«Шәһри Казан» газетасында «Әти хакы» дигән конкурс баруын белгәч, бик дулкынландым.
Минем дә олы йөрәкле әтием турында язасым килде. Мәктәптә укыганда бу хакта язарга курка идем. Ни өчен - үзем дә аңламыйм. Үзенең улы түгеллегемне белә күрмәсен дип куркудан булдымы икән ул. Ә бит ул моны белә торып, мине үз улы итеп тәрбияләгәнне үскәч кенә аңладым. Дүрт яшем тулып киткәч, миңа авыл кешеләре: «Үз әтиең килдеме? Әтиеңне сагындыңмы?» - кебек сәер сораулар бирә башлады. Мин бу ят кешеләрнең ни әйтергә теләгәннәрен берсен дә аңламадым, чөнки бу вакытта мин Филарис әтиемне үз итеп өлгергән идем инде. Биш яшем тулгач, әнием миңа әтиемнең үземнеке түгеллеген аңлатты.
Ә мин, бу сүзләрне ишеткәч, нәни кулларым белән: «Тс-с-с әти ишетмәсен», - дип пышылдап дәшкәнмен. Әтием беркайчан да миңа кул күтәрмәде, читкә этәрмәде. Гаепле эш эшләсәм, «Шулай ярыймы соң, улым?» - дип кенә куя иде. Ә әни шелтәләде. Әтием, мине яклап: «Бүтән болай эшләмә!» - дип аңлата иде. Кыш җиткәч, Кыш бабайга рәсемнәр ясый идем дә, әтием аларны эшенә алып китеп, стенага элеп куя. Аннары Кыш бабай бүләк биреп җибәрә иде. Кечкенә чакта урамга чыккач, әти иңнәренә утырта. Менә монысы инде әйтеп бетергесез рәхәт нәрсә. Мин тау шуарга яраттым. Әтием гел минем белән шуды. Аның да шуасы килә дип уйлый идем. Үзе әйтте: мине имгәтә күрмәсеннәр дип шуган икән. Минем балачагым Себердә рәхәт үтте дип авыз тутырып әйтә алам. Әти-әни кочагында ярату хисләренә коенып яшәдем һәм үстем. Миңа ике яшь вакытта әни белән әти шунда киткән булган.
Аннары туган ягыбыз Актанышка кайтып, йорт тергездек. Минем өчен яңа өйдә әтием бүлмә бүлде, велосипед, чаңгы алып бирде. Бай яшәмәдек, тик күңел байлыгыбыз мул булу мине тулы бәхетле итә иде. Энем белән сеңлем тугач та, минем хакта «ияреп килгән» дигән сүз булмады. Мин белмим, энем белән сеңлем беләме-юкмы икән бу хакта.
Хәзер инде өйләндем. Буш вакыт булуга, хатыным Ландыш белән әти-әни янына кайтабыз. Энем Линзат, сеңлем Элиза йөгереп чыгып каршылыйлар. Мин алар өчен зур абый. Әтием һаман да олы йөрәкле әти булып кала бирә. Без кайтуга, мунчасын яга, шашлыгын куя. Барыбыз бергә түгәрәк өстәл янына җыелышабыз. Әтиемнең кулы да алтын. Машинам төзек булмаса, төзәтешә, киткәндә күчтәнәчсез җибәрми.
Үз әтиемнән күрмәгән барлык ярату хисләрен, эшкә, тормышка өйрәтүне мин Филарис әтиемнән күрдем. Бу язмам белән чиксез рәхмәтемне, үзенеке итеп яздырып, яратып карап үстергән әтиемә зур рәхмәт әйтәсем килә.
Егетләр, авырлыклардан куркып, балаларыгызны ташлап китмәгез! Барыбызга да үрнәк гаилә булып яшәргә язсын! Нишләтсәң дә, ятим күңел түрендә сызлану, сыкрану үзен һәрчак сиздереп тора. Әти-әнисе исән-имин була торып, ятим калмасын иде балалар, таммасын иде аларның күз яше.
Әйе, миңа бәхет елмайган. Бик сирәкләргә генә тия бу бәхет. Үрнәк әти ул минем әтием, мин аның белән горурланам.
Фото бизәү өчен бирелде: yaplakal.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар