16+

Яңа уку елы төзекләндерелгән бинадан башлана

Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларында капиталь ремонт программалары буенча эшнең иң кызган чоры. Республика һәм Федераль программаларның финанслау суммасы 5,5 миллиард ка җитә. Белем бирү оешмаларын төзекләндерү эшләре 2012 елдан алып барыла. Бүгенге көнгә 1582 объект яңартылган. 

Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларында капиталь ремонт программалары буенча эшнең иң кызган чоры. Республика һәм Федераль программаларның финанслау суммасы 5,5 миллиард ка җитә. Белем бирү оешмаларын төзекләндерү эшләре 2012 елдан алып барыла. Бүгенге көнгә 1582 объект яңартылган. 

2022 елда 141 мәктәп, балалар бакчасында капиталь ремонт ясала. Югары Ослан, Питрәч һәм Буа районнары мәктәпләрендә эш тәмамланган инде.
Узган елда 196 төп белем бирү оешмаларында туклану бүлеге яңартылган. Быел да 167 объектка ремонт ясала. Аның өчен 1 миллиард бүлеп бирелгән. Күпчелек акча ашханә өчен җиһазлар сатып алуга тотыла. Хәзерге вакытта башкарылган эш күләме 24,5 процентка тигез. Балалар бакчаларында капиталь ремонт программасы уза.Төзүчеләр 15-20 августка кадәр мәктәпләрдә эшне тәмамларга тиеш. 

– Һәр объектта эшне күзәтеп торабыз. Мәктәпләрдә ял һәм аралашу өчен почмаклар булдырабыз. Куркынычсызлык тәэмин итүгә дә игътибар итәбез. Быел Федераль программа буенча финанслау лимиты 125 миллион тәшкил итте, шуңа күрә киләсе елга ремонт өчен 300-500 миллион кирәк булган мәктәпләрне яңартачакбыз, – диде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин.

Быел 7 һөнәри белем бирү оешмасының тулай тораклары төзекләндерелә. 

Аның өчен 190 миллион бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә план 49,8 процентка үтәлгән. Төзелештә үзебездә ясалаган материалларны кулланалар. 
– Импорт товарларына бәйләнеш аз. Барлык объектларга җиһазлар алу килешенгән, эшләр алып барыла. Төзелештә Татарстанда яшәүчеләр эшли. Планны вакытында үти алмаучы оешмалар белән хезмәттәшлек туктатыла, – диде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров.   

2022 елда ремонт эшләре тәмамланмаса да, киләсе елга планнар зурдан. Яңа уку елына балалар яңартылган белем бирү оешмасына аяк басар дип өметләнәбез.

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading