16+

Рөстәм Миңнеханов укытучыларга: "Сезнең кебек кызлар-егетләр булганда, бу эшне җиңеп чыгарбыз"

Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы узды. Татар телен укытуда заманча алымнар куллану, татар балалар бакчаларындагы эшчәнлек, Казан шәһәрендә үткәрелгән татарча чаралар, ана телен укытуда гаиләнең, милли мохитнең роле турында  кызыклы фикерләр тыңланды.

Рөстәм Миңнеханов укытучыларга: "Сезнең кебек кызлар-егетләр булганда, бу эшне җиңеп чыгарбыз"

Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы узды. Татар телен укытуда заманча алымнар куллану, татар балалар бакчаларындагы эшчәнлек, Казан шәһәрендә үткәрелгән татарча чаралар, ана телен укытуда гаиләнең, милли мохитнең роле турында  кызыклы фикерләр тыңланды.

Казанга карап уянабыз
Съездның пленар утырышы кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, татарларның милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге турында да чыгышлар булды. Ульян өлкәсе татар-милли-мәдәни оешмасы рәисе Рәмис  Сафин әйтүенчә, республикабызда алып барылучы  эшләр башка төбәкләр  өчен дә  мөһим шул. Гарчә алар үз җирлекләрендә дә шактый эш алып баралар. Шулай да ул: “Казанга карап уянабыз, Казанга карап  йокларга ятабыз” диюендә дә хаклык бар. 
–Без үзебезне булган кешеләр дип саныйбыз, эшлибез, дибез. Күп әйберләр буенча әле безгә эшләргә дә эшләргә. Якутиядә Татарстан көннәрендә булып кайттык. Аларда да Сабантуй кебек үз бәйрәмнәре – Ысыах бар. Эчтәлеге көчле. Тел генә түгел, гореф-гадәт, борынгыдан  килгән тәртип бар.  Безнең Сабантуй бер спорт ярышларына әйләнеп бара.  Ә менә татарлык, борынгыдан килгән гадәтләр югала. Сабантуйларны да бүтән өлкәләрдә үзебезне күрсәтер өчен үткәрәбез. Без эшләмәсәк, бүтән кеше  эшләми. Казан шәһәрендә дә зур эш алып барыла. Без бит татар теле генә түгел, мари-удмурт, чуаш теле үстерүне дә таләп итәбез. Аларның да үзләренең телләрен беләсе килә. Без күп кенә юнәлешләрдә эш алып барабыз, күп кенә юллар эзлибез. Сезнең кебек кызлар-егетләр булганда, бу эшне җиңеп чыгарбыз, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Ул сүзен дәвам итеп телне өйрәнүнең мөһимлеген гаиләдә күрүен җиткерде. “Йортта ата-ана татарча сөйләшмәсә, таләп булмаса, мәктәптә генә бу әйберне булдыру бик авыр. Ярый ла чиста татар мәктәбендә, сыйныфында укыса. Әгәр берничә сәгать кенә телне укыса, монда гаиләсез булмый. Шуңа күрә гаиләләр буенча бәйгеләр үткәрүне карарга кирәк. Таләпләр куярга. Беренче чиратта – гаилә. Бүген күп кенә уңай фикерләр ишеттек. Казан буенча балалар бакчалары буенча эшләрне карап үттек. Эшләнгән эш тә күп, әле эшләргә дә эшләргә. Бөтен җирдә дә бертигез алып барылмый. Бу – бергә-бергә эшли торган эш. Шулай яратып эшләгәнегез өчен рәхмәт, бу – безнең үзебезгә кирәк”, – дип  әлеге зур чарага үзенең фикерләрен җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

Съездның эшен Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә уңай бәяләде. “Бергәләп эшләсәк, булдырабыз”, дип теләктәшлеген белдерде. 

Билгеле булганча, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли мәгарифкә  юнәлешендә  хезмәт итүчеләр өчен 4 елга бер тапкыр уздырыла. Быел съезд эшендә съезд эшендә 400 кеше катнашты. Пленар утырышка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, милләт эшләре буенча Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һ. б. лар килде. 

Мәктәпләр белән танышудан, мастер-класслар, педагогик остаханәләр, тренинглар уздырудан, дискуссияләр, тәҗрибә уртаклашудан тыш, съездда катнашучылар өчен Казан шәһәре буенча күргәзмәләр, экскурсияләр белән мәдәни программа да оештырылды. Съезд үз эшен бүген төгәлләде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading