16+

«Соңгы кыңгырау»ны күчергәннәр?

Быел Казан шәһәрендәге чыгарылыш сыйныфы укучыларының «Соңгы кыңгырау» бәйрәме «Казан» милли-мәдәни үзәгендә уздырылыр дип планлаштырылган иде. Тик 22 май көнне башкала мэриясенең рәсми порталында аны шәһәрнең Идел буе районындагы «Каенлык аланына» («Березовая роща») күчерү турында хәбәр пәйда булды.

«Соңгы кыңгырау»ны күчергәннәр?

Быел Казан шәһәрендәге чыгарылыш сыйныфы укучыларының «Соңгы кыңгырау» бәйрәме «Казан» милли-мәдәни үзәгендә уздырылыр дип планлаштырылган иде. Тик 22 май көнне башкала мэриясенең рәсми порталында аны шәһәрнең Идел буе районындагы «Каенлык аланына» («Березовая роща») күчерү турында хәбәр пәйда булды.

Хәзер күп кенә ата-аналарның башларына бер уй керде, баламны анда җибәрергәме икән?.. Чөнки урман урман инде ул, шәһәрдән шактый гына еракта, өстәвенә орып яңгыр яуса, озынборыннар да андый урыннарда мыж килеп тора, аякта биек үкчәле туфлилар... Ә иң мөһиме, маньякларга очрамаслармы, бу көнне «Каенлык аланында» аек кеше булырмы?
Башкала мэриясенең Җәмәгать һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Сергей Лобов: «Башка елларны «Казан» милли-мәдәни үзәге каршында уздырдык. Тик анда җыелган халык, тәртип саклаучылар да көне буе кыздырган кояш астында йөрделәр. Ә «Каенлык аланы» бу яктан бик уңай. Беренчедән, агачлар булгач, анда күләгә, икенчедән, ел саен Сабан туе шунда үтә, моңарчы беркемнең дә андагы шартларга зарланганы булмады», - дип белдерде.
Бүгенге көндә «Каенлык аланы»нда чистарту, дезинфекцияләү эшләре бара. Иминлек ягына килсәк, 25 май көнне МВД, МЧС, атлы полиция һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре анда кизү торачак. Бәлкем әле, «Соңгы кыңгырау» үтәчәк алан тимер рәшәткәләр белән әйләндереп тә алыныр. Балаларны махсус автобуслар белән алып киләчәкләр һәм кайтарып куячаклар. Тагын шунысы да бераз тынычландыра, анда спиртлы эчемлекләр алып барырга рөхсәт ителмәячәк. Шулай итеп, алты меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы 25 майда «Соңгы кыңгырау»ны «Каенлык аланы»нда үткәрәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading