16+

Якты язмышлы мәгърифәтче

Бу көннәрдә Казан федераль университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы Фираз Фахраз улы Харисовка 60 яшь тула. Юбилей. Әйе, фәнни һәм һөнәри эшчәнлеккә күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясау вакытыдыр. Әйтергә кирәк, Фиразның хезмәт, тормыш биографиясе шактый кызыклы һәм мәгънәле. Ул Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый, аспирантурада һәм докторантурада укый, кандидатлык һәм докторлык...

Якты язмышлы мәгърифәтче

Бу көннәрдә Казан федераль университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы Фираз Фахраз улы Харисовка 60 яшь тула. Юбилей. Әйе, фәнни һәм һөнәри эшчәнлеккә күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясау вакытыдыр. Әйтергә кирәк, Фиразның хезмәт, тормыш биографиясе шактый кызыклы һәм мәгънәле. Ул Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый, аспирантурада һәм докторантурада укый, кандидатлык һәм докторлык...

Бу көннәрдә Казан федераль университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы Фираз Фахраз улы Харисовка 60 яшь тула. Юбилей. Әйе, фәнни һәм һөнәри эшчәнлеккә күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясау вакытыдыр. Әйтергә кирәк, Фиразның хезмәт, тормыш биографиясе шактый кызыклы һәм мәгънәле. Ул Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый, аспирантурада һәм докторантурада укый, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен уңышлы яклый. Бүгенге көндә аның хезмәт өлкәсе киң, фәнни эшчәнлеге искиткеч үзенчәлекле. Ул - рус мәктәпләрендә татар телен укыту кафедрасын оештыручы, 17 елга якын нәтиҗәле эшләгән Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты проректоры. Университетлар берләшкәч, Фираз Харисов Казан федераль университетының татаристика, төрки тел белеме һәм этномәдәни белем фәнни-мәгариф үзәге җитәкчесе урынбасары булып эшли. Ул таләпчәнлек, студентларны иҗади фикер йөртергә дәртләндерү, талант үсүгә юл ачу кебек сыйфатларны көндәлек хезмәтенең төп юнәлеше итеп куя, чөнки бүгенге студентны алда яңа гасыр мәктәбе көтә бит! Ә XXI гасыр исә аларның һәркайсыннан яңача эш итүне, яңа чишелешләрне гамәлгә кертүне таләп итә. Иртәгәсе көн укытучысы моңа бүгеннән үк әзер булырга тиеш. Бу җәһәттән бүген укытучы булырга әзерләнүче студентларда иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүдә профессор Ф.Харисов кебек галимнәр һәрвакыт нәтиҗәле уңышка ирешә дә инде. Ул - таләпчән оештыручы да, яшьләргә аң-белем бирүдә тырышып эшләүче оста мөгаллим дә, төрле уку йортлары өчен язылган 300дән артык (шуларның 70е китаплар, брошюралар) хезмәтләр авторы да.
Фираз Фахразовичның педагогик-оештыру тәҗрибәсе, чыннан да, бик зур һәм киң колачлы. Ул мәктәпне, андагы уку-укыту проблемаларын тирәннән белә. Аның гыйльми эшләре дә, булачак укытучыларны тәрбияләүдәге, укытудагы эшчәнлеге дә ныклы нигезгә, зур тәҗрибәгә корылган. Соңгы егерме ел эчендә рус мәктәпләрендә татар телен укыту һәм аның методикасы буенча язылган монографияләр, дәреслекләр, сүзлекләр, программалар, компакт-дисклар, укыту һәм методик әсбапларның актуальлеге еллар узу белән арта гына. Алар, Татарстан кысалары белән генә чикләнмичә, тугандаш Башкортстанда, Россиянең башка төбәкләрендә, Төркия һәм Франциядә дә дөнья күрде һәм шул китаплар буенча бөтен илебездә татар теленә өйрәтәләр. Дидактик характердагы материаллар, аерым-аерым сыйныфлар өчен аңлатмалы сүзлекләр, укытучылар һәм студент-филологлар өчен ярдәмлекләр - болар барысы да аның тынгысыз хезмәт җимешләре.
Һәр халыкның теленә хөрмәт тәрбияләүнең халыклар арасындагы дуслыкны, үзара татулыкны ныгыту икәнлеген яхшы аңлаган хәлдә, Фираз Фахраз улы студентлар арасында да чын мәгънәсендә зур тәрбия эше алып бара.
Галимнең гаиләсе - аның ныклы терәге, илһамчысы. Басылып чыккан хезмәтләрнең күбесе хатыны - педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университетының хәзерге татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры Чулпан Мөхәррәм кызы Харисова белән бергә язылган. Мәгариф өлкәсендәге бихисап хезмәтләре өчен ул - Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемнәргә ия булган, Каюм Насыйри исемендәге премия һәм «Мәгарифтәге казанышлар өчен» билгесе белән бүләкләнгән.
Алар ике бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Илшат - Казан дәүләт университетының ике факультетын да кызыл дипломга тәмамлаган, Америкада магистратурада уңышлы укып, «Master of Business Administration» дипломы алган һәм Гарвард университетында стажировка узган. Аннан соң М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында аспирантура тәмамлап, икътисад фәннәре кандидаты исемле гыйльми дәрәҗәгә ия булган. Ул - студент елларында ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург дәүләт университетлары, Россия һәм БДБ илләре, Россия Чит эшләр министрлыгы, Евроберлек һәм НАТО тарафыннан оештырылган Халыкара җәйге лагерьларда күп мәртәбәләр җиңүче һәм шуның нәтиҗәсе буларак, Евроберлек һәм HATОның Брюссельдәге штаб-фатирларына үтеп кергән бердәнбер татар егете, өч ел буе В.Потанин стипендиясен алып укыган сәләтле тикшеренүче-студент. Илшат аспирантурада укыганда Россия Президентының махсус стипендиясенә дә лаек була. Хәзерге вакытта ул Америка Кушма Штатларының Мәскәүдәге филиалы булган «The Boston Consulting Group» консалтинг компаниясендә эшли.
Кызлары Гөлшат - Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын психология һәм инглиз теле белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлап, аспирантурада белемен арттырган. Хәзерге көндә Казан федераль университетының Педагогика һәм психология институтында укыта, психология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Россия Федерациясе Президенты В.Путинның сәләтле яшь галимнәр өчен бирелгән премиясе конкурсында җиңүче, студент һәм аспирант елларында Россия Президенты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләре һәм Татарстан Фәннәр Академиясе стипендияләрен алып укый һәм Россиянең, Татарстанның төрле грантларына ия була.
Фираз Харисовның мәгариф өлкәсенә керткән нәтиҗәле эшчәнлеге күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булды. Ул - Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү тармагының мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы, республиканың Каюм Насыйри исемендәге премиясе лауреаты. Бүгенге көндә дә ул үзенең яраткан эшен илһамланып дәвам итә, үзе кебек талантлы мәгариф белгечләрен тагын да күбрәк әзерләп, милләтебезгә хезмәт итәргә әйди, югары белемле, сизгер күңелле, киң колачлы белгечләр әзерләүне намус эше дип саный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading