16+

Уку елы башланды. Азагы хәерле булсын!

Быел мәктәпкә бару бер табышмакка әйләнде. Барырбызмы, бармабызмы? Барсак, нәрсә булыр? Пандемиядән соң никадәр кәефле булып күренергә тырышсак та, күңел тыныч түгел. Балаларны мәктәпкә курка-курка илтәбез, курка-курка барып алабыз.

Уку елы башланды. Азагы хәерле булсын!

Быел мәктәпкә бару бер табышмакка әйләнде. Барырбызмы, бармабызмы? Барсак, нәрсә булыр? Пандемиядән соң никадәр кәефле булып күренергә тырышсак та, күңел тыныч түгел. Балаларны мәктәпкә курка-курка илтәбез, курка-курка барып алабыз.

Карантинлы мәктәп
Бала өчен куркудан бигрәк, алдагы көнгә ышаныч юклык тынычсызлык тудыра бугай. Әнә, Башкортстанда коронавирус табылу сәбәпле өч райондагы берешәр мәктәпне ябарга мәҗбүр булганнар. Андый хәлләр бездә булмас дип кем әйтә ала?

Уку елы башланыр алдыннан мәктәпләргә төгәл санитар таләпләр үтәү таләп ителде. Әти-әниләрне мәктәп бинасына кертмәү, керү-чыгу юлларын билгеләү, дәресләрнең вакытын үзгәртү, кыңгыраулар чыңлатмау, антисептик куллану, тән температурасын үлчәү – болары без көндәлек очрашкан хәлләр генә. Моннан тыш мәктәпнең үзендә никадәр таләпне үтәргә кирәк. Шушы шартларда уку һәм укыту да җиңелләрдән түгелдер. Әти-әниләргә дә эш артты. Балаларга антисептиклар алырга, чисталык таләпләрен көн саен аңлатырга кирәк.

Без ваемсызрак, саксызрак яшәргә күнеккән. Адәм баласы әйләнә-тирәлеккә бәйле, шуның белән бергә яшәргә тиеш. Шуңа да артык чисталыкны да сәламәтлек өчен зыянлы дип үстерделәр безне. Бүген исә киресенчә артык саграк булырга өйрәтәбез. 
– Белем көне алдагы еллардан үзгә һәм чикләүләр белән узса да, барыбыз да шат идек. Балаларын 1 сыйныфка озатучы әти-әниләр тантананы мәктәп коймасының тышкы ягыннан гына күзәтеп, сурәткә төшерсәләр дә, барыннан да риза булды. Укучыларыбыз бик сагынып көткәннәр уку елы башлануын. 
Мәктәптә иминлекне булдыру максатыннан гигиена чараларын үтәү, дистанцияне саклау, бүлмәләрне дезинфекцияләү, сыйныф бүлмәләрен җилләтү, укучыларның тән температурасын үлчәү, уку сәгатьләрен үзгәртү төп шарт булып тора. Барыбыз да социаль дистанция, мәктәп гигиенасы буенча әзерлек үттек, – дип сөйли Казанның 73 мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Сафиуллина. 

Тәмле ашаталармы? 
Республикада 1-4 сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү турындагы карар гамәлгә керде. Быелның 1 сентябренә Татарстан мәктәпләрендә 452 025 бала укыса, шуларның 209 235е – 1-4 сыйныф укучылары. Димәк, мәктәп укучыларының 46,3 проценты башлангыч сыйныф укучысы буларак бушлай тукланырга тиеш булып чыга. Мәктәпләрнең 85 процентында туклану мөстәкыйль оештырыла. Узган ел укучыларның 96,7 проценты кайнар ризык белән тәэмин ителгән, 3,3 проценты төрле шәхси сәбәпләр аркасында гына (аерым азык-төлек ихтыяҗлары, аллергия авырулары, мәктәптә булмау) тукланмаган. Бүген мәктәпләрдә туклануны контрольдә тоту буенча укыту оешмалары гына түгел, ата-аналар советлары да булдырылган. Министрлык сайтында мәктәп туклануының сыйфатын бәяләү бүлеге эшли, шулай ук электрон мәгариф системасында туклану сыйфатыннан канәгать булу-булмау турында хәбәр итеп була. Мәсәлән, Казан һәм Түбән Кама укучылары өчен “Поел и доволен” мобиль кушымтасы эшләнгән. Аның ярдәмендә мәктәп укучылары ашханәдә туклануны бәяли ала. Моннан тыш әлеге кушымтага фотографияләр һәм бәяләмәләр беркетү мөмкинлеге булган “Мәктәп ревизоры” форматындагы көн саен сорашып-белешүче дә кертелгән. Кушымта ризыкларның сыйфатын гына түгел, ә азык-төлек блогларының санитар торышын да контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. 

Хәзерге вакытта республиканың барлык мәктәпләрендә бердәм меню буенча кайнар аш оештырылган. Икенче тапкыр ашарга теләүче балалар өчен түләүле ашау мөмкинлеге бар. Бу озайтылган көн төркеменә, түгәрәкләргә йөрүче балаларга кулай.

Шунысы да бар: моңарчы кайбер мәктәпләрдә ашханәдә берничә ризыкны сайлап алу мөмкинлеге куелганлыктан, кайбер балалар бушлай ризыкны бик яратып бетермәгән. Хәзер исә алдыңа куйганны ашарга туры киләчәк. Күпчелек укучылар һәм әти-әниләр бушлай кайнар ризыктан канәгать булуларын белдергән. 

Япмыйлар
Уку елы башланды һәм коткы таратучылар да юк түгел. Әмма рәсми чыганакларга гына ышанырга киңәш итәбез: төрле мессенджерлар аша таралган 20 сентябрьдән соң Татарстанда мәктәпләрне ябарга җыенулары турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми. Уку йортлары вирус таралмасын өчен барлык төр саклык чараларын күрә. 
– Һәрбер сыйныф үзенә беркетелгән кабинетта укуын дәвам итә. Уку йортына һәр сыйныф үз сәгате буенча килә. Бу авыру таралмасын өчен шулай эшләнә, – дип ачыклык кертте Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading