16+

Тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яшәүче галимә

Күренекле тел галиме, Казан университеты профессоры, филология фәннәре докторы, педагог, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Казан федераль университеты сәхифәләрендә аның үз эзе, алыштыргысыз урыны һәм абруйлы дәрәҗәсе бар.

Тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яшәүче галимә

Күренекле тел галиме, Казан университеты профессоры, филология фәннәре докторы, педагог, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Казан федераль университеты сәхифәләрендә аның үз эзе, алыштыргысыз урыны һәм абруйлы дәрәҗәсе бар.

Данлыклы Чүпрәле якларында туып үскән һәм туган авылы Иске Шәйморза мәктәбендә урта белем алган Әлфия Шәүкәт кызы үзенең иҗади хезмәт юлын, акыл-зиһен эшчәнлеген Казан университеты белән бәйли. Әлеге югары уку йортын уңышлы тәмамлаганнан соң, ул шунда ук татар теле кафедрасында ассистент булып эшли башлый, күренекле галимә профессор Флера Садрый кызы Сафиуллина җитәкчелегендә аспирантурада укый; XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башында дөнья күргән татар үзөйрәткечләре һәм сөйләүлекләр белән кызыксынып китеп, диссертация яза һәм филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ия була. Вакытның кадерен белеп эшләргә күнеккән галимә озак та үтми, XIX гасыр  татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләрен тирәнтен өйрәнеп, докторлык диссертациясе яклый.

Филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Юсупова, инде менә дүрт дистәгә якын гомерен фәнни-педагогик эшчәнлек белән бәйләп, Казан федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасында фидакярларча гыйльми эш алып бара. Күп санлы җитди хезмәтләре – иҗат муллыгының ышанычлы шаһитлары. Аның югары фәнни тикшеренүләре төрки дөньяда да зур бәя ала, чит ил басмаларында дөнья күрә, күп кенә махсус хезмәтләре коллектив монографияләрдә басыла.

Профессор Әлфия Юсупованың фәнни әзерлеге төрле елларда Россия федераль тикшеренүләр фонды грантлары һәм проектлары белән җитәкчелек итәргә ярдәм итә. Үз-үзенә таләпчән галимәнең кызыксыну-эзләнү, тикшеренү офыклары киң. 2009-2013 елларда берничә тел белгече белән Кытайның Өремче, Голҗа шәһәрләренә фәнни экспедицияләр оештыра. Бу эшнең нәтиҗәсе буларак, “Кытайда яшәүче татарлар” дигән коллектив монографик хезмәт тә дөнья күрә.
Татар лексикографиясе, тюркология, татар диаспоралары теле, татар телен өйрәтүгә багышланган күп санлы хезмәтләр, китаплар авторы Ә.Ш. Юсупова югары белем бирүне камилләштерүгә, татар теле укытучылары һәм фәнни алмаш әзерләүгә дә даими игътибар бирә. Кирәк вакытта төпле сүзен әйтә алучы, күбрәк җылы мөнәсәбәте, кирәкле киңәшләре һәм гамәлләре белән ярдәм итүче галимә янында фәнни юнәлешен дәвам итүче тырыш шәкертләре бихисап. Гыйлем дөньясына тәүге адымнарын ясаган яшьләр өчен остазының, укытучысының нәкъ шушы сыйфатларга ия булуы мөһим.

Әлфия Шәүкәтовнаны чит илләрнең югары уку йортларына да лекцияләр укырга еш чакыралар; төрки тел белеме тарихы, Казан тюркология мәктәбе, татар теле хакындагы лекцияләрен яратып тыңлыйлар. Болар барысы да аның абруен, фәнни дәрәҗәсен, гыйльми дөньядагы ихтирамын тагын да арттыра.

Профессор Әлфия Юсупова яңадан-яңа фәнни проектлар белән янып яши һәм үзенең белемен камилләштерүдә дә өзлексез эш алып бара. Шул максаттан ул Төркиянең Билкент шәһәре университетында стажировкада булып кайта, Казахстанның Л.Н. Гумилёв исемендәге Евразия милли университеты һәм Россия университетлары оештырган төрле махсус программаларда катнаша, халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясый, чит ил университетлары галимнәре белән элемтәләр урнаштыра һәм хезмәттәшлек итә.

Тынгысыз галимәнең фәнни-методик эшчәнлеге иҗтимагый-оештыру эшләре белән дә бик тыгыз үрелеп бара. Ул "Turk Dunyasi" (Төркия, Әнкара), " Turkic Studies Journal" (Казахстан, Нур-Солтан), "Turkologiya" (Азәрбайҗан, Баку) һәм башка фәнни журналлар редакциясе әгъзасы, Россия фәннәр академиясе эксперты, Төркиянең тел җәмгыяте (Turk Dil Kurumu) әгъзасы.

Болардан тыш профессор Әлфия Юсупова Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында оешкан Каюм Насыйри институты директоры вазифаларын да башкара. Җитәкченең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә Россиянең төрле шәһәрләрендә, шулай ук Кыргызстан белән Казахстанда әлеге Институтның үзәкләре уңышлы эшләп килә. Алар татар телен саклап калу һәм киләсе буыннарга җиткерү, аны укыту һәм таратуга үз өлешләрен кертәләр.

Дөньякүләм танылган галим булып та, кешелекле, кечелекле булып кала алган Әлфия Шәүкәт кызы үзен һәрдаим яраткан, хөрмәт иткән, игътибар һәм ихтирамга төргән якыннары, хезмәттәшләре, шәкертләре арасында, горурланып эшкә озатучы, кайтканын борчылып көтеп торучы әнисе Нәҗибә апаның үгет-нәсыйхәтләре, төпле киңәшләре белән яши ул.

Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова ‒ якты, сәләтле һәм көчле шәхес, зур эрудиция, киң күзаллаулы, югары мәдәниятле кеше, үз эшен яратып, аннан тәм табып яшәүче галимә. Холкы-табигате, дөньяга карашы буенча кызыксынучан шәхес башкача була да алмый, шуның белән ул күпләргә маяк.

Гөлназ Мөгътәсимова һәм Фирүзә Сибгаева,  
гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы укытучылары

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading