16+

Россиянең “Ел укытучысы – 2022” бәйгесендә Татарстан данын Илсур Зиһаншин яклаячак

Россиянең “Ел укытучысы – 2022” Бөтенроссия бәйгесендә илнең иң яхшы укытучылары катнаша. Алар арасында Казан шәһәре 2нче лицей-интернатының җәмгыять белеме укытучысы Илсур Зиһаншин да бар. Быел ул Татарстанның иң яхшы укытучысы исеменә лаек булды.

Илсур Зиһаншин 2013 елда Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбен тәмамлаган. Шунда ук кандидатлык диссертациясен яклаган. Инде 13 ел Казанда укытучы булып эшли.

“Минем миссия – хәзерге заманда укучыларга үзләрен, үз хокукларын һәм вазыйфаларын танып белергә ярдәм итү. Дәресләрдә төп максат – фикерләүне үстерү. Ә төп коралыбыз – стандарт булмаган мәсьәләләр. Аларны без укучылар белән бергә уйлап чыгарабыз”, - ди Илсур Рөстәм улы.

12 ел эчендә Илсур Зиһаншин укучылары төрле олимпиадаларда 120 призлы урын, шул исәптән абсолют җиңүче исемен яулаган.  

Россиянең “Ел укытучысы” бәйгесенең беренче һәм икенче турлары 20 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Төмән шәһәрендә узачак. Финал һәм җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы 5 октябрьгә билгеләнгән. Тантаналы чара Кремльдә узачак.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading