16+

Яңа уку елының яңалыгы нидә?

Төп яңалык – һәр атна башында укытучылар һәм иң яхшы укучылар Россия флагын күтәрәчәкләр. Бу тантаналы чара көзге һәм кышкы чорда мәктәп эчендә, ә яз-җәй ишегалдында үтәргә тиеш. Моннан тыш, илнең дәүләт символлары турында махсус дәрес үтәчәк. 

Яңа уку елының яңалыгы нидә?

Төп яңалык – һәр атна башында укытучылар һәм иң яхшы укучылар Россия флагын күтәрәчәкләр. Бу тантаналы чара көзге һәм кышкы чорда мәктәп эчендә, ә яз-җәй ишегалдында үтәргә тиеш. Моннан тыш, илнең дәүләт символлары турында махсус дәрес үтәчәк. 

2022-2023 елгы уку елы яңалыкларга бай булачак. 

Ә дәрес башланыр алдыннан Россия гимны яңгыраячак. Аны тыңларга гына түгел, кушылып җырларга да туры киләчәк. 1 сентябрьгә кадәр вакыт бар, ятлап өлгерәсез. 

Элекке буын яхшы хәтерли, дәресләр алдыннан политинформация уза иде. Ул хәзер кире кайта. Әмма “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” дип аталачак. Бу хакта Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов «Көч – дөреслектә!» форумында хәбәр иткән иде. Яңа дәрестә дөньяда барган төп иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турында сөйләнәчәк. Бу дәресләрне сыйныф җитәкчеләре дәрестән тыш эшчәнлек алып бару өчен каралган сәгать кысаларында алып барачак.
Уку йортларында “киңәшче-тәрбияче” дигән яңа вазифа да кертеләчәк дигән сүз дә чыккан иде. Аның максаты – педагог укучылар белән сәяси темаларга сөйләшеп, яңалыкларны аларга дөрес итеп җиткерергә тиеш була. 

Укучыларга дуслык, патриотизм, сәламәт яшәү рәвеше турындагы кыскаметражлы кинодәресләр дә ошарга тиеш. Хәзергә 42 шундый кино төшерелгән. Аларда мәктәп укучылары үзе төшкән. 

Тарихны да 1нче сыйныфтан өйрәнә башлыйлар. Тик ул аерым предмет булып бармый. Аны “Әйләнә-тирә дөнья” һәм “Дин һәм дөньяви этика нигезләре” предметларында өйрәнәчәкләр. 

Дәреслекләр дә яңартыла. Искергән 900 дәреслек төшеп калып, яңалары өстәлгән. Алар арасында туган телләрдәге дәреслекләр дә бар. 
Илнең кайбер төбәкләрендәге 3-11нче сыйныфларда ясалма интеллект дәресләре кертелә. 
Информатика белән кызыксынган югары сыйныфларда укучылары программалаштыруга караган ике еллык түләүсез курсларда укый ала. 
Озайтылган көн группасына (продленка) да үзгәреш кертелә. Аларны бердәм стандартка туры китереп, физкультура-сәламәтләндерү һәм мәдәни чаралар да оештырмакчылар. 

Дилбәр Гарифуллина әзерләде.

Фото: http://magarif-uku.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading