16+

Вузларда ясле ачмакчылар

Югары уку йортларында буйга узган кызларның да укып йөрүе белән барыбызның да очрашканы бардыр. Берничә елдан соң вузларда яслеләр барлыкка килсә, лекция укучы профессор тавышын ике-өч айлык сабыйның елавы басып китә торган булса яки төркемдәш кыз, баламны имезәсем бар, дип, пардан иртәрәк чыгып шылса да аптырамабыз, мөгаен.

Бу елның 31 августында РФ хөкүмәте чыгарган карар нигезендә, 2013-2015 елларда тәҗрибә рәвешендә 23 яшькә кадәр булган балалы хатын-кызларны федераль дәүләт югары белем бирү учреждениеләренең хәзерлек бүлекләрендә укыту оештырыла. Махсус курсларны киләсе уку елы башыннан ачарга ниятлиләр. Алар бушка булачак.
Кызларның ничә баласы булу әһәмиятле түгел, яшьләре генә 23тән артмасын. Курсларны тәмамлаганнан соң, алар бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Вуз мөгаллимнәре белән шөгыльләнү сынауга яхшы әзерләнергә ярдәм итәр, дип саный белгечләр. Көндезге яки кичке бүлектә укып булачак, читтән торып белем алуны да сайларга мөмкин. Көндезге бүлектә белем алучыларга стипендия дә түләнәчәк.
«Күп кенә яшь хатын-кызлар, баланы иртә табалар да тормыш авырлыклары белән күзгә-күз карашып калалар. Әти булырга тиешле затлар качып китә, югары белеме булмаган балалы хатынны исә эшкә алырга атлыгып тормыйлар. Шул проблеманы хәл итүнең юлларын эзлибез. Хәзер вузларда балалар бакчалары ачу идеясе буенча фикер алышулар бара», - дип, яңалыкка ачыклык кертте Россия студентлар берләшмәсенең рәисе Артем Хромов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading