16+

Тел – ул туктаусыз агып торган елга....

Тик кайвакыт төрле сәбәпләр аркасында елгалар да кибә, саега, яки бөтенләй юкка чыга. Үткән ел туган телләр елы булды. Әмма тел елгасының шулап-гөрләп агуына бер еллык чаралар белән генә ирешеп булмый. 

Тик кайвакыт төрле сәбәпләр аркасында елгалар да кибә, саега, яки бөтенләй юкка чыга. Үткән ел туган телләр елы булды. Әмма тел елгасының шулап-гөрләп агуына бер еллык чаралар белән генә ирешеп булмый. 

Моның өчен туган телгә, халкыңа, аның гореф-гадәтләренә мәхәббәтне ана карынында ук тәрбияләү балалар бакчасында, гаиләдә, мәктәптә дәвам итү кирәк. 
Кызганыч, хәзер сабыйны бишеккә дә салмыйлар. Ә бишек җырларында халкыбызның ерак гасырлардан килгән хәтере саклана. Ананың баласының якты киләчәгенә өмете тасвирлана. Бишек җырлары тыңламаган сабый туган теленең моңын байлыгын, гаҗәп матурлыгын тоя. 
Юкка гына Карадуган “Ак каен” балалар бакчасының “Балачак иле” музеенда бишекләргә аерым экспозиция ясамаганнар. Аларның төрлелеген, үзенчәлекле матурлыгын күрсәң!
Бишек җыры – баланы бертөрле тигез тирбәтеп тынычландыра, юата. Бакчада нәниләр төркеме бишек җырлары тыңлап йокыга тала икән! 
Үсә төшкәч музыка билгече Илһамия апалары аларга бишек җырлары өйрәтә. Кызлар җырлый-җырлый курчаклар йоклата. Соңрак башка милләтләрнең дә бишек җырларын өйрәнәләр. Чөнки бакча коллективы нәниләргә күпъяклы тәрбия бирүдәге ирешкән уңышлары өчен 2015 нче елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы исеменә лаек булып, миллион сумлык грант откан!
Аңарчы, 1998 нче елда Мәртәбәле олы бүләк - Каюм Насыйри премиясе лауреаты исемен алган районда бердәнбер балалар бакчасы. Чөнки бакчаның ачылган көненнән (1980 нче ел) бүгенгәчә аның һәр эшчәнлегенең нигезендә миллилек, милли традиция, гореф-гадәтләргә тугрылык, татар теленә хөрмәт һәм мәхәббәт салынган. Хәтта тәрбиячеләрнең һәм сабыйларның көндәлек киемнәре дә милли күлмәк – кәзәкиләр, түбәтәй-калфаклар.
Татарстан Республикасы Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасы тарафыннан республикакүләм үткәрелгән “Шәҗәрә-безнең тамырлар”, “Бәби туе”, “Бишек туе”, дөньяның барлык якларыннан ханым-туташлар килгән иде. “Ак калфакның энҗеләрен бөртекләп җыяр чаклар”- дип исемләнгән чараларны үткәргән өчен Татар конгрессы һәм Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булганнар.
Бакча хезмәткәрләренең төп максаты – баланы ана телендә образлы, матур сөйләмгә, милләтне, аның гореф-гадәтләрен ихтирам итәргә өйрәтү. Нәтиҗәсе – бакча 2016-2017 нче елдан белем һәм тәрбия бирү, татар телен өйрәтү буенча республикакүләм эксперименталь мәйданчык итеп билгеләнгән. 
Тәрбиячеләр Каюм Насыйри “Китап-әт тәрбия” китабы нигезендә сабыйлар өчен әдәп-әхлак дәресләре программасын, план-конспектларын туплап “Үткәннәргә борылып карый-карый киләчәккә барам”- исемле методик ярдәмлек бастырып, районның барлык бакчаларына таратканнар. Күренекле галимнең табышмак, мәкаль-әйтемнәрен чаралар үткәргәндә еш кулланып, балаларга да өйрәтәләр икән. 
Тәрбиячеләр һәр чарада әти-әниләр катнашуын хуплыйлар. Халык бәйрәмнәрен, йола, гореф-гадәтләрен өйрәнеп әти-әниләр белән бергәләп үткәрелгән уен-кичәләрне сабыйлар аеруча ярата.
“Ак каен”да башка сабыйлар сараенда булмаган нинди үзгәлекләр бар?- дисезме.
Иң элек – баскычлардан күтәрелгәндә үк зифа каен итеп эшләнгән бакчаның 42 ел яшәү тарихын чагылдырган зур шәҗәрә! Аны төзү идеясе бакчаның беренче ташларын салганнан (көне-төне йөреп салдырган) һәм 33 ел мөдир булган Зөлфирә Камалова идеясе. Зөлфирә ханым 2014 нче елдан “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе дә әле. Күрәсең авырлык һәм җаваплылыктан курыкмыйча һәр эшне башлап йөрү аның канында!
Еллар үткән саен “Ак каен”ның яфраклары ишәя, яңа исемнәр өстәлә. Бүген бакчаны киң эрудицияле, эзләнүчән, тәвәккәл, милли телне үстерүгә саллы өлеш кертүче, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен укыту-методик әсбаплар авторы Бәдретдинова Зөһрә Фәрит кызы җитәкли. Зөһрә – нәсел һөнәренең дәвамчысы. Яшь ханымның үз тәрбия алымнары, хыял-максатлары. Әзер эздән җай гына теркелдәүче арба түгел ул!
“Балачак иле” музеен булдыру да нәкъ менә аның идеясе! Я, кайсы балалар бакчасында бар андый музей?! Сабыйлар гына түгел, әти-әни, әби-бабай, килгән кунаклар да үзгәреп –сафланып, энҗе бөртекләрдәй күз яшьләрен җемелдәтеп чыга аннан. Музейны экспонатлар белән баетуга бөтен тирә-як авыл кешеләренең өлеше кергән! Музей милли тәрбия бирүнең үзгә бер үзәге. 
Менә авыл өе. Чыбылдыклы сәке өстендә бала бишеге. Идәндә сабыйны утыртып ашарга өйрәткән бик борынгы агач куыш. Тәпи йөрергә өйрәтә торганын әйт тагын! Бала егылып имгәнмәслек нык итеп, аумаслык итеп ясалган. Төрледән төрле курчаклар-чүпрәге, каурые, таш курчаклар. (Элек бизәнеп, төзәнеп эшләми йөрүчене – таш курчак дип йөрткәннәр). Минем дә бар иде андый курчак - башы гипс булгандыр инде, гәүдәсе чүпрәк иде. Төрле милләт киемнәре кигән курчакларның эшләнү рәвеше дә төрле. 
Алга китеп әйтим әле, бүген бакчада балалар кулында татарча сөйләшүче курчаклар да бар. Нәниләрнең бакчага түбәтәй-калфактан йөрүен язган идем инде. Музейда аларның төрледән төрлесен күреп була. Ә иң кадерлесе – Зөһрәләр нәселенең ядкаре. Аны Маһикамал әбиләре 1860 нчы елда кызчыгы Хәсбикамалга дип өмет-ышанычларын, изге теләкләрен энҗеләргә төреп чиккән, Хәсбикамал кызы Шәрифелкамалга, ул Зөлфирә кызына, Зөлфирә Зөһрә кызына кидерә. Зөһрәнең чәчәк кебек ике кызчыгы да кияр әле ул калфакны. Чөнки “Ак каен”да милләтнең йөзек кашы булырлык киләчәге үсеп килә. 
Коллектив татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерү, нәниләргә милли тәрбия бирүгә куйган хезмәтләре өчен 2020 нчы елда татар Конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатына лаек булды. Мәртәбәле бүләкләре күп аларның. 2021 нче елда РТ Фән һәм Мәгариф Министрлыгы тарафыннан “Телләрнең күп төрлелеген саклау-гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы” темасындагы август киңәшмәсен уздыруда керткән хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр. Югары категорияле тәрбиячеләр “Полингвальное и поликультурное образование: практика и перспективы” дип исемләнгән Халыкара фәнни-практик конференциядә чыгыш ясаганнар. Районда уздырылучы “Балтач малае – Балтач кызчыгы” бәйгесендә катнашып ике ел рәттән Гран – при бүләгенә лаек булганнар: 2021 ел – Гарифуллина Сәфинә Фәнил кызы, 2022 ел – Гәләлетдинова Язилә Рамиль кызы; 2021 ел - Зәйнуллин Ислам Рүзил улы – 1 урын, 2022 ел - Нәбиев Ильмир Ильнур улы – лауреат. 2021 елда республикакүләм үткәрелгән “Тел ачкычлары” бәйгесендә катнашып Хисамова Дилә Ирек кызы 2 дәрәҗә дипломга лаек булган. 
Бакчага Республикабыз, Мәгариф министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан зур материаль ярдәм күрсәтелгән. Тәрбиячеләр бу байлыкка чиксез куануларын белдерде, Республика Президенты Р.Н.Миннехановка, Мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллинга, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары М.Г.Әхмәтовка, Балтач районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе Р.К.Мөхәрләмовка зур рәхмәтле.
Тел – рухи дөнья көзгесе. Әлбәттә, бала иң тәүге тәрбияне гаиләдә ала. Туган телнең гүзәллеген, аны белүнең әһәмиятен сабый күңеленә сеңдерү –ата-ананың төп бурычы. Кызганыч, барлык ата-ана моны аңламый. “Балам русча гына сөйләшә”, дип куана да әле. Ә ул – планшет-телефоннарның тискәре йогынтысы. Бу очракта образлы сөйләм, грамоталы язу күнекмәләре юк дәрәҗәсендә.
Шуңа тәрбиячеләр балага рухи-әхлакый, милли тәрбия бирү юлларын әти-әни белән бергәләп эзли. “Тәрбия баскычларын” бергә үтәләр. Әти-әни бакчада кунак кына түгел- ярдәмче, терәк тә. Шкафларга, кием, уенчык көрәкләргә тамга салу өчен үзләренең нәсел тамгаларын эзләп хәтта архивларга мөрәҗәгать иткәннәр, шактый кызыклы тарихи ачышлар ясаганнар. Әти-әниләр конференцияләрендә “Тәрбия баскычлары” видеоязмаларыннан теләп файдаланалар, табиблар, психологлар, логопедлар сөйләшүләргә еш чакырыла. Өйдә әти-әни балалар бергәләп уйный торган уеннар өйрәнәләр, хезмәт күнекмәләре бирү алымнарын ачыклыйлар. Баланың даими башкара торган эшләре булу зарур. Ул балада җаваплылык хисе тәрбияли. Коллектив белә: бакча тормышына әти-әнине тарту –милли тәрбия бирү, ана мәхәббәт уяту буенча эшне тагын да нәтиҗәле итә. 
Әйтергә теләгәнем тагын шул. Биредә татар телен камил белгән, тирән белемле, югары әхлакка ия, әти-әни, авыл халкының ихтирамын казанган коллектив тупланган. Үзләре әйткәнчә – өлкәннәр тәҗрибәсен яшьләр энтузиазмы белән берләштереп эшлиләр. Чөнки “Остазсыз шәкертнең остазы шайтан булыр”, ди. Иншаллаһ “Ак каен” ның ак күңелле балалары киләчәктә милләтебезнең каймагы булырлар.

Әминә Мөхәммәтҗанова, ветеран укытучы.
Балтач районы. Шубан авылы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading