16+

Татарстан мәктәпләре Яңа елга яңалыклар белән керә

Яңа елдан күп кенә үзгәрешләр гамәлгә кертелә. Әмма, гадәттә, мәгариф системасында бу артык чагылыш тапмый иде.

Татарстан мәктәпләре Яңа елга яңалыклар белән керә

Яңа елдан күп кенә үзгәрешләр гамәлгә кертелә. Әмма, гадәттә, мәгариф системасында бу артык чагылыш тапмый иде.

Әлеге тармакта яңалыклар гыйнвардан түгел, ә сентябрьдән, ягъни яңа уку елы башыннан, кертелүгә күнегелгән. 2024 ел исә искәрмә буларак, бу юнәлешкә дә яңалыклар алып килде.

Татарстан мәктәпләре «Татарстан Республикасының электрон мәгарифе» системасының яңартылган вариантына күчә. Модернизация «Мәскәү электрон мәктәбе» сервисларын кушу хисабына башкарыла. Үзгәреш кичергән система укытучыларның эшен гадиләштерер дип көтелә. Мөгаллимнәрнең көндәлек бурычлары һәм исәпләүләре автоматлаштырылачак, кәгазь документ әйләнешеннән берникадәр качарга мөмкинлек туачак. Әйтик, элек хисапларны, аналитиканы укытучы, методист, уку-укыту эше буенча урынбасар кулдан башкарырга тиеш иде. Ә моның өчен зур мәгълүмат туплау таләп ителә. Ә бу күп вакытны сарыф итә, хаталар да китәргә мөмкин. Хәзер система барысын да автомат рәвештә эшләячәк.

Укытучылар дәресләрне автомат рәвештә планлаштыра алачак, федераль дәүләт белем бирү стандарты буенча әзер дәрес сценарийлары, барлык федераль программалар, җентекле аналитика һәм укучыларның уңышлары буенча хисаплар – барысы да күз каршында булачак. Моннан тыш, бердәм цифрлы профиль һәм укучылар реестры булдырылачак.

- Педагогик хезмәткәрләрнең, укучыларның һәм ата-аналарның проблемаларын, ихтыяҗларын анализлаганнан соң, без 2009 елда эшли башлаган «Татарстан Республикасының электрон мәгарифе» системасы җитди модернизациягә мохтаҗ икәнен аңладык. Технологик база искергән, интерфейс уңайсыз, система эшендә тотрыксызлык күзәтелә, укытучылар хисапларның дөрес формалашмавына зар белдерә иде. Моннан тыш, 2022 елда «Минем мәктәп» мәгълүмати сервисы белән гомуми һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендәге төбәк мәгълүмати системаларының үзара хезмәттәшлегенә бердәм федераль таләпләр расланды. Элеккеге система аларга туры килми иде, - дип аңлата Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Республикада «Минем мәктәп» федераль дәүләт мәгълүмати системасын гамәлгә кертү тәҗрибә рәвешендә 2023 елның язында башланган иде. Тәҗрибә уңышлы дип табылып, узган елның августында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин республика мәктәпләрендә «Мәскәү электрон мәктәбе» сервисларын кертү турындагы килешүгә кул куйдылар. Шул рәвешле “Республика электрон мәгарифе” үз эченә Мәскәүнең электрон көндәлекләр һәм журналлар сервисын да алды.

Яңартылган сервиска өй эшләрен автомат рәвештә тикшерү функциясе өстәлгән. Хәзер укытучы урынына бу эшне ясалма интеллект башкара алачак. Компьютер программалары биремнәрне автомат рәвештә тикшерү функциясе дә өстәлгән. Укучылар нинди хата ясаганын шунда ук күрә ала, аларга кагыйдәләр дә аңлатылачак. Шулай ук биремнең дөрес үтәлеше күрсәтелә. 

Укучылар, укытучылар һәм мәктәп администрациясе электрон журналга уңайлы мобиль кушымта аша керә алачак. Ата-аналарның системада шәхси кабинеты ясала, аның ярдәмендә алар цифрлы өй эшләрен контрольдә тотарга мөмкин. Яңартылган платформада, гадәттәгечә, расписание, билгеләр, өй эше турында мәгълүмат тупланачак.

https://ms-edu.tatar.ru/tatar/ сайтыннан скриншот

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading