16+

«Татар телен укытырга бөтен шартлар да бар. Монда мескенләнеп утырырга кирәкми»

Укытучы кайбер халыкларның туган теле халәтен күреп «аһ» иткән.

«Татар телен укытырга бөтен шартлар да бар. Монда мескенләнеп утырырга кирәкми»

Укытучы кайбер халыкларның туган теле халәтен күреп «аһ» иткән.

Казан шәһәре Яңа Савин районының 13нче татар гимназиясе укытучысы Алинә Шәгәрәева «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2023» россиякүләм бәйгесендә иң көчле мөгаллимнәр бишлегенә керде.

Татар теле укытучыларының югары педагогик осталыгын ил күләмендә күрсәтә алган мөгаллимә белән үз һөнәренең роле, татар теленең урыны һәм конкурста алынган тәҗрибә турында сөйләштек.

– Алинә ханым, бүген сез зур тәҗрибәле, югары дәрәҗәләргә ирешкән мөгаллимә. Укытучылык юлыннан киткәнегезгә үкенгәнегез булмадымы?
– Тумышым белән Спас районы Урта Йорткүл авылыннан. 2007 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамладым. Аннары туган авылыма кайтып, биш елга якын инглиз теле, татар теле һәм әдәбияты укыттым. 2012 елда Казанга күченеп, 13нче гимназиягә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнаштым.
Укытучы булырга балачактан ук хыялландым димәс идем. Бик тырыш укучы булдым, мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Авыл мәктәбендә укысам да, анда миңа төпле белем һәм дөрес тәрбия бирделәр. Укытучылык юлыннан киткәнемә беркайчан да үкенгәнем булмады. Эшемне бик яратам, даими үсештә булырга тырышам. Яраткан эшең булу, үзеңнең кирәкле һәм файдалы булуыңны тою – бик зур бәхет!

– Россиякүләм дәрәҗәдә республиканы тәкъдим итү зур җаваплылык. Бу куркытмадымы?
– Мин бит бу көрәштә беръялгызым түгел идем. Конкурска әзерлектә зур команда катнашты. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, КФУның татар теле кафедрасы укытучылары, Казан башкарма комитеты хезмәткәрләре, Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районы методистлары, гимназиябез коллективы зур ярдәм күрсәтте. Презентацияләрне ясарга шушы эшнең остасы ярдәм итте, тегүчеләр милли йөзебезне күрсәтә торган киемнәр текте. Бу безгә республиканы югары дәрәҗәдә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирде. Иң алдынгылар рәтендә булуыбызны башка төбәкләрдән килгән вәкилләр күрде, таныды. Кайбер укытучылар бер ярдәмсез, үз хисабына, киемнәрне үз акчасына тектереп килгән. Ә бездә бу яктан бөтен мөмкинлекләр, бөтен шартлар тудырылды.

– Сынаулар катлаулы булдымы?
– Беренче көнне методик остаханә булды. Һәр укытучы үзенең тәҗрибәсен, эш алымнарын, белем бирүдәге “фишка”ларын күрсәтте. Икенче көнне һәр конкурсант Черкесск укучыларна үз туган теле дәресен үткәрде. Иң катлаулы һәм иң күп балл биргән сынау шушы иде. Баллар нәтиҗәсе буенча 15 укытучы икенче турга узды. Сыйныф сәгате үткәргәннән соң 5 финалист билгеләнде. Шушы 5 педагог, алар арасында мин дә, зур жюри каршында мастер-класс күрсәттек. Конкурс чыгышларының барысына да ныклап әзерләнгән идем. Бу этапка эләгерменме, үтәрменме, үтсәм берәр нәрсә карармын әле, дип килмәдем, дүртесе дә алдан уйланган иде. Сынауларның кайсыдыр авыр, кайсыдыр җиңел булды дип әйтә алмыйм. Һәрберсе алдыннан бераз дулкынлану булды. Әмма, Аллаһыга шөкер, барысы да яхшы узды, жюри чыгышларымны югары бәяләде.

– «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесе быел икенче тапкыр уздырылды. Мондый конкурслар нәрсә бирә?
– Туган телләрне үстерүдә бу бәйгенең әһәмияте зур. Чөнки дөньяда югалып бара торган телләр шактый. Аларга үз телен күрсәтү мөмкинлеге булу – үзе үк зур дәрәҗә. Бу бәйгенең статусы алга таба тагын да үсәр, катнашучылар саны артыр, сыйфаты да яхшырыр дип уйлыйм. 

– Башка туган телләр арасында татар теленең урынын ничек бәяләр идегез?
– Татар теле бик югары урында. Әлеге бәйгедә без моны күрсәтә алдык. Тәрбиячеләр арасында Татарстан данын яклаган Айсылу Лотфуллинаның беренчелек яулавы, үземнең иң көчле бишлеккә эләгүем шушы сорауга ачык җавап. Барысы да чагыштырганда күренә. Карачаево-Черкессиядә, әйтик, 5 дәүләт теле, шуның берничәсе югалу халәтендә. Абазин, ногай телләрен өйрәтергә аларның хәтта әлифбалары да юк. Аны принтердан кәгазьгә чыгарып, укучыларга өләшәләр. Ә бездә дәреслекләрне, укыту программаларын сайлап алырга мөмкин. Татар теле бетә, дип чаң сугучылар белән һич кенә дә килешмим. Бу ниндидер пессимистик караш. Әлеге бәйгегә барып кайткач, моңа кабат инандым. Татар телен укытырга бөтен шартлар да бар. Монда мескенләнеп утырырга кирәкми. Булган мөмкинлекләрдән файдаланып, шартларга яраклашып, эшләргә генә кирәк.

– Бүгенге балада татар теленә кызыксынуны ничек уятырга? Үзегез нинди алымнардан файдаланасыз?
– Укытучы балалар белән уртак тел табарга тиеш. Моның өчен бераз аларча фикерләү, аларча сөйләшү, аларны аңлау, ышанычын яулау мөһим. Кызганычка, бүгенге балада фикер тирәнлеге сайрак. Заман чире – интернет, социаль челтәрләр. Анда фикер тирәнлеге бирә торган контент бөтенләй диярлек юк. Шуңа күрә сөйләм байлыгы да җитеп бетми. Әмма үземнең иҗади эшчәнлегем, аларны иҗатка тартуым аша әлеге проблеманы хәл итәргә тырышам. Әдәби шигъри клуб җитәклим, балаларны шунда җәлеп итәм. Тырыша торгач, балаларда уңай якка үзгәрешләр сизелә. Дәресләрдә балалар өчен кызыклы мультимедия чараларын кертеп җибәрәм. Сорау бирү алымнарына басым ясыйм. Укучыларны дөрес, эчтәлекле, уйландыра торган сорау бирергә өйрәтәм, креатив фикерләргә өндим. Дөрес сорау бирү ашаукучы дөрес җавап табарга, дөрес фикер йөртергә дә өйрәнә.

– Мөгаллимнең абруен күтәрү юнәлешендә күп эшләр башкарыла кебек. Моңа карап укытучыларның абруе үсте дип саныйсызмы?
– Укытучының абруе... ул инде элеккечә булмас, мөгаен. Җәмгыять хәзер башка. Әйе, бу юнәлештә күп эшләр башкарыла да кебек. Быелның илебездә «Укытучылар һәм остазлар елы» дип игълан ителүгә бәйле, укытучы һөнәренә игътибар бермә-бер артты, дип әйтергә кирәк. Һөнәрнең статусын күтәрү, яшь белгечләрне җәлеп итү кебек мәсьәләләрнең көн кадагында булуы сөендерә. Ләкин бу мәсьәләдә проблемалар да җитәрлек әле.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading