16+

Укытучылар кануннар буенча фикер алышачак

ХII Мәктәп укытучыларының халыкара фестивале 15-17 августта узачак. Оештыручылар сүзләренә караганда, ул – мәктәп белемен нәтиҗәле оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен уникаль мәйданчык. 12 ел буе форум Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Казан федераль университетының Алабуга институты базасында уза, ул дөньяның төрле илләрендәге педагогларны, галимнәрне, белгечләрне берләштерә.

Фестивальнең эш формалары: белем бирү һәм интерактив мәйданчыклар; заманча мәгариф өлкәсендә галим-белгечләрнең ачык лекцияләре; проект сессияләре; мастер-класслар; конкурслар.
– Һәр Фестиваль яңа программа, яңа ачышлар, яңа модераторлар алып килә. Быелгы программага ачык әңгәмә керттек. Ни өчен? Чөнки соңгы араларда кануннарга күп үзгәрешләр кертелүен күрәбез. Тагын яңа кануннар кабул ителде. Без педагоглар белән шул үзгәрешләр турында фикер алышачакбыз һәм үз тәкъдимнәребезне туплап мәгариф министрына җибәрәчәкбез, – диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева.
Фестивальнең һәр катнашучысы үзе өчен иң актуаль чарада булып, белем алуның индивидуаль трегын сайлый алачак. 
Быел фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән укытучылар, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, блогерлар, Россиянең һәм дустанә илләрнең әйдәп баручы югары уку йортларыннан килгән галимнәр мастер-класслар үткәрәчәк. Элеккеге кебек үк, онлайн катнашу мөмкинлеге каралачак.
Тулырак мәгълүматны фестивальучителей.рф сайтыннан алырга мөмкин. Форумга теркәлүне дә шунда узарга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading