16+

Оясында ни күрсә...

Көзнең бик матур бер көне. Мәктәпнең ишегалдына озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар саф һава суларга чыкканнар, төркемнәргә бүленеп уйныйлар. Кинәт бер кыз, үзеннән кыскарак буйлы бер малайның өстенә менеп атланып, аны кыйный башлады. Яннарына йөгереп бардым.

Оясында ни күрсә...

Көзнең бик матур бер көне. Мәктәпнең ишегалдына озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар саф һава суларга чыкканнар, төркемнәргә бүленеп уйныйлар. Кинәт бер кыз, үзеннән кыскарак буйлы бер малайның өстенә менеп атланып, аны кыйный башлады. Яннарына йөгереп бардым.

- Катя, ник кыйныйсың аны, - дим.
- Он сегодня опять пьяный пришёл. Сколько можно? - ди бу.
- Сез ничек уйныйсыз соң, - дим, шаккатып. - Бу нинди уен?
- Мы играем в семью. Он - мой муж. А это наши дети.
Имәнеп киттем. Фикерләремне җыярга да өлгермәдем, теге кыз, уенын дәвам итеп, «иренә» каты гына итеп кычкырды:
- Вон, твой ребёнок орёт. Успокой! - Үзе «балаларына» ишарәли. Бу кызны бик кызгандым мин. Менә ниләр күрә икән бит ул өендә. Уенны тизрәк туктату ягын карадым. Ирексездән «оясында ни күрсә, очканда шуны кабатлый» дигән халык мәкале искә төште. Өс-башы да матур, җитеш күренә үзе, тик тәрбия ягы үзен бик нык сиздерә.
- Андый ямьсез сүзләрне әйтергә ярамый бит. Кем шулай сөйләшә, Катя? -дим.
- Мама так папу ругает.
Бу күңелсез күренеш «гаилә тәрбиясе» төшенчәсе турында тагын бер тапкыр уйланырга мәҗбүр итте. Әлеге кешеләрнең ата һәм ана буларак гаиләдәге роле ни дәрәҗәдә икән дигән уй туды.
Гаиләсе, балалары өчен җан атып, аның матди ягын гына түгел, ә рухи, тәрбияви ягын да кайгыртып яшәгән гаиләләр белән беррәттән, белем һәм эчке культура дәрәҗәсе бик түбән булган гаиләләрнең дә булуы бик кызганыч.
Әти кеше - улы, әни кеше кызы өчен өлге булырга тиеш. Бала белән аралашуны алгы планга кую мөһим. Теге яки бу адымны ясар алдыннан бала: «Әти нәрсә дияр. Әни ни әйтер», - дип уйлана белергә тиеш.
Бала тәрбияләүне тулаем ана җилкәсенә генә салган, ата-аналар җыелышларына йөрмәгән, бала бәйрәмнәренә килеп тә карамаган әтиләр бар. Ана кеше өйдәгесен дә эшли, хөкүмәт эшенә дә чаба, бала тәрбияләргә дә тиеш була. Ләкин вакыт-вакыт, «ата буласы килеп» дигәндәй, баласына акыл өйрәтеп, шелтәләп алулар, ата тәрбиясе буларак, мәгънә бирми. Андый ата баласы күңелен аңламый. Нәтиҗәдә, бала әтисеннән читләшә бара.
Кызганычка, язмам башында тасвирланган күренешкә дә еш тап булабыз шул. Ата-аналар, балаларыгыз алдында саграк кыланыгыз. Бала күңеле киптергеч кәгазь кебек - күргәнен-ишеткәнен шунда ук сеңдерә. Уен гына, димәгез...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading