16+

Мәктәп яшәргә дә өйрәтә

Казанның сәламәтлекләре чикле булган балаларга белем бирүче 4 нче номерлы интернат мәктәбе 50 елга якын эшләп килә. Биредә бүген Казан һәм республика районнарыннан килгән 191 бала белем ала.

Мәктәп яшәргә дә өйрәтә

Казанның сәламәтлекләре чикле булган балаларга белем бирүче 4 нче номерлы интернат мәктәбе 50 елга якын эшләп килә. Биредә бүген Казан һәм республика районнарыннан килгән 191 бала белем ала.

Мәктәп директоры Зөлфия Габидуллина әйтүенчә, интернатта 40 якын бала атна дәвамында кала. Күпчелек балаларны ата-аналар кичке якта өйләренә алып китә. Балалар биредә 5 тапкыр тукланалар.

Бу уку елында заманча җиһазлар белән 24 сыйныф бүлмәсе җиһазландырылган. Алар “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында “Заманча мәктәп” федераль проектында катнашкан булганнар. Өстәмә белем, психолог, технология, дефектолог һәм логопед бүлмәләре өчен 4 млн 160 меңлек җиһазлар алынган. Белгечләр яңа шартларда эшләү күпкә җиңеләйде, диләр. Мәктәптә балаларны укытып кына калмыйлар, аларга төрле медицина ярдәме күрсәтелә, тормышка яраклашу буенча өстәмә белемнәр бирелә.

«Заманча мәктәп»  федераль проекты  буенча 2019 елда 17 мәктәп җиһазландырылган. 2020-2024 елларда республикада 22 мәктәпнең материаль-техник базасын ныгыту күздә тотыла. Алар арасында Казан, Актүбә, Яшел Үзән. Зәй, Болгар, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Чаллы, Түбән Кама мәктәпләре бар.

Автор фотолары.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading