16+

Укытучыларны мәктәптән үк әзерли башларга җыеналар

Педагогик юнәлештәге сыйныфларны ачу эше Казанда башланып киткән инде. Өлкән сыйныф укучыларын педагогика һәм психология нигезләренә төшендерү зыянга булмаячак. Вузларга әзер абитуриентлар киләчәк һәм югары сыйныф укучылары балалар лагерьларында әйдаманнар булып та эшли алачак. 

Укытучыларны мәктәптән үк әзерли башларга җыеналар

Педагогик юнәлештәге сыйныфларны ачу эше Казанда башланып киткән инде. Өлкән сыйныф укучыларын педагогика һәм психология нигезләренә төшендерү зыянга булмаячак. Вузларга әзер абитуриентлар киләчәк һәм югары сыйныф укучылары балалар лагерьларында әйдаманнар булып та эшли алачак. 

Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов башкала мәктәпләрендә ачылачак яңа мәгариф профиле турындагы кайбер сорауларга ачыклык кертте. 1 сентябрьдән Казанның 25 мәктәбендә психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфлар ачылачак. Аларда 600дән артык өлкән сыйныф укучысы укый ала, бүгенге көндә 400 дән артык кеше шундый теләк белдергән инде. Профиль сыйныфларның белем бирү программасы һөнәри юнәлеш бирү белән аерылып торачак. Ул укучыларга булачак һөнәр сайларга һәм нинди югары уку йортына керергә һәм мәктәптән соң нинди белгечлеккә укырга керергә ярдәм итәчәк. Психологик-педагогик сыйныфлар, беренче чиратта, педагог һөнәрен популярлаштыру өчен оештырыла.
Ирек Ризванов әйтүенчә, алар Казанның барлык районнарындагы мәктәпләр колачларга тырышканнар. Моның өчен шәһәрнең 25 белем бирү учреждениесе җәлеп ителгән.
Авиатөзелеш районында 10нчы номерлы гимназия, 117нче һәм 119нчы номерлы мәктәпләр;
Яңа Савин районында – «Адымнар» полилингваль комплексы, 71 нче һәм 143 нче мәктәпләр;
Вахитов районында – 1, 13, 80, 18 нче мәктәпләр;
Идел буе районында – 6 нчы, 52 нче гимназияләр, 129 нчы мәктәп;
Киров районында 152нче номерлы гимназия, 188нче номерлы лицей, 81нче номерлы мәктәп;
Мәскәү районында – 12нче һәм 17нче гимназияләр, 65нче һәм 34нче мәктәпләр;

Совет районында 126 нчы һәм 8 нче гимназияләр, 187 нче һәм 185 нче лицейлар, 184 нче мәктәп.
Һәр сыйныфта якынча 25 кеше укыр дип планлаштырыла. Кабул итү 9 нчы сыйныфны тәмамлаучының шәхси гаризасы нигезендә булачак, шулай ук төп гомуми белем турындагы аттестат  та тапшырыла. Бүген 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны психологик-педагогик сыйныфларга 17 белем бирү учреждениесе кабул итәргә әзер. Болар 10, 17, 52, 126 гимназияләр, 185 нче һәм 187 нче лицейлар һәм 1, 13, 34, 65, 71, 80, 81, 117, 119, 143, 184 номерлы мәктәпләр.
Әлеге махсус сыйныф өчен белем бирү программасын Казан федераль университеты эшләнгән. Класслар универсаль, гуманитар, социаль-икътисади һәм табигый-фәнни юнәлешләр кысаларында булачак. Профильле сыйныф укучылары педагогика һәм психология нигезләре белән танышачак, шәхси үсеш стратегиясен ничек төзергә, проект эшчәнлеген дә өйрәнәчәк. Шулай ук үзләрен мәктәп яны лагерында вожатыйлар сыйфатында сынап караячаклар. Моннан тыш, укучылар башлангыч сыйныфларда педагогик практика үтә ала.
Гомумән алганда, укулар педагогика һәм психология институты, филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, КФУның чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе, шулай ук В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты белән берлектә уздырылыр дип көтелә.
Өлкән сыйныф укучыларын фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләү һәм катнаштыруга зур игътибар биреләчәк. Бу – югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеге бирәчәк. Психологик-педагогик сыйныфка керү мәсьәләләре буенча ата-аналар һәм өлкән сыйныф укучылары мәгариф идарәсе белгечләренә +7(843)292-92-43 телефоны буенча яки турыдан-туры мәгариф учреждениеләренә мөрәҗәгать итә ала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading