16+

Әти-әниләргә дезинфекция чараларын алу өчен акча җыяргамы? Мәгариф министрлыгы нәрсә ди?

Яңа уку елы башлану белән, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында дезинфекция чаралары алу өчен әти-әниләрдән законсыз акча җыюлары турында мөрәҗәгатьләр арткан. 

Исегезгә төшерәбез: гигиена һәм саклану чаралары алу өчен акча җыю дөрес түгел, диләр министрлыкта. 
Әгәр дә әти-әниләр мондый хәл белән очраша икән, мәгариф идарәсенең муниципаль органына яки министрлыкның мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек һәм контроль департаментына мөрәҗәгать итә ала. Әлеге мәсьәлә аерым контрольдә тотыла, һәр очрак буенча тикшерү үткәрелә, дип яза ведомство матбугат үзәге. 
Мәгариф министрлыгында законсыз акча җыю буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен кайнар линия телефоны бар: (843) 237-74-94 (эш көннәрендә 09:00 дән 19:00га кадәр).

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading