16+

Онлайн уку һәм укыту - тәҗрибә ул

Укучылар компьютерны, төрле яңа программаларны тиз үзләштерәләр икән. Кайбер катлаулыклар килеп чыкканда, әти-әниләрнең дә ярдәменнән башка да булмый.

Онлайн уку һәм укыту - тәҗрибә ул

Укучылар компьютерны, төрле яңа программаларны тиз үзләштерәләр икән. Кайбер катлаулыклар килеп чыкканда, әти-әниләрнең дә ярдәменнән башка да булмый.

Казан шәһәренең 73 номерлы мәктәбендә 401 бала онлайн дәресләр ала. Укытучыларның һәрберсе ноутбук белән тәэмин ителгән, мөгаллимнәр өйләреннән торып укыта. Укучыларга төрле платформаларда эшләү мөмкинлеге бирелгән. “Ачык мәктәп”, “Учи. ру”, “ЯКласс”, “Гугл Классрум”, “Зоом” һәм Татарстанның мәгариф платформасы аеруча актив эшли. Бүгенге көндә мәктәп укучылары электрон кейслар һәм онлайн-дәресләр ярдәмендә белем ала.

Башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Сафиуллина әйтүенчә, дәрес кайда гына, нинди генә формада үтмәсен, һәрвакыт җитди әзерлек таләп итә. “Белем бирүнең дистанцион формасы – иң беренче чиратта ул тәҗрибә. Теләсә нинди яңа формат кебек үк сыгылмалы якын килүне таләп итә, – дип сөйли ул. – Дәресләрем һәр укучыны барлау белән башланып китә, аларның укуга зур теләкләрен күргәч, ата-аналарның ярдәмен, мондый белем бирүне дөрес аңлауларын тойгач, укытуга ышанычым арта”. 

Техник нюанслар турында искәртеп китмичә дә булмый. Укучылар компьютерны, төрле яңа программаларны тиз үзләштерәләр икән. Кайбер катлаулыклар килеп чыкканда, әти-әниләрнең дә ярдәменнән башка да булмый, ди ул. “Дистанцион дәресләремнең 80 проценты “Зоом конференция”, “Гугл Классрум” платформаларында үтә. Әлеге мәйданчыкларда барлык укучыларымны күрәм, мондагы материал “Гугл” сервисында кабатлана һәм аны төрле вакытта күреп тә була. Төрле фәннәрдән биремнәрне, укучыларның эшләрен дә бер урынга туплый алуы белән бик уңайлы ул. Монда һәр бала үзенең эшен беркетә ала. Бу платформа кемнең сорау биргәнен, кемнең эшен тапшырганын хәбәр итә. Виртуаль кызыл ручка ярдәмендә эшләргә төзәтмәләр кертеп, хаталарны төзәтеп тә була. Балалар үзләре дә шундук билгеләре турында хәбәр, комментарийлар да алалар. Билгеле, мондый төр дәресләргә карата укучылар һәм укытучылар өчен дә күп кенә таләпләр барлыгын да истән чыгармаска кирәк”, – сөйли 27 укучыга белем бирүче Лилия Зөфәр кызы. 

Лилия Сафиуллинаның мәгариф өлкәсендә тәҗрибәсе 10 елдан артык. Белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы онлайн-ресурслар да укытучыларга дәресләр оештыру буенча ярдәмгә килә. “Өйдә онлайн укы” порталында бушлай онлайн-курс ачылган. Ул укытучыларга укытуның дистанцион форматларын кулланырга өйрәнергә ярдәм итә һәм белем бирү контентын ничек төзергә икәнен күрсәтә. Укытучыларга ярдәм итү өчен курсларны Россия онлайн-мәгарифенең әйдәп баручы платформалары эшләгән. Гомумән, бу өлкәдә һәммәбезгә дә укыйсы, өйрәнәсе бар. Лилия яшь педагог буларак үзе дә онлайн форматларны тиз үзләштерә, белемен дә камилләштерә.

Аның шул фикере ошады. Ул дистанцион белем бирү вакытында һәр балага индивидуаль якын килеп укыту таләп ителә диде. “Һәр укытучы үзенең укучыларының белем дәрәҗәсен яхшы белә, укучы белән аерым аралаша, аның өчен аерым төр эш биремнәрен төзи ала. Килеп туган ситуация укучы өчен дә, укытучы өчен дә яңа. Кемдер үзе өчен мондый укуны кызыклырак һәм уңайлырак итеп тояр. Ә укытучылар өчен бу – үзен һәм үзенең компетенцияләрен IT юнәлешендә күрсәтә алуга чакыру”, – диде ул саубуллашканда. 

Кайсы укытучы белән генә аралашма, аларның позитив фикер йөртүләрен күреп сөенәсең. Безнең мәктәпләр соңгы елларда төрле мәйданчыкларда, интерактив чаралар куллануда алдынгылыкка чыккан иде. Онлайн мәктәпләрдә дә елны уңышлы гына тәмамлап, балаларны җәйге ялларга озатырга күп калмады. Өй режимына күчкән балалар бүген үк ул ялларны көтеп тора. Шул ук вакытта укучылар әле май аенда мәктәпкә барып укырлар кебек тә сөйләшә. Нәрсә язсак та, беркем өчен бу гадәти генә шартлар түгел, бу укучы өчен дә, укытучы өчен дә - тәҗрибә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading