16+

Ур-ра-а! Каникул!!!

Чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып йөрсә дә, калган балалар өчен иң тәмле һәм рәхәт чаклар җитте. Ниһаять, аларның зарыгып көтеп алган җәйге каникуллары!

Ур-ра-а! Каникул!!!

Чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып йөрсә дә, калган балалар өчен иң тәмле һәм рәхәт чаклар җитте. Ниһаять, аларның зарыгып көтеп алган җәйге каникуллары!

Тугыз ай буе аерылмаган китап-дәфтәрләрне читкәрәк алып куеп, рәхәтләнеп ял итәргә, киләсе уку елына көч-куәт туплап калырга кирәк. Шәһәр балалары, гадәттә, йә авылга кайта, йә лагерьларда ял итә. Соңгылары өчен мәктәп яны лагерьлары үз эшләрен башлап та җибәрде инде. Алар биш көнлек эш режимында эшләячәк.

Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, Казан мәктәпләре укучылары өчен 27 июньгә кадәр 149 мәктәп яны лагере эшләячәк. Алар базасында 13 меңләп укучы ял итәр дип планлаштырыла. Моннан кала, мәктәп базаларында 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 1700 бала өчен хезмәт һәм ял отрядлары да эшләячәк. Ә гомумән Татарстан лагерьларында якынча 218 мең бала ял итәр дип көтелә.

- Балаларның ялы гадәттән тыш хәлләр аркасында бозылмасын өчен, ЮХИДИ идарәсе һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт учреждениесе белән берлектә, сулыкларда үз-үзеңне дөрес тоту буенча чаралар һәм «Игътибар - балалар!» акциясе узачак, - дип белдергән иде Илсур Һадиуллин.
Сүз уңаеннан, Казан Россия шәһәрләре арасында балалар белән җәйге сәяхәт өчен иң яхшы өчлеккә кергән. Әлеге топ-ун шәһәр исемлегендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Самара, Ярославль, Владимир, Калининград, Псков һәм Кострома да бар.

Ә сезнең балалар җәйге каникулларын ничек уздырачак?

Алсу Әбелханова, җырчы:
- Олы улым Әмир быел 5нче сыйныфны тәмамлады. Параллель рә­вештә сәнгать мәктәбендә дә белем ала. Шуңа күрә хәзерге вакытта ул ике атналык практика уза. Аннан соң, һәр җәйдәгечә, Ульяновскига әби-бабасы янына кунакка китәчәк. Ә инде бераздан гаиләбез белән диңгезгә ял итәргә барырга дип планлаштырабыз.

Гөлгенә Галимова, ике бала әнисе:
- Укулар тәмамлангач, кызыбыз ике атна дәвамында мәктәп яны лагерена йөриячәк. Анда дуслары белән дә аралашыр, үзенә яңа шөгыльләр дә табар, дидек. Шуннан соң авылга әбиләренә кунакка кайтыр дип уйлыйбыз. Ә инде июль урталарында, үзебез ялга чыккач, гаиләбез белән бергә Кырымга ял итәргә барырбыз дип планлаштырдык. Балаларның ялларын күңелле, файдалы итеп үткәрәсебез килә. Кызыбыз каникул чорында мәктәпне, укуны бик онытып бетермәсен дип, китап укуын сорыйбыз.

Римма Расчитаева, Азнакай районы:
- Авыл балалары шәһәрнекеләр кебек иркәләнми инде ул. Мин үзем оныгым Илдарны тәрбиялим. Ул быел 8нче сыйныфны тәмамлады. Бүгеннән каникуллары башлана, әмма берничә көн элек үк ул фермага көтү көтәргә чыкты. Бернинди дә мәҗбүриләү юк, үзе әллә кайчан ук белешеп куйган иде инде. Аның сыйныфташлары да кайсы кая эшкә урнашырга дип торалар. Мәсәлән, берсе шулай ук көтү көтәргә чыкты, икенчесе кырда әтисенә ярдәм итә. Авыл баласы балачактан ук әнә шулай эш белән чыныгып үсә. Мәктәптән соң саф һавада эшләү рәхәтлек бирә аларга.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading