16+

Ничек шулай йомшак күңелле булып калды икән? (Укытучымны сагынып)

Мәктәп еллары... Еллар узган саен бергә укыган сыйныфташларның, аеруча күптән күрешмәгәннәрнең, йөз-чалымнары да томан артында калган шикелле генә төсмерләнеп, онытыла башлый икән...

Ничек шулай йомшак күңелле булып калды икән? (Укытучымны сагынып)

Мәктәп еллары... Еллар узган саен бергә укыган сыйныфташларның, аеруча күптән күрешмәгәннәрнең, йөз-чалымнары да томан артында калган шикелле генә төсмерләнеп, онытыла башлый икән...

Берни эшләп булмый, вакыт үзенең үткәнен сиздереп, кайчандыр балалыктан яңа чыгып, мәктәпкә белем алырга килгән сабыйларга инде "гомер көзләре" төсләрен салган шул. Әмма истән чыкмый торган, мәктәп, дип әйтүгә, күз алдына килеп баса торган илаһи зат, беренче укытучы гомер буе безне, укучыларын "озатып" бара икән ул.

"Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" дигән җырны ишетүгә, 1963 нче елның беренче сентябре, җиденче сыйныфка баручы апамны җитәкләп мәктәпкә атлавым, беренче укытучым Тәлига Рәхмәтулла кызы Нурмиеваның, безне "Әйдәгез, балалар, килдегезме", дип, ягымлы елмаеп каршы алуы искә төшә. Оялып кына укытучымны күзлим, чибәр, ягымлы, матур кофтасының ак челтәр якасын чыгарып куйган, дулкынланып торган кара бөдрә чәчләрен килешле итеп баш артына җыйган. Егерме бер бала. Әти-әниләребез – гади эшчеләр, әле җитмәсә ишле гаиләләрдән. Бәлки шуңа күрәдер, өйдә дә, хөкүмәт эшендә дә һәрвакыт хезмәт белән мәшгуль булган әти-әниләребездән күрмәгән җылылыкны укытучыбыздан тапканбыздыр. Башлангычта аеруча ир-малайлар шук була – ничек сабыр була белде икән укытучы апа? Кулга тоткан сумка-портфельләребезне (әле аңа тагын кечкенә чүпрәк капчыкка салынган пыяла кара савыты да өстәлә) онытылып китеп чайкап барганда, кара савытының яртысы агып бетә. Парта капкачын ачып, өйдән ашарга алып килгән май ягылган ипине, яисә башка ризыкны дәрес вакытында кыштырдатып алулар, язган чакта бергә утырган усалрак малайның төртеп, дәфтәреңә кара тамызулары, көчеңә карап үзеңнең дә яхшы гына тамызып алуларың...

Ә укытучым түзә. Кычкырмый, сабыр гына, алай ярамый бит, дип, йомшак тавышы белән, бала көйләгәндәй аңлата. Безне укыта башлаганда Тәлига апага кырык бер яшь булган. Әле без ул чакта укытучыбызның утны-суны кичеп кайтып, сугышта булганын белми идек. Егерме ике яшендә ул сугышка китә. Мәскәүне һава һөҗүменнән саклау өчен билгеләнгән җитмешенче дивизиянең 1204 нче зенит-артиллерия полкында прожекторлар белән яктыртып, дошман самолетларын утка тоталар, Тәлига апа снарядлар биреп тора. Бер елдан соң дивизия штабына телефонист итеп куялар. Боларны укытучымның ут эчендә булып та, холкы ничек үзгәрмәгән, кырысланмаган икән дип, йомшак күңелле булып калганына сокланып язам. Туган телебездә белем биреп, һәрберебезнең күңеленә ачкыч таба белде укытучым, матур җырлый да иде, җыр дәресләрен көтеп ала идек.

Мәктәпне тәмамлагач та, бер авылда яшәгәч, укытучым белән еш күрешеп тордык, сугыш ветераны буларак, Җиңү бәйрәме алдыннан хәлен белеп, очраша торган булдык. Үзе дә, киләсебезне көтеп ала торган булды, өлкәнәеп барса да, орден-медальләре беркетелгән матур, килешле костюмын киеп, фронтовик дуслары, зенитчы кызлар белән төшкән истәлек фотоларны, үзе язган шигырьләрне барлап куя иде...

Укытучым Тәлига Рәхмәтулла кызы Нурмиеваны бары рәхмәт, хөрмәт сүзләре белән искә алам мин, ул мине хәреф танырга, язарга өйрәткән, тормыш юл күрсәткән беренче укытучым бит!

Розалия Ибраһимова, Яшел Үзән районы, Норлат авылы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading