16+

Рөстәм Миңнеханов "Унбер" лицее эшчәнлеге белән танышты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Унбер» күп юнәлешле лицеенда булды. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм мәгариф учреждениесе директоры Алмаз Хәмидуллин озата йөрде. Лицей 2021 елның 1 сентябрендә «Арт Сити» торак комплексында ачылган иде.

Уку йортында укучылар халыкара дәрәҗәдәге сыйфатлы белем ала алалар. Балаларның һәрьяклап үсешенә игътибар бирелә. Бүгенге көндә биредә 949 бала белем ала.

«Унбер» бер сменада 4 юнәлеш – математика, лингвистика, химия-биология һәм гуманитар юнәлеш буенча алты көнлек уку атнасында эшли. Учреждение директоры Алмаз Хәмидуллин лицейда мәгълүмати идарә системасы актив үсеш ала, шулай ук үзенең мобиль кушымтасы да кертелә, дип хәбәр итте. Ул укучыларга өстәмә мәгълүмат алырга, ә укытучыларга һәм ата-аналарга оператив рәвештә аралашырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Президентына лицей эше барышында күп кенә чаралар, шул исәптән татар теле укытучылары өчен укыту семинарлары циклы уздырылуы турында сөйләделәр, аның кысаларында педагоглар туган телне укыту тәҗрибәсе һәм аны өйрәнүдә инновацион эшләнмәләр белән уртаклаштылар.

Визит кысаларында ТР Президенты уку сыйныфларын, китапханәне, актлар залын, бассейнны һәм ашханәне карады. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов лицей укытучылары белән очрашты. Педагоглар коллективын Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән (АКШ, Колумбия, Казахстан, Санкт-Петербург, Ульяновск, Самара, Чаллы, Түбән Кама) чакырылган заманча һәм тәҗрибәле укытучылар тәшкил итә. Аларның күбесе бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән булган.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading