- Галина Петровна, сер түгел, бүген дәүләт техник белгечлекләргә өстенлек бирә. Мәгариф системасында кыйммәтләр үзгәргән чорда, юридик белем алу актуальме?
- Юридик белем һәрвакыт популяр булды, ул шулай булып калачак та. 1990-2000 елларда дәүләтнеке булмаган уку йортлары «капчыклап» юристлык дипломы таратты. Ул чорда юристларның кыйммәте-дәрәҗәсе төшү дә бәлки шуннандыр. Хәзер исә абитуриентлар дәүләт уку йортларын сайлый. Аңа диплом гына түгел, инде гамәлдә кулланып була торган сыйфатлы белем дә кирәк. Юстиция университетының 45 еллык тарихы бар, шуңа да бу өлкәдә системалы белем бирәбез дип ышанып әйтә алам.
- Абитуриент укырга кергәнче кайда эшләячәген, ничә сум хезмәт хакы аласын алдан уйлап куя. Сездә укып чыгучылар нинди өлкәләрдә эшли? Яхшы юристның хезмәт хакы күпме?
- Статистика күрсәткән соңгы мәгълүматлар буенча, бездә укып чыгучыларның 70 проценты эшкә урнашып бара. Алар сак органнарында да, дәүләт структураларында да үз юнәлеше буенча хезмәт итә. Яхшы юристның хезмәт хакы да яхшы. Моңа әле социаль пакет та өстәлә.
- 2016 елда сез зурлап «өй туе» үткәрдегез. Яңа бинага күченү уку процессына нинди үзгәрешләр кертте?
- Моңа кадәр Карбышев урамындагы элеккеге балалар бакчасы бинасында укыта идек. Хәзер инде бөтенләй башка дәрәҗә. Яңа бинага күчкәч, мондагы мөмкинлекләрне күреп, студентларның күзләре шар булды. Көн саен диярлек төрле чаралар оештыра башладылар. Аларның укыйсы, безнең укытасы килде. Әлеге бинаны төзекләндерүгә һәм җиһазландыруга республиканың 120 миллион сум акчасы киткән. Бу - безнең уку йортының дәрәҗәсен күтәрү максатыннан башкарылган эш. Әлегә тулай торагыбыз юк. Аңа карамастан, студентларның 70 проценты - читтән килеп укучылар. Быелдан без «Милли куркынычсызлыкның хокукый тәэмин ителеше», «Юриспруденция» юнәлешләре буенча магистратурага, «Хокук һәм социаль тәэмин ителеш», «Хокук һәм суд идарәсе» юнәлешләре буенча IX сыйныф укучыларын кабул итәбез. Соңгысы уку йорты каршындагы көллият буларак эшләячәк. Көллияткә бары аттестат нәтиҗәсе буенча гына укырга керәсең. Ә урта белем үзләштергәннән соң, БДИ бирмичә, югары белем алуны бездә дәвам итеп була. XI сыйныфтан соң көллияткә укырга керергә теләүчеләр рус теле, тарих, җәмгыять белеме буенча өстәмә имтиханнар тапшыра. Институтка исә БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәбез.
- Республикада юридик белем бирүчеләр күп, сезнең үзенчәлек нәрсәдә?
- Без - ведомство вузы. Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгына карыйбыз. Казанда андый югары уку йортлары сирәк.
- Ел саен Державин укуларын оештырасыз. Студентларга ул нәрсә бирә?
- Безнең университет зур - Россия буенча аның тагын 15 филиалы бар. Географиябез Иркутск, Хабаровск, Петрозаводск, Санкт-Петербург, Саранск, Тула, Калуга, Барнаул, Екатеринбург шәһәрләрен эченә ала. Бу филиалларның барысында да студентлар фәнни эш белән шөгыльләнә. Безнең филиаллар арасында үз бәйгеләребез дә шактый. Ә менә Державин укулары филиалларны гына түгел, юридик белем бирә торган барлык уку йортларын берләштерә. Студентлар фән белгечләре белән бертигез дәрәҗәдә докладлар әзерли, төрле актуаль темаларга чыгышлар ясый. Бу, әлбәттә, студент өчен зур тәҗрибә. Укучылар хокук актлары, законнар, фәнни әдәбият белән эшләргә өйрәнә. Быел Державин укулары сентябрьдә узачак.
- Дүрт ел эчендә студент, укудан тыш, тагын кай яклап камилләшергә тиеш?
- Юрист бер үк вакытта оста оратор да, хокук документлары белән эшли белергә дә, логик фикер йөртә белүче дә, зиһенле дә булырга тиеш.
- Сезнең үз юридик клиникагыз да бар. Аның турында да тулырак беләсе килә.
- Биредә без шәһәр халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтәбез. Студентлар, укытучылар гражданлык хокукы юнәлешендә халыкка төрле киңәшләр бирә. Гадәттә, кешеләрне торак-коммуналь хуҗалыгы, юл-транспорт һәлакәте, кулланучылар хокукын яклау кебек мәсьәләләр борчый. Практиканы II курстан үтә башлыйлар. Адресыбызны үзгәртү сәбәпле, клиентлар агымы азайды. Теләгән һәр кеше безгә яңа адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Әмирхан урамы, 12 а, 101нче кабинет.
- Студентларга матди ярдәм бармы?
- Кызганыч, быел безгә республика тарафыннан бюджет урыннары бирелмәде, ләкин төп вузыбыз укучыларны II курстан бюджет урыннарына үзе күчерә ала. Узган ел 15 бюджет урыны биргәннәр иде. Моның өчен студент яхшы укырга, уку йортының фәнни һәм иҗади тормышында катнашырга тиеш. Бөтен буш бюджет урыннары турында мәгълүмат сайтка эленеп бара. Студентларыбыз шулай ук Татарстан Президенты стипендиясе, Державин исемендәге стипендиягә дәгъва кыла ала. Дәүләт вузы буларак, социаль стипендия дә бар.
- Студент иҗади яктан яки спортта үзен күрсәтә алсын өчен нинди мөмкинлекләр бар?
- Быел безнең укучылар өчен парламент дебатлары клубы ачылды. Биредә филиал укучылары да, Казан вузлары да катнашты. Бездә «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән программа эшли. Аның буенча һәр студент факультатив буларак берәр спорт секциясен сайларга тиеш. Хәзер бездә волейбол, бокс юнәлешләре актив эшли. Киләсе елдан көрәш секциясен ачарга уйлыйбыз. Тренажер залыбыз бар. Быел студентлар аеруча да актив булды. Беренче тапкыр «Студентлар язы» фестивалендә катнаштык. Җыр, бию, театр миниатюрасы кебек түгәрәкләр дә эшли.
Уку бәясе
Көндезге уку бүлеге - 85 000 сум;
Читтән торып уку - 60 000 сум;
Көллият - 45 000 сум.
Юнәлешләр
- Юриспруденция;
- Милли куркынычсызлыкның хокукый тәэмин ителеше;
- Социаль тәэмин ителеш хокукы һәм оештырылуы;
- Хокук һәм суд идарәсе.
Уртача БДИ баллы
Рус теле - 39 балл;
Тарих - 36 балл;
Җәмгыять белеме - 46 балл.
Татарстанда юристларның уртача хезмәт хакы - 25 000-75 000 сум.
Комментарийлар