16+

Мәктәпләрдә укытучылар җитми, педагог кадрларга кытлык...

Педагогиканың проблемалы урыннары бу гына түгел. Тәрбия эшләрен көчәйтү, әти-әниләр белән эшләү, укытучының авторитетын күтәрү дә кирәк. Бүген Казанда VIII Халыкара педагогик форум үз эшен башлады. Оештыручылар белдерүенчә, бу соңгы вакытта көтеп алынган сөйләшүләрнең берсе булачак. Билгеле булганча, пандемия чоры уку-укытуга күп үзгәрешләр алып килде.

Мәктәпләрдә укытучылар җитми, педагог кадрларга кытлык...

Педагогиканың проблемалы урыннары бу гына түгел. Тәрбия эшләрен көчәйтү, әти-әниләр белән эшләү, укытучының авторитетын күтәрү дә кирәк. Бүген Казанда VIII Халыкара педагогик форум үз эшен башлады. Оештыручылар белдерүенчә, бу соңгы вакытта көтеп алынган сөйләшүләрнең берсе булачак. Билгеле булганча, пандемия чоры уку-укытуга күп үзгәрешләр алып килде.

– Педагогларның җыелышып, бергә фикер алышуы ил өчен дә мөһим. Педагогик форум уку-укытудагы яңа мөнәсәбәтләрне, яңа үзгәреш-карашларны ачыклый. Алар балалар үсешенә, ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясый.  Һәрберсендә педагогның  роле зур. Форум барышында һәрбер төбәк үзен борчыган сорауларны бирми калмас. Бигрәк тә без мәгарифтә тәрбия программаларының мөһимлеген аңлыйбыз. Балаларның җәйге ялларын оештырганда да мөһим ул. Форумны әзерләгәндә бүген әти-әниләр белән эшләүче белгечләр төркемнәрен оештыру турында да сөйләштек.  Элеккегә караганда да моңа игътибар итәргә кирәк. Педагогның авторитеты турында да  форум барышында сөйләшәчәкбез, – диде Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева форум эшчәнлеген ачып.

Форум һәрвакыттагыча зур аудиторияне үзенә җыя. Бүген мәгарифтә борчылырлык мәсьәләләр күп. Белем бирүдә тарихи кыйммәтләрне ачыклау, традицияләрне кайтару да кирәк. КФУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрский белдергәнчә, педагогик юнәлештә укучы студентларыбыз өчен дә бүгенге мәктәп әле төп практика базасы булып тора. Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин республика Президенты ярдәме белән педагогик белем бирүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады.  Быел вузларда 600ләп педагог республика бюджеты  хисабына укый. Кадрларны әзерләү үзәгендә 10 меңләп педагог шөгыльләнә. Педагогларны полингваль-билингваль юнәлештә укыту буенча КФУда да, Алабуга вузларында укулар алып барыла. Республика мәктәпләре педагогик кадрлар белән тәэмин ителә. 
– Бүгенге форумның әһәмияте бик зур. Республикабыз да үзенең тәҗрибәсен дөньяга күрсәтә ала. Тәҗрибәбез дә җитәрлек. Укытучылар хәзерләү буенча төрле юнәлешләр бар. Әлбәттә,  эшлисе эшләр  дә күп. Бездә укытучылар җитми, педагог кадрларга кытлык мәктәпләрдә проблема тудыра. Шуңа күрә яшьләрне шушы һөнәргә күбрәк җәлеп итү, фән белән практиканың бәйләнешен булдыру мөһим. Югары уку йортларын бетергәннән соң, аларны мәктәпләргә кайтару да кирәк. Төпләнеп эшләүләре дә мөһим. Билингваль, полилингваль хәзерлек буенча да бюджеттан акча бүлеп бирелә. Педагогларны хәзерләү төп максат булып тора, – диде ул.

Форум 25-27 май көннәрендә Казан федераль университеты базасында онлайн һәм офлайн форматта эшләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укытучының дәрәҗәсен күтәрми торып, мәктәптә яхшы педагогларны тотып Торып булмаячак!!! Мәктәпләрдәге пенсионер директорларны яшьләргә алыштырырга күптән вакыт инде!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Укытучының дәрәҗәсен күтәрү күбрәк үзеннән тора. Утырып кына дәрес бирсәң, укучыны үзеңә каратып тора алмасаң, укыткан предметыңны ныклап белмәсәң, нинди дәрәҗә турында сүз булырга мөмкин?!

      Мөһим

      loading