16+

Талантлар кайда үсә?

Алар һәрберебезнең өендә - кадерле җан җимешләребез. Талантсыз балалар юк, аларны күрмәүче олы кешеләр генә була ала, дигән бит бер акыл иясе дә. Казанның 17 нче татар гимназиясенә барып, анда чип-чиста татарча сөйләшә белгән шәһәр балалары белән аралашып кайткач та шуңа инандым - балаңа нинди оеткы саласың, ул шуның тәэсирендә...

Алар һәрберебезнең өендә - кадерле җан җимешләребез. Талантсыз балалар юк, аларны күрмәүче олы кешеләр генә була ала, дигән бит бер акыл иясе дә. Казанның 17 нче татар гимназиясенә барып, анда чип-чиста татарча сөйләшә белгән шәһәр балалары белән аралашып кайткач та шуңа инандым - балаңа нинди оеткы саласың, ул шуның тәэсирендә...

Мине музей белән таныштырырга алып барган гимназия директоры Әлфия Әсгатовнага: «Миннән мәңге укытучы чыкмас иде», - дип шаяртып алган идем: «Юк, сез нәрсә - балалар белән эшләүдән дә рәхәте юк. Алар бит чип-чиста ак бит кебек, - дип каршы төште. Шулайдыр шул: музей белән таныштырган 9 нчы сыйныф укучысы Айгөлгә нинди генә сорау яудырып карамадым - бөтенесенең җавабын белә!
Республиканың Г.Ибраһимов исемендәге VI фәнни-гамәли конференциясе кысаларында бөтен республикадан җыелган балалар да мине бөтен яктан булганлыклары белән шаккатырды. Җәмгысы 236 эш арасыннан сайлап алынган 135 фәнни реферат сигез секция утырышында көч сынашты. «Г.Ибраһимов иҗатының халык язмышында тоткан урыны» дип аталган әлеге фәнни конференциядә укучыларның чыгышлары, портфолиолары белән таныштык. Иҗади секция эшендә катнашкан кеше буларак шуны әйтә алам: әлеге укучыларның һәм аларның укытучыларының тырышлыгына таң калырлык. Алия Әбрарова белән Рәзил Сәмигуллинның таланты-артистлыгына, Резеда Кадыйрованың фәнни эзләнүләренә, Энҗе Нурмиеваның иҗади куәсенә сокланып утырдым. Ә Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясеннән килгән 11 яшьлек Илсөяр Шәрәфиеваның таланты турында аерым мәкалә язарлык. 11 яшьлек әлеге талантның Пушкин әкиятләренә ясаган рәсемнәре теләсә нинди профессиональ рәссамга көндәшлек итәрлек!
Җиңүчеләрне билгеләгәндә шуңа басым ясадык та: һәр бала үзенчә талантлы, һәр баланың тырышлыгына күз тимәсен. Г.Ибраһимов исемен йөрткән әлеге гимназия директоры Әлфия Галиева да: «Монда килгән һәркем инде җиңүче», - дип билгеләп узды. Мин исә яшь талантларга сокланып һәм илһамланып кайттым - алар әле миңа күчтәнәчкә шигырьләрен дә җибәрергә вәгъдә итте. Вәгъдә - иман, дигәндәй, «ШК»ның алдагы саннарында аларын да күрергә насыйп булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading