Римма Федорова – башлангыч сыйныф укытучысы. Чаллы шәһәрендә туып үскән, бүген Казанның 9нчы мәктәбендә белем бирә. 19 ел укытучы булып эшли. "Һәр замананың үз баласы һәм аларны безнең буынга туры китереп тәрбияләргә кирәкми. Бүген балалар бик кыю, амбицияле, теләсә нинди эшкә алына торган, бик күп белүче укучылар", - ди ул.
– Римма, ни өчен бу һөнәрне сайларга булдың?
– Укытучы булу теләге, гомумән, юк иде. 11нче сыйныфны тәмамлагач, Казан дәүләт университетына журналистикага укырга керәсем килде. Бөтен имтиханнарымны “5”легә биреп, соңгысы “2”ле булды. Шуннан Чаллы шәһәрендәге педагогика көллиятенең башлангыч сыйныф укытучыларын әзерли торган факультетка укырга кердем. Көллиятне тәмамлагач, 29нчы татар гимназиясенә эшкә урнаштым. Анда 2 ел эшләгәннән соң, декрет ялына киттем. Дөресен генә әйткәндә, декреттан соң эшкә чыгасы түгел идем. Ләкин укытучыларның балаларына балалар бакчасына чиратсыз юллама бирүләрен ишеткәч, чыгарга булдым. Баланы бакчага бирәм дә китәм дигән идем, тагын булмады: укытучыларга ипотеканы түбән процентка бирә башладылар (көлә). 2009 елда Казанга күченеп килдек. Монда мине беркем дә колач җәеп каршы алмады, эш мәсьәләсе дә авыррак иде. Беркөнне урамда йөргәндә, күзем бер мәктәпкә төште. Юри генә кереп чыгыйм әле дип киттем, ә анда башлангыч сыйныф укытучылары кирәк икән. Шулай итеп, Казандагы 9нчы мәктәптә белем бирә башладым. Һәр 4нче сыйныфны чыгарганда, мәктәптән китү теләге туа, ләкин нигәдер һаман китеп булмый. Менә шулай 19 ел буе эшләп йөрим инде. Хәзер инде лаеклы ялга да озак калмады, укытучыларның ул 25 ел эшләгәннән соң башлана.
– Бүген бу һөнәр актуальмы? Укытучылар арасында яшьләр күпме?
– Укытучы һөнәре ул һәрвакыт актуаль. Әйе, берара яшь укытучылар килми башлаган иде, ләкин хәзер аларны күреп була. Яшьләрне дә аңлап буладыр инде, хәзер бит заманасы башка, кеше акча артыннан куа, ә укытучыларның хезмәт хакы күп түгел, шуңа күрә яшьләрнең киләсе килмидер. Статистикага да игътибар итсәк, педагогика көллиятен тәмамлаган кешеләрнең 10 проценты гына үз һөнәре буенча китә. Һәм икенчедән, син чын-чынлап, ихластан балаларны яратырга тиеш.
– Ни өчен укытучыларның хезмәт хакы аз?
– Монда мин каршы сорау бирер идем: ә кайда күп соң ул? Бюджет өлкәсендә эшләгән барлык кешеләрнең хезмәт хакы бер тирә инде. Эшлисе килгән кеше акча таба ала ул. Мәсәлән, безнең мәктәптәге укытучыларны алсак, кемдер ял көннәрендә бәйрәмнәр алып бара, кемдер торт пешереп сата. Хезмәт хакы әз дип утырып булмый, акча кирәк икән – эшлисең инде.
-–Ә син үзең нәрсәләр эшлисең?
– Укытучы булып эшли башлагач, студентларга диплом эшләре яза идем, аннан соң репетиторлык белән шөгыльләндем. Хәзер инде үземнең, балаларга өстәмә белем бирү клубын ачтым. Мәктәп программасында булмаган дәресләр укытам: финанс белеме, тиз уку, интеллект үсеше. Бу фәннәрне, кызганыч, мәктәптә укытмыйлар, ләкин алар тормышта һәр кешегә дә кирәк.
– Хезмәт хакына килгәндә, укытучылар күпме ала соң?
– Әгәр дә син дәресләр генә алып барасың икән, 22-25 мең сумнан да артмый. Без, башлангыч мәктәп укытучылары буларак, озайтылган көн группасы алып, хезмәт хакын ничек тә булса 30 мең сумга кадәр тутырырга тырышабыз. Һәм иң кызыгы – безгә сәгатьләр өчен генә түлиләр. Мин үземнең 3 дәресемне генә укытып, өемә кайтып китә алмыйм. Балалар физкультура, инглиз теленә китә, ә без аларны көтәбез, бик күп вакыт бушка уза. Атнага 15 дәрес икән, шул 15 дәрес өчен генә түлиләр, ә балаларны караган, аларны экскурсия, театрларга алып барган өчен – юк.
– Укытучының көн тәртибе нинди?
– Көн иртәнге сәгать 6да башлана. Тору белән сиңа әти-әниләрдән смслар килә башлый: кемдер соңга кала, кемдер авырып киткән – аның һәрберсенә дә җавап бирергә кирәк. Иртәнге аш әзерләп, үзеңнең балаларыңны җыеп мәктәпкә юл тотасың. Дәресләр 8дә башлана, төштән соң инде балалар белән калып эшлисең, кемнедер өенә озатасың. Балалар китеп беткәч, үз эшләрең белән шөгыльләнәсең: дәфтәр тикшерәсең, журнал тутырасың, иртәгәге дәресләргә әзерләнәсең. Миндә “мәктәптәге эшне өйгә алып кайтмаска” дигән кагыйдә бар, шулай эшләргә тырышам. Ләкин быел 1нче сыйныфлар авыррак булганга күрә, бөтен эшне дә мәктәптә калдырып булмый. Шулай итеп, кичке 5-6ларга өйгә кайтып җитәсең, ләкин уйда һаман мәктәп, балалар, дәресләр...
– Башлангыч сыйныфларны укытуның авыр һәм уңай яклары нинди?
– Иң беренчесе һәм иң мөһиме – балаларның сине ихлас яратуы. Алар әле кечкенә, холыклары формалашмаган, бернинди әшәкелек, көнләшү хисләре юк, алар ап-ак чип-чиста бит кебек. Шундый булганга күрә, аларны кулда тоту да җиңелрәк, аларны әле үстереп, тәрбияләп, үзгәртеп була. Ә кыен якларын әйткәндә, балалар төрле гаиләдән, төрле балалар бакчасыннан килә, аларны җыеп, бер юнәлешкә кертеп җибәрергә кирәк. Безнең һөнәрдә нәтиҗәңне күрү өчен озак эшләргә туры килә. Мәсәлән, пешекчене алыйк. Ул бәлешен пешерә, нәтиҗәсен күрә: тәмсез булса, шул ук вакытта хатасын төзәтә, ә бездә алай түгел. Эшебезнең нәтиҗәсе берничә ел узгач кына күренә.
– Римма, бүгенге заман балалары нинди?
– Һәр замананың үз баласы һәм аларны безнең буынга туры китереп тәрбияләргә кирәкми. Бүген балалар бик кыю, амбицияле, теләсә нинди эшкә алына торган, бик күп белүче укучылар. Ләкин уйларга, фикерләргә теләмиләр, “олыларга хөрмәт” дигән яклары да аксый. Монда, әлбәттә, телефон, интернет, компьютерның да өлеше бар. Аларга тиз эшләп, нәтиҗәсен тиз алырга кирәк. Мәгълүматны тота алмыйлар, әгәр дә аларга кызык түгел икән, игътибарны шундук югалталар.
– Әти-әниләргә балаларны тәрбияләү буенча нинди киңәшләр бирерсең?
– Беренче чиратта, яратырга. “5”леләр, тәртибе яхшы булган өчен түгел, ә аның үзен, булганы өчен яратырга кирәк. Гаиләдә ихлас ярату булырга тиеш. Икенчедән, әти-әниләр үзләренә дә күз салсын иде, чөнки бала һәрвакытта да әти-әнисен кабатлый. Әгәр дә сез иртән торып, зарланып, кәефсез эшкә чыгып китәсез икән, бала да мәктәпкә яратмыйча йөри башлаячак. Балалар сезнең бөтен гамәлегезне күреп, үзләренә сеңдереп бара. Балалар белән сөйләшергә, аралашырга кирәк, аның хәлен, кәефен, нәрсә белән кызыксынганын, кем белән дуслашканын яисә талашканын уртага салып сөйләшергә кирәк. Онытмагыз: бала – ул шәхес, аның да үз фикере бар һәм аның фикеренә дә колак салырга кирәк.
Индира.
Комментарийлар