16+

Язгы каникул башлана, алда хәлиткеч дүртенче чирек көтә

Мәктәпләрдә иң озын, иң ялыктыргыч өченче чирек бара. Бу бетмәс контроль эшләр, инша-изложение, реферат-тестлардан тәмам гарык булган укучылар һәм укытучылар да язгы каникулны көтә.

Язгы каникул башлана, алда хәлиткеч  дүртенче чирек көтә

Мәктәпләрдә иң озын, иң ялыктыргыч өченче чирек бара. Бу бетмәс контроль эшләр, инша-изложение, реферат-тестлардан тәмам гарык булган укучылар һәм укытучылар да язгы каникулны көтә.


Такта янында физика кануннарына, биология һәм башка катлаулы фәннәрнең серләренә төшендерүче укытучыны тыңларга тырышып утырган укучыларны март кояшы күптән инде урамга чакыра. Табигатьнең кышкы йокыдан уянуын күрәсе, гөрләвекләр җырын тыңлыйсы килә. Ярый әле, тиздән мондый мөмкинлек булачак - 21 марттан 29ына кадәр мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана.

Ләкин шуны да истән чыгармасак иде: яз ул матур гына түгел, шактый мәкерле дә. Яхшы киенеп йөрмәсәң, салкын тидерүеңне көт тә тор. Язын кечкенә генә инешләр дә киң дәрьяларга әйләнеп, ястык кадәр бозларны Иделгә озата. Шуңа яр буйлары уйнар өчен куркыныч урын. Машиналар мыжлап торган шәһәр урамнарында да аеруча сак булырга кирәк. Ләкин урамда куркыныч дип, көне-төне компьютер экраны каршында гына утыру да эш түгел. Каникул ул арган башларны, тәннәрне ял иттерү, көч җыю өчен бирелә. Хәркәттә - бәрәкәт. Чөнки алда БДИ һәм ДИАлары белән хәлиткеч дүртенче чирек көтә. Шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә дә алда булачак язгы каникуллар турында сүз кузгатканнар икән, димәк, барлык өлкәннәрдән һәм балаларның үзләреннән дә җаваплылык сорый торган җитди чор тау артында түгел инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading