16+

Укучылар Төркиядән җиңү белән кайтты. ӘММА...

Июнь аенда Төркиядә Халыкара төрек теле олимпиадасы гөрләде. Бу юлы инде 10 нчы тапкыр узганга күрә, Олимпиада тагын да купшырак төсмердә оештырылган иде. Аның кысаларында Төркиянең төрле шәһәрләрендә җыр-бию ярышлары, милли күргәзмәләр, тел һәм әдәбият олимпиадасы узды.

Укучылар Төркиядән җиңү белән кайтты. ӘММА...

Июнь аенда Төркиядә Халыкара төрек теле олимпиадасы гөрләде. Бу юлы инде 10 нчы тапкыр узганга күрә, Олимпиада тагын да купшырак төсмердә оештырылган иде. Аның кысаларында Төркиянең төрле шәһәрләрендә җыр-бию ярышлары, милли күргәзмәләр, тел һәм әдәбият олимпиадасы узды.

Халыкара төрек теле олимпиадасында чит илләрдә төрек телен өйрәнүче балалар катнаша. Быелгы чараларга 135 дәүләттән 1500 укучы килде. Олимпиадада ел саен катнашучы Россия һәм Татарстан укучылары быел да искәрмә ясамады.
Төркиягә Татарстанның төрле шәһәрләрендәге лицейлардан 8-10 нчы сыйныфларда укучы 9 егет һәм кыз килде. Алар Истанбулда милли стендлар күргәзмәсендә катнашып, тамашачыларга бай экспозиция тәкъдим итте. Өч көн дәвам иткән күргәзмәне дистәләгән мең кеше тамаша кылып, Татарстан белән танышты. Аннары укучылар, тел, җыр, шигырь сөйләү һәм башка ярышларда катнашыр өчен, Әнкарага юнәлде.
Төркия сәфәренең программасы нык тыгыз иде, бик күп чаралар оештырылды, диләр катнашучылар. Шуңа да карамастан, укучылар яхшы кәеф белән кайттылар, чөнки алар өчен үзләре кебек үк төрек телен өйрәнгән башка ил балалары белән танышу мөмкинлеге туды.
«Олимпиаданың төп максаты - төрек теле аша мәдәниятләр дуслыгын ныгыту. Укучылар монда килеп, үз илен таныталар, Төркия белән танышалар», - дип сөйли делегация җитәкчесе - Казанның 2 нче лицей-интернатының төрек теле укытучысы Рөстәм Сафин.
Аның сүзләренчә, Истанбулда узган Татарстан күргәзмәсе тамашачыларга бик ошаган. Андагы барлык катнашучыларны, укучыларны уртак карашлар, кыйммәтләр һәм төрек теле берләштерә, ди ул. Татарстан делегациясе укучылары милли күргәзмә, шигырь, җыр ярышлары буенча бронза медальләр алганнар.
Рөстәм Сафинның сүзләренчә, ярышларда әзерлеклерәк командалар булганга күрә, татарстанлыларга олимпиадада көч сынашу авыррак. Мисал өчен, Әзәрбайҗан, Төрекмәнстан кебек төрки илләрдән килүчеләр төрекчәне болай да бик яхшы белә.
Безнең укучыларның күрсәткән нәтиҗәләре Татарстандагы лицейлардан төрек укытучылары киткәч шактый түбәнәйде, ди Сафин. Хәтерләсәгез, 2007-2008 елларда Татарстанның төрек лицейларында белем бирүче төрек укытучыларына хезмәтләрен дәвам итәргә рөхсәт ителмәде. Күп санлы тикшерүләрдән соң, барлык укытучылар Төркиягә кайтып китәргә мәҗбүр булды.
«Чит телне ул телдә сөйләшүче укытса, күпкә уңышлырак. Хәзер лицей укучылары өчен төрек теле бик кызык та түгел, аларга күбрәк инглиз теле ошый. Мин моны төрек теле укытучысы буларак әйтәм», - ди Рөстәм Сафин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading