16+

Мәктәпләрдә авыручылар кими башлады

Республика мәктәпләрендә авыручылар саны кими бара. Ябылган сыйныфлар ачыла, карантинга киткәннәре дә гадәти уку режимына күчә.

Мәктәпләрдә авыручылар кими башлады

Республика мәктәпләрендә авыручылар саны кими бара. Ябылган сыйныфлар ачыла, карантинга киткәннәре дә гадәти уку режимына күчә.

Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүматларына караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Җомга көнне, мәсәлән, «иртәнге фильтр»ны уза алмаучылар саны 497 кеше тәшкил иткән. Уку елы башыннан мәктәпкә авырып килгән 45 мең 289 кеше кире өенә кайтарылган.

64 мәктәптә кайбер сыйныфлар аерымланган. Узган атна уртасында мондый сыйныфларның саны 96 булган. 9 февральдән күпчелек карантинга киткән сыйныфларда дәресләр гадәти режимда үткәрелде. Шул ук вакытта чир таралуга бәйле эшчәнлеген туктаткан балалар бакчасы да бар. Мәсәлән, Минзәлә районында тулысынча бер балалар бакчасы ябылды.

Билгеле булганча, узган шимбәдә республика мәктәпләрендә укучыларны классларда түгел, ә саф һавада – мәктәп яны территориясендә спорт, мәдәни-танып-белү акцияләре үткәрергә тәкъдим ителде. Һәр мәктәп балаларның мәшгульлеге форматын үзе сайлый. Бу чаралар бу атнада дәвам итәрме-юкмы, әлегә билгесез.

Ял көннәрендә мәктәпләрдә бактерицид лампалар ярдәмендә генераль җыештыру һәм зарарсызландыру үткәрелү дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен вакцинаның беренче партиясе килде. Прививка ясату әти-әниләрнең язмача рөхсәте белән генә уздырылачак.

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading