Мин үземне белгәннән бирле безнең хуҗалыкта ат булды. Элегрәк ул колхозныкы иде, аннан соң үзебез асрый башладык. Ат арбасы, чанасы, дугасы - боларның барысын да әтием үзе ясый торган иде. Балта сапларга, чалгы кырырга, бура бурарга, терлек суярга - саный китсәң, әтиемнең бары тик «бишле»гә генә башкара торган эшләре бихисап. Җәй көне печән өстендә, кышын ат чанасында әтинең куенына сыенып баруның рәхәтлекләре, әнием Рузилә белән бик тә гади, шул ук вакытта үтә дә эчкерсез мөгамәләләре... Болар барысы да минем бала чагымның якты хатирәләре.
Һәр кеше өчен төп нигез дигән төшенчә бик тә газиз, мөһим. Бу синең әби-бабаңнан, әти-әниеңнән калган төп мирас, сине үстергән оя. Тәрәзәләрендә ут кабынмаган, капкалары бикле йортлар яныннан үтеп киткәндә, җаннар өшеп куя. Татар авылларында төп нигезне саклау бурычы ир-егетләргә тапшырылган. Әтием әнисе Фатыйманы гомере буе кадерләп яшәде. Бервакытта да әбигә каршы килгәнен, рәнҗеткәнен белмим. Бүген инде әти белән әни үзләре уллары һәм киленнәренә, оныкларына ярдәм итеп, киңәшләрен биреп яшиләр. Шөкер, буыннар чылбыры өзелми, дәвам итә. Безне дә ул орышмыйча, тормыш юлын үзебезгә сайларга мөмкинчелек биреп үстерде.
«Кыз туганыңның бусагасы алтын булса да, ир баладан сәдака тиеш» дигән гыйбарәне онытмады ул. Аның бу матур сыйфаты үзенең дәвамы булган абыем Рәискә дә күчкән. Апам белән без - туган нигездә һәрвакыт кадерле кунак.
Уйлыйм да хәйран калам: гап-гади авыл агае бу тиклем зирәклеккә, тормыш фәлсәфәсенә кайлардан өйрәнеп бетә алды икән? Мине авылдашларым Рәшит кызы дип йөртәләр. Моннан да зур бәя була ала микән?
Комментарийлар