16+

"Укытучы" сүзен һәрвакыт зур хәрефтән язарга кирәк дип саныйм..."

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда беренче «Адымнар» күп телле белем бирү комплексында булдылар. Республикада шундый комплекслар челтәрен булдыру планлаштырыла.

"Укытучы" сүзен һәрвакыт зур хәрефтән язарга кирәк дип саныйм..."

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда беренче «Адымнар» күп телле белем бирү комплексында булдылар. Республикада шундый комплекслар челтәрен булдыру планлаштырыла.

«Адымнар» проекты Россия Федерациясе дәүләт белем бирү стандартлары һәм «Мәгариф» илкүләм проектының бурычлары нигезендә, рус, татар һәм инглиз телләрендә конкуренциягә сәләтле белем бирүне тәэмин итүче заманча мәктәпнең моделе булырга тиеш.

Республикада шундый комплекслар челтәрен булдыру планлаштырыла. 2024 елга алар алтау булачак: икесе Казанда, берсе Яр Чаллыда, Түбән Камада, Алабугада һәм Әлмәттә. Бу елның беренче сентябрендә Казанда һәм Алабугада күп телле мәктәпләр ишекләрен ачты.

Казандагы бу белем бирү комплексы берничә бинадан гыйбарәт. Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Бондаренко урамындагы күп телле мәктәпне карадылар. Алар трансформацияләнә торган күп функцияле аудиторияләрдә, проект лабораторияләрендә һәм остаханәләрдә, ашханәдә, спорт залында, бассейнда, балалар иҗаты бүлмәләрендә һәм заманча технологияләр остаханәләрендә булдылар. Шулай ук мәктәп каршында махсус төзелгән интернат ачылган, анда якындагы 7 районнан килгән балалар яши.

Аннары Татарстан Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Бичурин урамындагы уку корпусында булдылар. Биредә мәгариф комплексы укытучылары һәм тармак ветераннары белән очрашу узды. Рөстәм Миңнеханов педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, укытучы һөнәре – кешедән зур хезмәт һәм сабырлык таләп итә торган чын сәләт.

Рөстәм Миңнеханов «Адымнар» яңа белем бирү комплексында укучылар һәм укытучылар өчен тудырылган шартларны югары бәяләде. Шул ук вакытта ул һәр мәктәптә иң мөһиме – укытучылар, дип белдерде. «Без бер ел эчендә теләсә нинди мәктәп төзи алабыз. Әмма коллективлар исә кайчагында дистә еллар дәвамында формалаша", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын хуплады һәм укытучы – җирдә иң борынгы һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе, дип билгеләп үтте. "Мин "укытучы" сүзен һәрвакыт зур хәрефтән язарга кирәк дип саныйм", - дип өстәде ул.

Ветераннарга мөрәҗәгать итеп, ТР Президенты аларны яшь белгечләргә ярдәм итәргә, алар белән тәҗрибә уртаклашырга өндәде: «Сез, өлкән иптәшләр буларак, ярдәмгә килергә, остазлар булырга тиеш».

Ахырда Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә коронавирус инфекциясен профилактикалау кагыйдәләрен үтәү һәм шәхси саклану чараларын куллану кирәклеген искәртте.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading