "Нинди МЭШ ул тагын?!" дияр кайбер бәхетлеләр. Аңлатып китәбез. Моңа кадәр барлык мәктәп укытучылары, укучылары һәм аларның әти-әниләре "Электронное образование" платформасында "утырдылар". Кем әйтмешли, куллар, күзләр ияләште, өй эшләре язылды, билгеләр куелды... 

Инде менә яңа платформага күчү бара. Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов шәхсән  үзе президент Владимир Путинга "Во всех российских школах используется исключительно отечественное программное обеспечение" дип хисап тотты. 

"Димәк моңа кадәрге платформа чит ил программасы продукты булган икән, хәерлесе булсын..." дип, иң беренче укытучылар җиң сызганып эшкә керештеләр. 
"Минем мәктәбем" Федераль дәүләт мәгълүмати системасы (ФГИС "Моя школа") турында мәктәп җитәкчеләре дә "Он-лайн режимда торып аралашу өчен төрле мессенджерлар, видеоконференция режимында эшли торган уңайлы сервисларга һәммәбез өйрәнеп беттек. Әмма аларның күбесе чит илләрдә эшләнгән, бүгенге вәзгыятьтә кайберләрен куллану куркыныч. Ни дисәк тә, үз илебездә җитештерелгән продуктлар ышанычлырак" дип, укытучыларын нәсихәтләделәр.

Цифрлы белем бирү белән бәйле таләпләрнең  көчәюен аңлаттылар. Шушы максаттан илебездә “Минем мәктәбем” исемле мәгълүмат системасы эшли башлавын ассызыкладылар. 

Шулай итеп, безнең Татарстанда да мөгаллимнәр, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре әлеге системаның бер тармагы саналган “Сферум” платформасы мөмкинлекләрен куллана башлады. Әйткәнебезчә, ул РФ Цифрлы үсеш министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән эшләнде. Белгәнебезчә, “Сферум” мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасы куркынычсыз чатлар кулланып аралашуны тәэмин итә. Әлеге платформа ярдәмендә онлайн дәресләр үткәрергә, видео аша чатларда аралашырга, документлар җибәрергә, дәресләр расписаниесен төзергә, хәтта мәктәпнең үз мәгълүмат каналын алып барырга мөмкин. 

Билгеле инде, министрлык вәкилләре, район мәгариф идарәсе җитәкчеләре “Сферум” платформасы көннән-көн камилләшә, мөмкинлекләре киңәя. Әлеге платформа бушлай, ул без кулланып өйрәнгән сервислардан гадилеге белән аерылып тора. Иң мөһиме - дәресләр үткәргәндә вакыт һәм анда катнашучылар саны буенча да чикләүләр юк. Әйе, платформаның бераз кимчелекләре бар, кайбер функцияләре җитми, әмма алар да әкренләп эшләп китәр” дип укытучыларны, әти-әниләрне тынычландырырга тырышалар...  

Чыннан да, һәр үзгәрешне кабул итү, эшләтеп җибәрү җиңелләрдән түгел. Билгеле, илдәге бүгенге вәзгыят барлык сфераларга да кагылды. Мәсәлән, шәхсән үзем югары уку йортында эшлим һәм андый үзгәрешләрнең безгә дә бик (!) кагылганлыгын бәян итәм. Санап, мисаллар китереп утырмыйм, бары эшнең җитәрлек булуын яза башласам, бер китаплык материал булачагын гына ассызыклыйм. 

Әйе, кемдер тамак ертып акырырга, ризасызлык белдерергә мөмкин. Әмма эчтән генә сүгенгәндә, ризасызлык белдергәндә әлеге үзгәрешләрнең сәбәбен ачыкларга, сабыр булырга, башкаларга да үтемле итеп аңлатырга гына кирәк. 

Мәгариф системасында 25 елдан артык эшләгән җитәкче, хезмәткәр буларак, мин инде мәгариф хезмәткәрләрен бернинди яңалыклар да куркытмый дияр идем. Реформаларга ияләштек, эшләдек, эшләргә язсын! Җәмәгать, без инде коллектив, студентлар, балалар һәм әти-әниләр белән кулга-кул тотынып, заман таләп иткәнчә белем һәм тәрбия бирергә һәрвакыт әзер... Иң мөһиме  - саулык булсын да, дөньялар тыныч булсын!

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина) 
Фото: http://mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading