16+

Укучы үзе дә мәктәптән тыш көч куймаса, югары баллга ирешеп булмыйдыр

Авыл җирлегендә белем дәрәҗәсе түбән дип әледән-әле сөйләп торсалар да, ел саен моның киресен дәлилләүчеләр табыла. Саба районы Тимершык урта мәктәбе укучысы Айлия Хаҗиева – Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алган укучыларның берсе. 

Укучы үзе дә мәктәптән тыш көч куймаса, югары баллга ирешеп булмыйдыр

Авыл җирлегендә белем дәрәҗәсе түбән дип әледән-әле сөйләп торсалар да, ел саен моның киресен дәлилләүчеләр табыла. Саба районы Тимершык урта мәктәбе укучысы Айлия Хаҗиева – Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алган укучыларның берсе. 

Авылда тәрбияләнеп үскән татар баласы рус телен бик күп шәһәрлеләрдән яхшырак белә икән бит әнә!

Айлия татарча да, русча да иркен аралаша, ике тел белән дә тирәнтен кызыксына. Ул ел саен рус һәм татар теленнән, әдәбиятыннан олимпиадаларда катнашып килгән. Быел татар теленнән Халыкара олимпиадада җиңүгә ирешкән. Рус теленә килгәндә, ел саен республика олимпиадасында призлы урыннар шулай ук аныкы булган. Рус теленнән БДИ тапшыру да шуңа күрә артык авырлык китермәгән.

– Рус теленнән имтиханга әзерләнгәндә, тестлар күп эшләдем, авыр биремнәрне истә калдырырга, аңларга тырыштым. Дүрт предметтан БДИга әзерләнү ардыра, мәгълүмат беренче тапкырдан хәтердә дә калмый, шуңа гел кабатлап торырга кирәк. Имтиханга әзерлекнең соңгы айларында инша язу буенча онлайн-курслар алдым. Нинди хаталар җибәрмәскә кирәклеген аңлаттылар – бу миңа имтиханның инша өлешен максималь баллга язарга ярдәм итте. Шулай ук май аенда түләүсез онлайн-мәктәптә шөгыльләндем, максималь баллга язылган иншаларны укыдым, – дип уртаклашты үзенең уңыш серләре белән Айлия.
Кыз үзенең югары баллга алдан ук өмет итүен яшерми. Мәктәптә имтихан биреп караганда, ул сынауны декабрьдәгесен 78 баллга, мартта инде 86 баллга үткән. Шуңа да төп имтиханда 90+ булыр дип өметләнгән 

Имтиханны Тимершык мәктәбе укучылары район үзәгендә – Саба гимназиясендә тапшыра. Сынау алдыннан Айлия, башкалар кебек үк, нык дулкынлана. Әмма биремнәрне күргәч, тынычлана, үз-үзен кулга ала – биремнәр бик үк катлаулы булмый, бераз икеләнгән урыннары гына очрый. Инша язганда да җиңел текст эләкте, дип сөенә ул. 100 балл җыюын күргәч, башта ышанмый тора, аннары күкнең җиденче катына сикерергә әзер була.

– 100 балл алуымда рус теле укытучысы Гөлфинә Ренатовнаның өлеше зур, унынчы сыйныфтан ук БДИ өчен теорияне өйрәндек, укытучы ай саен пробныйлар үткәрә, хаталарны аңлата иде. Аннан әнием дә рус теле укытучысы, иншаларымны ул тикшереп торды. Гомумән алганда, мәктәптә көчле белем бирелә, укытучыларыбыз балаларны аңларга, һәркайсын гыйлемле итәргә тырыша. Әмма БДИга әзерләнгәндә, укучы үзе дә мәктәптән тыш көч куймаса, югары баллга ирешеп булмыйдыр, – ди Айлия.

Рус теленнән тыш, Айлия Хаҗиева математиканың база вариантын биргән, тарих һәм җәмгыять белеменннән имтихан тоткан. Төгәл фәннәр үзенә авыррак бирелүен әйтте кыз. Шуңа күрә кызыл аттестатны кулдан ычкындырмас өчен, математикага да ныклап әзерләнергә туры килә аңа. “Бишле”се – шулай ук аның зур тырышлык нәтиҗәсе. 

Тарих буенча имтиханга әзерләгәндә исә, Айлия ел буе онлайн-мәктәптә укыган. Мондый ресурслар БДИ тапшыручы һәр балага 100 баллга ирешергә мөмкинлек бирә, чөнки онлайн-мәктәптә белем бирүчеләр һәрчак мотивация өстәп тора, дип саный ул. Аның мисалы моның төп дәлиле – Айлиядә 95(!) балл. Инде хәзер кыз дулкынланып, җәмгыять белеме нәтиҗәләрен көтә. 
Кайда укырга керәсен дә сорадым. Айлия максатчан программа буенча КФУга тарих һәм инглиз теле укытучысы белгечлеген сайлаган. Шәп укытучы чыгар, Аллаһы боерса!

Гөлфинә Вәлиева, Тимершык урта мәктәбенең рус теле укытучысы:
– Бүген авыл җирлегендә дә балалар күбрәк русча аралаша, әмма һәр бала да рус телен югары дәрәҗәдә белә дип әйтмәс идем. Укытучы тырышуы гына җитми бит, укучының теләге булу да кирәк. Мөгаллим һәм бала бергә тырышканда гына югары нәтиҗәгә ирешеп була. Быел мәктәбебезне 6 укучы тәмамлый. БДИда рус теленнән уртача балл 80 булды. Сынауны тапшыра алмаучылар юк.
Айлиянең үзенә әйтмәсәм дә, күңелдән генә югары балл көттем. Моңа кадәр укучыларым арасында 87 балл иң күбе иде. Айлиянең нәтиҗәсен белгәч, бик сөендем, ул моңа лаек укучы, чөнки бу аның зур тырышлыгы нәтиҗәсе. 

__________________________________________________________
Россия мәгариф министрлыгы 2023 елда БДИның беренчел нәтиҗәләрен игълан итте. Өч предметны да 100 баллга быел бер укучы тапшырган, 266 укучы ике предметтан иң югары күрсәткечкә ирешкән, бер предметтан максималь баллны 6087 бала алган. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, уртача баллар: 
рус теле - 66,43 (узган ел - 68,3); 
профильле математика - 55,62 (56,9); 
рус әдәбиятыннан - 63,97 (60,8); 
химиядән - 56,23 (54,3); 
географиядән - 54,6 (54,6); 
физикадан - 54,95 (54,1); 
тарихтан - 56,37 (58).

 Гүзәл Насыйбуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading