16+

Унынчы сыйныфны тәмамлаучылар да БДИ тапшыра ала

Быел чыгарылыш сыйныфларны тәмамлаучы укучылар өчен сынаулар үз вакытында булачак. Әмма алар беркадәр гадиләштерелгән. Теләгән балалар хәтта 10 сыйныфтан соң да имтихан тапшыра ала, әмма моның өчен аерым шартлар үтәлергә тиеш. Шул ук вакытта төрле чикләүләр – битлекләр, һәртөрле саклану чаралары үз урынында кала.

Унынчы сыйныфны тәмамлаучылар да БДИ тапшыра ала

Быел чыгарылыш сыйныфларны тәмамлаучы укучылар өчен сынаулар үз вакытында булачак. Әмма алар беркадәр гадиләштерелгән. Теләгән балалар хәтта 10 сыйныфтан соң да имтихан тапшыра ала, әмма моның өчен аерым шартлар үтәлергә тиеш. Шул ук вакытта төрле чикләүләр – битлекләр, һәртөрле саклану чаралары үз урынында кала.

–Тормыш имтиханнардан тора, бу – чираттагы имтихан булачак. Укучыларга  укырга мөмкинлек тудырып, сынауларга әзерләнергә, төрле басымнар ясамаска, булдыра алмаганны таләп итмәскә кирәк. Беренче сыйныфтан укып килгән укучылар өчен, сынау катлаулы түгел, – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Министрлар кабинетында узган брифингта.

11енче сыйныфны тәмамлаучы, әмма вузга барырга теләмәгән укучылар  БДИ урынына ике фәннән – рус теле һәм математикадан чыгарылыш дәүләт имтиханы тапшыра. Болар нигезендә алар урта белем турында аттестат алырга мөмкин. Вузларга керергә теләүчеләр исә рус теле һәм башка кирәкле предметлардан БДИ тапшырырга тиешләр. Аларга аттестат алу  өчен рус теленнән БДИ нәтиҗәләре дә җитә.

–10 нчы сыйныфны тәмамлаучылар да БДИ тапшыра ала. Әмма теге яки бу предмет буенча тулы уку курсы тәмамланган булуы яхшы. Мәсәлән, география фәнен алар унынчыда укыганда тәмамлыйлар. Ә калган фәннәрдән БДИны теләгән предмет буенча бер ел алдан бирү өчен аерым уку планы белән укып бетергә тиеш була, – дип аңлата министр Илсур Һадиуллин.

Укуны алдагы елда тәмамлаучылар БДИ тапшыру өчен гаризаны үзләре яза. Билгеле булганча, БДИ нәтиҗәләре дүрт ел  дәвамында саклана.
Имтиханнарга кертелү өчен йомгаклау иншасы языла, быел ул тотрыксыз вәзгыятькә бәйле 15 апрельгә (өстәмә көннәр 5, 19 майга билгеләнде) күчерелде.
БДИ-21дә контроль тикшерү материалларына бик аз үзгәреш кертелгән. Математика, география, физика, җәмгыять белеме, химия, чит телләр буенча  биремнәрнең эчтәлеге, төзелешендә үзгәрешләр юк. Рус теле һәм әдәбияты, биология, тарих буенча төп имтихан шартлары сакланган. Мәсәлән, баллар буенча үзгәрешләр бар. Рус теленнән эшләнгән эшләргә беренчел баллар үзгәргән, ул 58дән 59 баллга күтәрелгән.  Биологиядән эшне башкару вакыты арткан, 210 минут урынына хәзер 235 минут эшләргә мөмкин. БДИдагы быелгы яңалык информатика  һәм компьютер технологияләре буенча  сынауны компьютерда тапшыру тора. Министр Илсур Һадиуллин әйтүенчә, моның өчен имтихан тапшыра торган 83 мәктәпкә кирәкле җиһазлар алынган. Быел имтихан тапшыручы укучылар саны да 600 дән күбрәк икән. Төп этапта 18 меңнән артык укучы имтихан тапшырачак.

Быелгы БДИдагы тагы бер үзгәреш – алдан тапшыру этабы булмаячак. Төп этап 25 майдан 2 июльгә кадәр уза. Чикләүләргә бәйле имтиханнарны ике көнгә бүлеп үткәрү каралган. 3, 4 июнь  – рус теле, 21, 22 июньдә чит телләр, компьютер буенча 24, 25 июнь көннәре. 2 июль бөтен фәннәр өчен дә резерв көн булып санала. БДИның өстәмә көннәре 12 сеннән 17 июльгә кадәр, резерв көн 17 июльдә булачак.

9 сыйныфлар өчен
Узган ел тугызынчыда укучылар имтиханнардан азат ителсәләр, быел андый карар юк. Әмма үзгәрешләр бар. Имтиханнар беркадәр гадиләштерелгән. Тугызынчы сыйныфлар  сайлап алынган фәннәрдән имтихан бирмәячәк. Аттестатны алу өчен  рус теле һәм математикадан сынау тапшырырга туры киләчәк. 2019 елдан дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелү өчен алар рус теленнән әңгәмә үткәрелә. 10 февральдә  инде бу сынауны 1225 урта һәм төп белем бирүче мәктәпләре узган. Бүген – 10 мартта имтиханның өстәмә көне үтә. Шулай итеп, бүгенгә 36 мең 119 тугызынчы тәмамлаучылар имтиханнарга кертеләчәк. 229 укучы төрле сәбәпләр аркасында имтиханнарга килә алмаган, аларга өстәмә көннәр билгеләнә. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтиханнар 24 майдан башлана. 24, 25 – рус теле, 27, 28 – математикадан сынау көне булачак.

Имтиханнардан начар күрсәткечләр күрсәткән мәктәпләр белән  дә эшләр алып барыла. Татарстанда “500+” федераль проекты кысаларында укытучыларга да, укучыларга да ярдәм күрсәтелә. Кайбер мәктәпләр белән аерым остазлар шөгыльләнә. Республикада түбән нәтиҗәләр белән эшләүче 24 мәктәптә шундый эш алып барыла.

Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Көек бистәсендә яңа мәктәп төзү буенча эш кузгаткан. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте һәм муниципалитетка ике атна эчендә Көек бистәсендә мәктәп төзү буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә биргән. Шулай ук транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләрен һәм торак массивында яшәүчеләр өчен эш урыннары булдыру мөмкинлеген карарга кирәклеген дә әйткән. Биредә күп йортлар төзелә, бүген анда бер балалар бакчасы эшли, ә балалар Казанга йөреп укыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading