16+

Тугызларга нәрсә булган?

Бу уку елында инде ничә укытучының: «Быел 9 нчы сыйныфлар белән эшләве авыр», - дигәнен ишетергә туры килде. Нәрсәсе авыр, дип сорасаң, аңлата алмыйлар. «Бөтен җирдә шул хәл бит ул, бездә генә түгел. Хәзер 9да укучыларның туган елы шундый булган, күрәсең», - дип, җилкә сикертәләр.

Тугызларга нәрсә булган?

Бу уку елында инде ничә укытучының: «Быел 9 нчы сыйныфлар белән эшләве авыр», - дигәнен ишетергә туры килде. Нәрсәсе авыр, дип сорасаң, аңлата алмыйлар. «Бөтен җирдә шул хәл бит ул, бездә генә түгел. Хәзер 9да укучыларның туган елы шундый булган, күрәсең», - дип, җилкә сикертәләр.

Бөтен җирдә үк булмаса да, быелгы 9лар башка еллардагы яшьтәшләреннән аерылып тора, дигән фикерне куәтләүчеләр шактый. «Авырлык, чыннан да, сизелә. Бәлки, имтиханга таләпләрнең елдан-ел артуы белән дә бәйледер бу. Быел безнең мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы унау. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА) әзерлек сентябрь аенда ук башланган иде инде. Укучылар дәресләрдән соң консультацияләргә йөриләр. Математика белән рус теленнән генә түгел, үзләре сайлап ала торган фәннәрдән дә консультацияләр уздырыла. Быел безнең тугызынчылар җәмгыять белеме белән биологиягә өстенлек бирде», - дип сөйләде безгә Апас районының Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлгенә Шәфигуллина.
Әлмәтнең 24 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадрия Рәхимованың гомуми эш стажы - 29 ел. Шуңа күрә аның чагыштырып карау мөмкинлеге бар. Аларның мәктәбендә дә 9 нчы сыйныф укучыларына «нәрсәдер булган» икән. «Аллаһка шөкер, быел мин 9ларда укытмыйм. Башка укытучылар бик зарланалар инде», - ди Кадрия Вәгыйзь кызы, көлеп. Укытучының фикеренчә, хәзер «миңа бернәрсә дә кирәкми» дип йөрүче балалар күп. «Сыйныфта төрлесе бар инде. Бала бөтен нәрсәне белгән гений булырга мөмкин, ну ата ялкау инде. Шундый актив, җитез укучылар бар, тик алар укырга теләми. Аларга Интернет кына булсын. Ата-анадан да күп нәрсә тора. Менә хәзер мәктәптә сынау рәвешендә йомгаклау имтиханнарын биреп карыйлар. Аңын югалтып егылучы, имтиханнан куркып торучы балалар бар. Әй, ничә баллга бирсәм дә җитә, мине әти барыбер укырга кертә, дип йөрүчеләре дә юк түгел. Аннан соң, хәзер укытучыга укучылар белән эшләргә вакыт та калмый бит. Ә бала үзе белән эшләгәнне ярата», - дип сөйләде Кадрия Рәхимова.
Балаларның елдан-ел ялкаулана барулары яңалык түгел. Киләсе елга, узган елгылары әүлия булган икән әле, дип, быелгы тугызларны искә алып йөрсәләр дә аптырарлык булмас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading