Кайбер мәгълүматлар буенча, “Поборы в школах и дедсадах” төркемен төзегән, татар телен мәктәпләрдә укытуга каршы булган Екатерина Матвеева яңа ачылган “Адымнар” мәктәбенә баласын укытырга алып килгән. Әмма баласына татар телен укытуга каршы.
“Адымнар” – Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев идеясе белән төзелгән мәктәп. Минтимер Шәрипович Татарстан мәктәпләрендә укый торган балаларның өч тел: татарча, русча, инглизчә белүләрен һәрвакыт хуплады һәм республикада шундый белем учаклары булдыру хакында хыялланды. Узган елдан бирле «Яңарыш» республика фонды балалар бакчаларын, башлангыч һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләрен, өстәмә белем бирү үзәкләрен үз эченә алган алты полилингваль белем бирү комплексы төзү проектын гамәлгә ашыра башлады.
“Адымнар”га укырга алганда да иң элек балаларның инглиз һәм татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшереп алдылар. Укучыларның шактые Казанның 2нче номерлы гимназиясеннән дә күчүен исәпкә алсак, балаларның татар телен белү дәрәҗәсен чамаларга була.
Тик... барлык әти-әниләр дә бу шартларны кабул итеп бетерми, бугай. Һәрхәлдә, халык телендә “Шәймиев мәктәбе” дип йөртелә торган белем йорты тирәсендә мондый хәл килеп чыкмас иде.
– Телеграмм каналда бер яңалык күрдем. Әлеге полилингваль мәктәпкә рус балаларын китерәләр. Татар телен өйрәнәсе килмәгән балаларны. Матвееваны бөтен кеше дә белә бугай инде. Татар теленә каршы чыгып, күп нерваларны ашаган кеше. Ул ачыктан-ачык: “Балам татар телен өйрәнмәячәк”, – дип әйтә. Аның кебекләргә каршы пикетка чыктым. Плакатымдагы язулар аның кебек кешеләргә аңлаешлы булсын өчен, рус телендә язылган. Шәһәрдә алар өчен шундый яхшы рус мәктәпләре бар. Бөтенесендә яхшы ремонт, көчле укытучылар. Шунда барсыннар. Аңлыйм, бу мәктәп өр-яңа, Шәймиевныкы булгач тагын да яхшырак булыр дип уйлыйлардыр. Ләкин алар биредәге уку өч телдә булачагын белә. Татар телен балаларына өйрәтергә әзер булучы әти-әниләр генә балаларын бирегә китерсен иде, дигән фикерне җиткерәсем килә, - ди пикетка чыккан Ләйлә Лерон.
– Татар телендә Татарстанда гына сөйләшеп була бит. Әгәр дә ул телне өйрәнүдән баш тартырга мөмкин булса, баш тартыр идем. Гомумән алганда, мин баламның татар телен өйрәнүенә каршы түгел. Икенче яктан карасаң, бу бит татарлар өчен генә төзелгән мәктәп булып чыгамы? – ди әле баласы мәктәпкә кермәгән, мәктәп янында барган төзәтү эшләрендә катнашкан Максим исемле ир-егет.
“Адымнар” полилингваль комплексы җитәкчесе Айдар әфәнде Шәмсетдинов кына бу уңайдан шәрехләү бирмәде. Төгәлрәге башта телефоннан: “Әлегә вакытым юк, сөйләшә алмыйм. Бер сәгатьтән шалтыратыгыз”, –диде. Аннан исә трубканы алмады. Ә минем Айдар әфәндегә ике генә соравым бар иде: татар теленә каршы ата-аналар чынлыкта да бармы?
Мәктәптә татар теле кысрыкланмаячакмы? Кызганыч, бу сораулар ачык калды.
Комментарийлар
0
0
Оят, оят, оят....!!!!
0
0
0
0
Яналыкка каршылар була чебен безлэп тэрэзэ вата алмый татар халык- мэкале яки эт орэ Тора буре йори ..
0
0