16+

Мәктәпне ничек саклыйбыз?

Иминлек чаралары турында ныклап борчыла башлавыбыз юктан гына түгел. 175нче гимназиядәге куркыныч вакыйга сак хезмәте, мәктәпнең гадәттән тыш хәлләргә әзер булу-булмавы турында мең кат уйланырга мәҗбүр итте. 

Мәктәпне ничек саклыйбыз?

Иминлек чаралары турында ныклап борчыла башлавыбыз юктан гына түгел. 175нче гимназиядәге куркыныч вакыйга сак хезмәте, мәктәпнең гадәттән тыш хәлләргә әзер булу-булмавы турында мең кат уйланырга мәҗбүр итте. 

Шул хәлдән соң нәрсәләр үзгәрде? Нинди чаралар күрелде? Казан мэриясе үткәргән рейдта шул сорауларга ачыклык керттек.

Бер ел дәвамында куркынычсызлык буенча зур эшләр башкарылган, мәктәпләр шактый күп иминлек җиһазлары белән тулыландырылган икән. Ишетсәң исең китәр: моңарчы безнең укыту биналары гап-гади саклык чаралары белән дә җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән булып чыга. Мәсәлән, узган уку елы азагыннан Казан шәһәре мәгариф идарәсенә караган барлык 645 уку-укыту бинасы тикшерелгән.

Боларга мәктәп, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү оешмалары да керә. Куркынычсызлык буенча 81 мәктәптә аерым сак бүлмәләре җиһазландырылган. Моның өчен 14,5 миллион сум акча тотылган. Куркынычны хәбәр итүче сигнализация төймәсе 389 объектка, шул исәптән 175 мәктәп, 181 балалар бакчасы, 11 мәктәпкәчә яшьтәге оешма, 7 балаларны сәламәтләндерү лагеры, 5 спорт объекты һәм 11 мәдәният оешмасына куелган. Гадәттән тыш хәлләрдә хәбәр җиткерә торган тавыш көчәйткеч җайланма белән 41 мәктәп, 18 балалар бакчасы, 1 мәдәният оешмасы 42,6 миллион сумлык җиһазландырылган. Әлеге яңа төр җиһазны сакчы да, оешма җитәкчесе дә бер үк вакытта куллана ала. Ишекләрдән кергәндә контроль идарә системасы 106 мәктәп, 1 балалар бакчасы, 11 өстәмә белем бирү оешмасына куелган. Моннан тыш, 2 мәктәп һәм 3 балалар бакчасының койма белән уратып алынган. 

Чишмәле урамындагы 149нчы лицейда укучылар бинаның койма белән уратылып алынмавын, вахтада бер апа гына утыруын яхшы хәтерли. Монда инде хәзер бөтенләй башкача. Урамнан кергәндә дә тиз генә эчкә узу мөмкин түгел. Моның өчен берничә сак аша үтәргә кирәк. 
 – Бүген безнең лицейда 1079 бала укый. Без тулы көн режимында эшли торган мәктәп. Башлангыч мәктәп укучыларына иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 6га кадәр мәктәптә булу өчен шартлар тудырылган. Икенче смена юк. Ике сменага күчмәс өчен бик тырышабыз, гәрчә балалар саны елдан-ел арта барса да. Бүген без икенче категорияле сак хезмәтенә кертелгәнбез. Балалар саны арту белән сак категориясе дә, аңа карата таләпләр дә үзгәрәчәк, – дип сөйли 149нчы лицей директоры Фирдәүз Вафина.

Бүгенге шартларда мәктәптә укучылар санына карап, саклык чараларын күрсәтү дүрт төр категориягә бүленгән. Укыту биналарындагы иминлек җиһазлары, нигездә, аерым сак будкалары, сакчылар – болар барысы да аерым таләпләргә карый. 149нчы лицейда да без шундый үрнәк таләпләрнең үтәлешен күзәтеп кайттык. Мәктәп директоры кайбер эшләрнең химаячылар ярдәменә таянып та башкарып чыкканын сөйли. Директор кабинетында урнаштырылган тавышкөчәйткеч җайланмалар, видеоэкран, бинадагы тулысынча җиһазландырылган вахта бүлмәсе, ишектәге көчле контроль идарә системасы, сакчылар, урамдагы сак будкасы, территориянең тулысынча коймалап алынуы соңгы елларда башкарылган эшләр.

Бина зурмы, кечкенәме – сак хезмәтенең эшчәнлеге бер булырга тиеш кебек. Укучылар иминлеген кайгыртканда гына борчылырлык сәбәпләр калырга тиеш түгел. Кызыл Позиция урамында урнашкан 29нчы прогимназиядә нибары 115 укучы укый. Бу – башлангыч мәктәп, 1947 елдан бирле хезмәт күрсәтүче бина. Мәктәп ишеге урамга ук чыга. Соңгы вакытта өстәмә керү урыны эшләнелгәне күренеп тора. Узган ел мәктәп тулысынча куркынычсызлык системасы белән тәэмин ителгән. Штатта 2 сакчы каралган, ЧОП белән килешү төзелгән.

Саклык җиһазлары белән соңгы бер ел эчендә мәктәп тулысынча җиһазландырылган. Булган система яңадан эшләнгән, заманча модернизацияләнгән. Белгечләр хәтта кайбер иске җиһазларның гамәлсез булуын таныган. Яңа датчиклар хәзер мәктәпнең кайсы урынында ЧП булганын күрсәтә. Элек сигналлар телефон линиясе аша килә торган була. Белгечләр әйтүенчә, яңа җиһазлар ышанычлы, үзебездә эшләнгән, алардан тагын 10 еллап файдаланырга мөмкин. 
Сакчы Владимир Леонтьев бу хезмәттә 15 елдан артык эшли. “Брелоклар һәрвакыт директор һәм минем кулда. Бөтен балаларны күреп беләм. Аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын йөзгә таныйм. Кем килгәнен карыйм, аннан гына ачып кертәм. Таныш булмаган кешеләргә телефонны алып эндәшәм, нинди сорау белән килүләрен сорыйм. Монда чит кешеләрне кертмибез”, – дип сөйли ул.

– Казанда иминлек мәсьәләсендә бик күп эшләр эшләнде. Узган һәм бу елны 1,7 миллиард акча бүленеп бирелде. Болар – сакчылар һәм техник якны көчәйтү өчен бүленеп бирелгән акча. Барлык биналарга төрле таләпләр куелган. Ике ел эчендә шушы таләпләргә туры китерү өчен күп эшләр башкарылды. Сакчылар белән тәэмин итү проблемасын да хәл иттек, – дип сөйли Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
Сүз дә юк, күп эшләр башкарылган. Тик иминлек техник чаралары гына дигән дә сүз түгел, ул кешенең мөнәсәбәте белән дә бәйле әйбер. Фаҗигаләрне булдырмас өчен уяулыкны югалтмау да кирәк. 

Фото: https://kzn.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X