16+

Татар телен өйрәнәбез дип, чират тормыйлар...

Бүгенге көндә Россиянең 24 төбәгендәге 1100гә якын мәктәптә (шуларның 400гә якыны Башкортстанда) татар теле предмет буларак укытыла.

Татар телен өйрәнәбез дип, чират тормыйлар...

Бүгенге көндә Россиянең 24 төбәгендәге 1100гә якын мәктәптә (шуларның 400гә якыны Башкортстанда) татар теле предмет буларак укытыла.

Моннан тыш, мәчет-мәхәлләләр, мәдәният оешмалары, татар берлекләре каршында татар телен өйрәтү курслары эшләп килә. Татар кайда гына яшәмәсен, туган телен саклап калырга һәм үстерергә омтыла. Татарстаннан читтә бу эш никадәр кыен булуын алар үзләре генә белә, билгеле. Әмма ничек кенә булмасын, тырыша, тырмаша. I Бөтенроссия “Туган тел” форумы татар телен һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсе белән уртаклашу, проблемаларны уртага салып сөйләшү мәйданы булды.

Форум Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә татар телен үстерүгә өлеш керткән 800гә якын кешене берләштерде. Чарада катнашучылар өчен киң күләмле эш һәм күңел ачу программасы каралган иде. “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә форумның пленар утырышы узды. Кунакларны сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев милләт баласын тәрбияләүдә бердәм булып эшләү генә үз нәтиҗәләрен бирәчәген ассызыклады.
- Бүгенге көн кадагында торган төп бурычыбыз – Милләт баласын тәрбияләү: татарлыкны саклап калу, телле-динле булып калу. Бу максатка ирешүдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының әһәмияте гаять зур. Без сезгә киңрәк карыйбыз, чөнки сез – милли хәрәкәт вәкилләре, халкыбызны әйдәп баручы көч булып торасыз. Татар теле укытучылары – милләт сакчылары булырдай татар халкы катламы. Милләт баласын тәрбияләү һәм Ана телен сеңдерү эше күпкырлы. Бердәм эшчәнлек алып барганда гына без татар гаиләсендә туган телне өйрәнүгә һәм милли тормышка кызыксыну уятачакбыз, – диде Васил Шәйхразыев.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый җыеннарның бик тә кирәк булуына басым ясады.
- Безнең телебез безгә бик кирәк. Кемгәдер кирәк дип уйлыйсы юк, үзебездән башларга кирәк. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп... Монда укытучының роле бик зур. Укытучысыз булмый. Сезнең белән аралашуның без менә шундый формасын таптык. Башланган эшләрне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр, – диде ул.

Кызганыч, бүген күп кенә ата-аналар туган телне өйрәнүне кирәксенми. Тормышта ул нинди файда бирә соң, дигән сораулар еш яңгырый. Татарстан мәгариф һәм фән минстры Илсур Һадиуллин сүзләренчә дә, яшь буын ата-аналар ата-бабаларыбыздан килгән амәнәтне үтәү кирәклеген аңлап бетерми. Шуңа күрә ул туган телне белүнең төп өстенлекләрен фәнни яссылыкта аңлатуны кулай дип атады. Югары икътисад мәктәбенең Тел һәм баш мие үзәге үткәргән фәнни тикшеренүләрдә шул ачыкланган: ике яки икедән артык телне белгән кешеләрнең баш миендәге нейрон бәйләнешләр тотрыклы һәм көчле була. Билингвалларда деменция һәм афазия кебек чирләр сирәк очрый. Табигый рәвештә бер телдән икенче телгә күчү фикерләү дәрәҗәсен яңа баскычка күтәрә. Ата-аналарны туган телне өйрәнүгә үгетләгәндә бу яхшы дәлил булуын җиткерде министр.
- Туган телебезнең меңьеллык тарихы бар. Ул борынгы һәм һәрьяклы үсеш алган телләрнең берсе. Һәм бу үсеш әле дә дәвам итә. Берләшкән милләтләр оешмасы карары буенча дөньядагы 40 төрки телләр арасында туган телебез аралашу теле итеп сайланган. ЮНЕСКО мәгълүматларына килгәндә, татар теле үзенең төзеклеге, формасы, эзлеклелеге буенча дөньяда – дүртенче, ә күпьяклы һәм киң танылганлыгы буенча 14 урынны алып тора, - дип, Илсур Һадиуллин бу фактларның татар теленең прогрессив үсеш теле булуы дәлиле икәнен әйтте.

Шул ук вакытта ул да татар телен өйрәтүдә гаилә-балалар бакчасы-мәктәп чылбырының бердәм эшчәнлеге генә тиешле нәтиҗәләр бирәчәген искәртте. 

Төбәкләрдә татар телен укыту ни хәлдә? 
Уфа фән һәм технология университеты Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров:
- 25 елдан артык эшләү барышында милли белгечләр әзерләү төрле дәверләр кичерде. Зур нәтиҗәләр белән эшләү дәверләре дә булды. Тик соңгы чорда гына да мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр безгә дә йогынты ясамый калмады. Милли телләр укытуы билгеле бер күләмдә азаюы, эш базарының тараюына китерде. Димәк, милли бүлекләрдә укырга теләүчеләр элеккеге еллардагы кебек түгел. Бу төркемнәрне җыю да кыенлык белән бара. Моның өчен укытучылардан зур тырышлык сорала. Төбәк укытучыларына фәнни-методик ярдәм күрсәтәбез, бәйгеләр оештырабыз, студентларны фәнни-иҗади яктан үстерәбез, имидж өчен төрле заманча чаралар оештырабыз, әмма абитуриентлар һаман да чиратта тормый. Безнең татар теле һәм әдәбияты бүлекләрен саклау, аларга татар студентлары җыю югары уку йорты укытучыларының шәхси эше булып кына калып килә. Кайвакыт милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар да, җирле җитәкчеләре дә бу мәсьәләдән читләшә.

Пермь краеның Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясе директоры Гөлнара Ибраһимова:
- Бездә татар теле 1нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр укытыла. Ике татар теле укытучысы эшли. Укучыларга бер дәрес татар теле, бер дәрес әдәбият керә. Дәрестән тыш чараларда да этномәдәни компонентка зур игътибар бирелә. Беренче сыйныфка быел 70кә якын бала җыйдык. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе югары түгел, ата-аналарның күбесе балалары белән рус телендә аралаша. Ләкин без укучылар белән дә, ата-аналар белән дә эшлибез. Гаиләдә татарча аралашу булмагач, телне сеңдерү кыенрак, билгеле. Әмма без тырышабыз.

Самара шәһәре “Яктылык” мәктәбенең башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучысы Рәхимә Хәйрова:
- Мәктәбебездә 600дән артык бала укый, барысы да татар телен, гореф-гадәтләребезне өйрәнү теләге белән килә. Татар теле атнага өч сәгать керә. Беренче сыйныфта ул дәрестән тыш форматта уздырыла. Икенче сыйныфтан дәрес буларак укытыла башлый. Безгә кирәкле барлык укыту әсбапларын Татарстан Мәгариф министрлыгы җибәреп тора, аларга бик тә рәхмәтлебез. Татар теленә кызыксыну уяту укытучыдан тора. Мин үзем татар телен бик яратам. Шуңа күрә укучыларым да татар телен бик теләп үзләштерә. Ата-аналар да минем белән татарча аралашырга тырыша, онытканнарын искә төшерә.

Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Туктарова:
- Мин балалар бакчасында татар теле түгәрәген җитәклим. Бездә татар телен өйрәтүгә кызыксыну ата-аналарга караганда, балаларда күбрәк дияр идем. Әти-әниләрнең күбесе улларын һәм кызларын инглиз, кытай телләренә өйрәтергә тели. Татар теле исә, алар фикеренчә, бик кирәк түгел. Ә менә балаларның татар телен өйрәнергә теләкләре бар. Аларга бу кызык. Мин татар телен, күпчелектә, Салаватик җырлары аша өйрәтәм. Шул рәвешле рус балалары да бик теләп телне үзләштерә. Казанга килгән саен балаларга төрледән-төрле китаплар җыеп кайтам. Әстерханда татар китапларын табу кыен. Нигездә, Сабантуй уздырган вакытта гына кулга эләгә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading