16+

Укыр өчен ашау кирәк

Казанда быел 29 мәктәптәге 30 азык блогын төзекләндерү планлаштырылган. Мәктәп ашханәләрен төзекләндерү буенча колачлы эшләр 1 июньнән старт ала.

Укыр өчен ашау кирәк

Казанда быел 29 мәктәптәге 30 азык блогын төзекләндерү планлаштырылган. Мәктәп ашханәләрен төзекләндерү буенча колачлы эшләр 1 июньнән старт ала.

Ашханәләрне яңарту мәктәпләрнең азык блокларын камилләштерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Дүрт елда әлеге максатларга 1,1 миллиард сум юнәлтелгән. Татарстан бюджетыннан – 594,4 миллион сум, Казан казнасыннан – 170 миллион сум бирелгән, ә 292,3 миллион сум – Казанның азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты инвестициясе.

Киләсе уку елына 144 мәктәп ашханәсе “ресторан” форматында эшләячәк.

Азык блокларына реконструкция үткәргәндә инженерлык челтәрләре, канализация, җитештерү җиһазлары, бүлмә җиһазлары һәм савыт-саба яңартыла. Башкаланың 10нчы, 41 нче, 82нче, 115нче мәктәпләренә һәм 4нче белән 40нчы гимназияләренә 250 килограммга кадәрге авырлыктагы йөк күтәргеч механизмнар урнаштырыла. 
Казанда шулай ук 7 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы биналары төзекләндерелә, 82 бинага агымдагы ремонт ясала.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов үзенең чыгышында Юдино бистәсендә “Пространство” өстәмә белем бирү учреждениесе төзелеше тәмамланып килүен хәбәр итте.

Башкала мэры Илсур Метшин фикерләре белән уртаклашып, республика җитәкчелеге ярдәмендә балаларга уңайлы шартлар тудыруда зур эшләр башкарылганлыгын әйтте. Ләкин, Казанда мәгариф учреждениеләрендә урыннар кытлыгы мәсьәләсе ахырынача чишелмәгән әле. 
– Мәктәпләрдә икенче сменага нык авырлык төшә. Гәрчә, күп төзесәк тә һәм күп төзекләндерсәк тә. Шәһәр чите көчле үсеш кичерә. Төзүчеләр торак комплекслары барлыкка китерә, тик инфраструктура турында кайгыртып бетерми. Бездә, шөкер, хәзер 15 ел элеккеге кебек бетәшкән хәлдәге социаль учреждениеләр юк, – диде мэр Илсур Метшин.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading