16+

Татарстан акыллыбашлары «Беренче» каналны яулый

Булат Кариповның безгә телеэкраннардан елмаясы көннәре алда әле. (Фото: vk.com) Татарстан укучылары «Беренче» каналдагы «Умники и умницы» телевизион олимпиадасының чирек финалында катнашып, жюри әгъзаларын тарих, әдәбият һәм башка фәннәрдән белемнәре белән шаккатырган. Озакламый Татарстанның дүрт укучысын - Балтач мәктәбеннән Булат Кариповны, Казанның 37 нче гимназиясеннән Азат Әхтәмовны, 5 нче лицейдан...

Татарстан акыллыбашлары «Беренче» каналны яулый

Булат Кариповның безгә телеэкраннардан елмаясы көннәре алда әле. (Фото: vk.com) Татарстан укучылары «Беренче» каналдагы «Умники и умницы» телевизион олимпиадасының чирек финалында катнашып, жюри әгъзаларын тарих, әдәбият һәм башка фәннәрдән белемнәре белән шаккатырган. Озакламый Татарстанның дүрт укучысын - Балтач мәктәбеннән Булат Кариповны, Казанның 37 нче гимназиясеннән Азат Әхтәмовны, 5 нче лицейдан...

Булат Кариповның безгә телеэкраннардан елмаясы көннәре алда әле. (Фото: vk.com)

Татарстан укучылары «Беренче» каналдагы «Умники и умницы» телевизион олимпиадасының чирек финалында катнашып, жюри әгъзаларын тарих, әдәбият һәм башка фәннәрдән белемнәре белән шаккатырган.

Озакламый Татарстанның дүрт укучысын - Балтач мәктәбеннән Булат Кариповны, Казанның 37 нче гимназиясеннән Азат Әхтәмовны, 5 нче лицейдан Морат Бакиевны, Түбән Каманың 10 нчы мәктәбеннән Данил Максимовны телевизордан күрә алачакбыз.

Мәскәүдә илебезнең күпчелек почмакларыннан җыелган сәләтле укучыларны абруйлы шәхесләр «иләгән»: Мәскәү өлкәсе мәгариф министры Марина Захарова, Кабарда-Балкар Республикасы президенты Юрий Коков, композитор, продюсер, Россиянең халык артисты Дмитрий Маликов һ.б. «Умники и умницы» телеолимпиадасы Мәскәү дәүләт халыкара багланышлар институты профессоры Юрий Вяземский җитәкчелегендә үтә.

37 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Азат Әхтәмов сөйләвенчә, тапшыруга Татарстан укучыларын инде май аенда барлый башлаганнар. Башта Татарстан тарихы буенча тест эшләткәннәр. Югары нәтиҗә күрсәтүчеләр матур сөйләү конкурсында ике-өч минут эчендә билгеле бер темага үз фикерләрен җиткергән. Иң-иңнәре дип табылган укучыларны Казандагы мәктәпләрнең берсендә телевизордагы тапшыруның рәвешен туры китереп уйнатканнар. Үз уенында җиңелсә дә, сорауларга җавап биреп, күп орден җыйганы өчен, Юрий Вяземский Азатны Мәскәүгә чакырган.

Декабрь башында «Останкино»да «Умники и умницы»ның 12 чирек финал уенын өч көн буе төшергәннәр. Азат Чаллы һәм Смоленски кызларына каршы уйнап җиңү яулаган. Ярымфиналны февральдә төшерергә җыеналар, оештыручылар катнашучыларга уен темаларын гыйнвар ахырында җибәрәчәк.

- Тарих белән алтынчы сыйныфтан кызыксынам, - дип сөйләде Азат. - Дөнья тарихыннан бигрәк тә Урта гасыр ошый, чөнки күп кенә цивилизацияләр шул чордан үсеп чыккан. Ә татар тарихыннан Идел буе Болгары якын.

Телевизордан, гадәттә, шәһәр балалары балкый. Ә менә Балтач мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Булат Карипов тапшыруда катнашуы турында шулкадәр ялкынланып сөйләде. Ул ахырга кадәр «Беренче» каналның данлыклы уенында катнашуына ышанмаган. Иртәгә «Останкино»га барасы дигән көнне генә аңыша башлаган. Булат Иркутски белән Карачаево-Черкесия­дән килгән көндәшләренә каршы уйнап, борыннарына чирткән.

- Анда җыелган яшь­ләр шундый башлы, укымышлы, үзеңне бер китап та укымаган сыман хис итәсең. Телевизордан караганда тапшыру катлаулырак булып тоела. Ә үзем шунда барып катнашкач, ул кадәр авыр да, дулкынландыргыч та түгел икән, - диде Булат.

Туган ягына сөенче алып кайткан егетне барысы да диярлек котлап чыккан. Балтачтан «Умники и умницы» телевизион олимпиадасына әле берәүнең дә эләккәне булмаган. Булатның төп максаты - тапшыруда җиңеп, ­ МГИМОга укыр­га керү.

Сүз уңаеннан, чыгарылыш сыйныф укучылары декабрь башында язган йомгаклау сочинениесенең (яки инша) нәтиҗәләре билгеле булды. Бердәм дәүләт имтиханына иҗади эшне яхшы язган очракта гына керергә рөхсәт бирелә. Татарстанда, әдәби хисләргә бирелеп, 17 893 укучы сочинение, ә 406 укучы инша сайлаган.

Сочинение язган 163 укучы (0,91 %), ә инша сайлаган 6 кеше (1,48 %) «незачет» алган. Аларга 2015 елның 4 феврале белән 6 маенда начар билгеләрен төзәтергә мөмкинлек биреләчәк. Укучыларның иҗади эшләре 350 сүздән артмаска тиеш иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading