16+

“Барлык ата-аналарга да уку чоры башланганчы нейропсихологка барырга киңәш итәм”

Уку чоры якынлаша. Беренче тапкыр мәктәпкә бару укучыга гына түгел, әти-әниләр өчен дә зур стресс.

“Барлык ата-аналарга да уку чоры башланганчы нейропсихологка барырга киңәш итәм”

Уку чоры якынлаша. Беренче тапкыр мәктәпкә бару укучыга гына түгел, әти-әниләр өчен дә зур стресс.

Сәламәтлеккә зыян китермичә генә ничек белем тупларга? Бу хакта педагог һәм практик-психолог Галия Гыймадиева белән сөйләштек.

— Бала мәктәпкә барырга психологик яктан әзер булырга тиеш, диләр. Моның өчен әти-әниләр ниләр эшли алалар?
—  Ата-ана баласын мәктәпкә туганнан алып әзерли башлый, ягъни тормышта алынган барлык тәҗрибә, өйрәнүләр әлеге уку йортында укучы тарафыннан кулланыла. Баланың психологик әзерлеге яшькә бәйле түгел. Әйе, бездә уртача җиде яшьтә беренче сыйныфка бару гадәткә кергән, әмма малайлар һәм кызлар ул яшьтә әле әзер булмаска да мөмкин. Хәрефләр тану, саный белү турында гына сүз бармый. Бала киенә, үзен кайгырта, яңа кешеләр белән таныша, аралаша, туган низагларны чишә белергә тиеш. Әле кырык биш минут буе утыра алу да кирәк. Барлык ата-аналарга да уку чоры башланганчы нейропсихологка барырга киңәш итәм. Ул диагностика үткәрәчәк һәм рекомендацияләрен бирәчәк.
Беренче сыйныфка бару – тормышның катлаулы этабы. Бөтен гаилә үзгәрешләр кичерә, баланың да, ата-ананың да статусы алышына. Яңа көн тәртибенә ияләшергә кирәк. Иң мөһиме – кыенлыкларны күмәкләшеп хәл итү мәслихәт.

— Беренче сыйныф укучылары психологик яктан нинди авырлыклар һәм каршылыклар белән очрашырга мөмкин?
Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр бик күп проблемаларга һәм стресска юлыга. Аларның барысын да алдан күзаллау мөмкин түгел. Әмма кайбер нәрсәләргә әзерләнеп куя алабыз. Балага мәктәп турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә кирәк: ниләр булачак, нинди таләпләр куелган... Хәтта улыгыз яки кызыгыз белән укытучы һәм укучы булып уйный аласыз. Ләкин анда күңелле һәм шәп булачак дигән ялган вәгъдәләр бирмәгез. Әйе, кызыклы мизгелләре дә булмый калмас, тик уку ул – укучының физик тәненә дә, эмоциональ халәтенә өчен дә зур йөкләнеш.
Уку елы башланганчы, бала белән мәктәпкә барып килергә, аның территориясе белән танышырга кирәк. Ашханәне, бәдрәфне күрсәтегез һәм, һичшиксез, укытучыны күреп, аның белән танышыгыз, аралашыгыз. Болар барысы да мәктәп белән бала арасында күпер урнаштыру өчен кирәк.

— Әти-әниләр өчен дә яңа этап башлана дидегез. Алар бу чорда үзләрен ничек тотарга тиешләр?
—  Әлбәттә, ата-аналар да бик борчыла, шөбһәләнә (бу нормаль күренеш). Әмма әлеге хисләр контрольдән чыгарга, балага йогарга, аны куркытырга тиеш түгел. Укучыга болай да авыр һәм аңа таянырлык әти-әни булу бик мөһим. Әгәр терәге юк икән, балага өстәмә авырлык төшәчәк. Бары тик яхшы мөнәсәбәтләр һәм өйдә тынычлык булганда гына ул яхшы укый алачак.

— Уку чоры барышында бала “бүтән мәктәпкә бармыйм”, “миңа анда күңелсез”, “укыйсым килми” дип карышырга мөмкин. Мондый очракта әти-әниләр нишли ала?
— Иң башта, сәбәбен эзләргә кирәк. Бәлки берәр фән авыр биреләдер, бәлки укытучы белән бала арасында киеренке халәт бардыр, бәлки сыйныфташлары белән уртак тел таба алмагандыр, һәм аны кыерсытулары да ихтимал. Сыйныф җитәкчесе белән күрешеп сөйләшергә, уртак фикергә килергә тырышыгыз. Мәктәпкә карата сугыш игълан итәргә кирәкми. Бер тарафта эш алып барганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Дөрес, кайвакыт сыйныфны һәм хәтта мәктәпне дә алыштыру кирәк була. Әйткәнемчә, әүвәл сәбәбен табыгыз, аннары гына хәл итү юлларын эзләгез. Гаиләдә тынычлык булмаса да, балада уку теләге бетәргә мөмкин. Әрләргә ярамый. Болай эшләсәгез, ул куркуыннан сез кушканны үтиячәк, ләкин проблема катлауланачак кына.

— Начар укучы балаларның әти-әниләренә нинди киңәшләр бирә аласыз?
— Әгәр балага уку авыр бирелә икән, димәк, ниндидер сәбәбе бар. Бу физиология белән бәйле булырга мөмкин. Мәсәлән, мускуллар, нерв күзәнәкләре кысылу, сөякләрнең авыртуы аркасында да мондый проблема туа ала. Шуңа күрә дә мин нейропсихологка барырга киңәш итәм. Ул мондый моментларны күреп алырга сәләтле. Психологик сәбәпләр аркасында да уку аксарга мөмкин.

— Ата-ана дәрес хәзерләргә булышырга тиешме?
— Бу нормаль күренеш. Сүз башлангыч сыйныф һәм, алай гына түгел, беренче класс турында барса, аеруча булышырга кирәк. Балаларның әле яңа гадәтләре, осталыклары булмый. Укытучы утыз укучыга аерым-аерым аңлатып, өйрәтеп өлгерә алмый. Әкренләп җаваплылыкны балагызга күчерегез, ләкин монда төп сүз – әкренләп. Ата-ана һәрвакыт таяныч булырга тиеш.

Дания Нәгыйм

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading